Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы мәхкәмә Куштауны яклау митингына рөхсәт бирмәүне кануни дип таныган


Куштау шиханы
Куштау шиханы

Хөкемдар Айгөл Курамшина хакимиятләр ягына басты һәм хөкүмәт "җәмәгатьчелекнең чара оештыруга хокукын чикләмәгән" дип белдерде.

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе республика хөкүмәтенең Башкортстанда Куштау шиханын яклауга багышланган митингка рөхсәт бирмәүне кануни дип таныган. "Башкорт" оешмасы чараны 23 ноябрьдә уздырмакчы иде. Республика хөкүмәте оештыручылар сайлаган урында башка чара уздырыла дигән сәбәп тапты.

20 ноябрьдә Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Айгөл Курамшина хакимиятләр ягына басты һәм хөкүмәт "җәмәгатьчелекнең чара оештыруга хокукын чикләмәгән" дип белдерде. "Башкорт" төркемендә әлеге карарны республиканың Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкбез диләр.

Активистлар митингны Уфаның Спорт сарае каршында уздырмакчы иде.

"Башкорт" активисты Фаил Алчынов Азатлыкка "Без бу урында митинг уздырабыз дип белдерү хатын иң беренче булып тапшырдык. Канун кушканча, 15 көн алдан, иртәнге сәгать 9 тулганда ук белдерү хатлары керттек. Бездән алда беркем юк иде", дип сөйләде.

2018 ел ахырында ул чакта Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы булган Радий Хәбиров Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Аңа кадәр сода ширкәте Торатау шиханын алу өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булганга һәм җәмәгатьчелек яклавы белән сакланып калган иде.

Куштауны сода ширкәтенә бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынмады, җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели. Соңгы атналарда Башкортстанда, Русиянең кайбер шәһәрләрендә, шул исәптән, Казанда да Куштауны яклап ялгыз пикетлар узды.

Бәйсез галимнәр Куштау шиханының тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булуын исбатлады. Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе Куштауның андый кыйммәте булмавы хакында бәяләмә биргән иде.

XS
SM
MD
LG