Accessibility links

Кайнар хәбәр

Доминиканда Русия туристлары юл казасына эләккән, 15 кеше авыр хәлдә


Иллюстратив фото

Доминикан республикасында автобус йөк машинасына бәрелеп ауганнан соң кимендә 27 русияле турист хастаханәгә китерелгән. Аларның 15е авыр хәлдә, берсенең кулларын ампутацияләргә туры килгән.

Доминиканда Русия туристларының юл казасына эләгүе турында Русия матбугат чаралары хәбәр итә. Туристлар юлламаларны Anex Tour туроператорыннан алган булган. Һәлак булучылар юк. Яраланучыларның кайберләрен бораклалар белән ил башкаласы Санто-Домингога китергәннәр.

Туристик ширкәт вәкиле 20 кешенең гомеренә берни янамый, тагын җиде кешенең хәлен табиблар тикшерә дип белдергән. Җирле табиплар мәгълүматынча, 15 русияленең хәле авыр. Зыян күрүчеләр арасында биш һәм 12 яшьлек өч бала бар. РИА Новости хәбәр итүенчә, бер русияле кулсыз калган, аларны ампутацияләргә туры килгән. Mash Telegram каналы сүз 12 яшьлек кыз турында бара дип яза.

Автобуста Русиядән барлыгы 39 турист булган. Ул Ла-Роман һава аланына юнәлгән. Каза Игуэй шәһәре янында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматларга караганда, юл һәлакәте йөк машинасын йөртүче гамәлләре аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Ул кинәт кенә автобус алдына килеп чыккач. Нәтиҗәдә автобус ауган.

фикерләр

XS
SM
MD
LG