Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пеппи Озын оек (Пеппи Длинныйчулок) — Астрид Линдгрен


Фрагмент мультфильма "Пеппи Длинныйчулок" студии "Svensk Filmindustri", 1997

Читаем известную мировую классику на татарском! Сегодня предлагаем вам произведение Астрид Линдгрен – "Пеппи Длинныйчулок", которое мы перевели специально для наших читателей. Текст упрощён для изучающих язык, к нему прилагается красивое аудио, перевод ключевых фраз и тест. Приятного прочтения!

Пеппи Озын оек
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:20:43 0:00
йөкләү

Бик кечкенә бер швед шәһәре читендә иске каралмаган бакча бар иде. Бу бакчада иске йорт бар. Шул йортта Пеппи Озын оек исемле кыз яши иде. Аңа тугыз яшь иде, әмма, күз алдыгызга китерегез, ул берүзе яши иде. Аның әнисе дә, әтисе дә юк. Әмма, дөресен әйткәндә, моның өстенлекләре дә бар иде: беркем дә аны уйнарга теләгән вакытта, йокларга кумый, беркем дә конфет ашарга теләгән вакытта, балык мае эчәргә мәҗбүр итми иде.

Элек Пеппиның әтисе булган, һәм кыз аны бик яраткан. Әнисе дә булган, әлбәттә, әмма кыз аны бер дә хәтерләми иде. Әнисе күптән, кыз әле бик кечкенә вакытта үлгән. Әнисе күктә яши һәм кызына кечкенә тишектән карый, дип уйлый иде Пеппи. Шуңа күрә Пеппи еш кына әнисенә кулын болгый һәм:

– Борчылма, мин югалмам! – дип кычкыра иде.

Ә әтисен Пеппи бик яхшы хәтерли иде. Ул ерак йөзү капитаны икән, пароходта диңгезләр һәм океананнарда йөзә икән. Пеппи әтисе белән беркайчан да аерылмаган. Әмма бер көнне көчле давыл вакытында, дулкын әтисен диңгезгә алып киткән, һәм ул югалган. Пеппи әтисенең батуына ышанмый иде, аның кайтуын көтте. Әтисе күп-күп негрлар яши торган утрауга эләккән һәм аларның патшасы булган дип уйлады.

– Минем әтием – негрлар патшасы! Һәр кызның да мондый гаҗәеп әтисе юк,- дип ләззәт белән еш кына әйтә иде Пеппи. – Һәм әтием көймә төзегәч, минем яныма киләчәк, һәм мин негрлар принцессасы булачакмын. Менә шәп булачак!

Бу иске йортны Пеппиның әтисе күп еллар элек алган. Картайгач, Пеппи белән монда яшәргә теләгән ул. Тик кыз бу йортта үзе генә килде.

– Хушыгыз! – дигән ул әтисенең пароходындагы матросларга. – Борчылмагыз, мин югалмам!

Үзе белән ике генә нәрсә алган ул: Нильсен әфәнде кушаматлы кечкенә маймылны (аңа аны әтисе бүләк иткән) һәм алтын тәңкәләр белән тутырылган зур чемоданны.

– Сәер кыз, – дигән бер матрос һәм яшен сөрткән.

Һәм ул хаклы. Пеппи чыннан да бик сәер кыз иде. Иң гаҗәпсендергәне – аның физик көче. Дөньяда аны җиңәрлек бел полиция хезмәткәре дә юк иде. Теләсә, атны күтәрә иде ул. Әтисенең йортына кайткан көнне үк ул ат сатып алды. Аты террасада яши иде. Әгәр төшке аштан соң Пеппи террасада чәй эчәргә теләсә, атын бакчага чыгара иде.

Йортның күршесендә башка бер йорт бар иде. Бу йортта әти, әни һәм ике кечкенә сөйкемле балалар – малай һәм кыз яшиләр иде. Малайның исеме -Томми, ә кызның исеме Аника иде. Болар тәртипле, тыңлаучан балалар. Томми әнисенең барлык кушканын да үти иде. Аника киреләнми, чиста үтүкләнгән күлмәкләр кия иде. Томми һәм Аника икәү уйныйлар иде, әмма аларга гел иптәш җитми иде. Кайвакыт алар болай дип сөйләшәләр:

–​ Ни кызганыч, бу йортта беркем дә яшәми! Балалы кем дә булса килсә, ничек яхшы булыр иде!

Бер көнне ташландык йортның капкасыннан кечкенә бер кыз чыкты. Томми һәм Аника күргән кызлардан иң сәер кыз иде бу.

Пеппи Озын оек менә мондыйрак иде: чәчләре кишер төсендә, ике якка тыгыз итеп үрелгән, тырпаеп торалар; сипкелле борыны кечкенә бәрәңгегә охшаган; зур авызында ак тешләр ялтырый.

Күлмәген ул зәңгәр тукымадан тегәргә теләгән иде. Әмма зәңгәр тукымасы җитмәде. Тегендә-монда кызыл тукыма кисәкләре текте. Нәзек, ябык аякларына берсе көрән, берсе кара оеклар киелгән. Ә кара туфлиләре кирәгеннән ике тапкырга зуррак иделәр. Аларны әтисе үсмергә Төньяк Африкада алган.

Ә кечкенә кызның иңбашында маймыл барлыгын күргәч, балалар гаҗәпсенүдән катып калдылар. Зәңгәр чалбар, сары куртка һәм ак эшләпә кигән маймыл иде бу.

Томми һәм Аника белән Пеппи шулай танышты.

Слова и выражения

  • швед шәһәре читендә – на краю шведского города
  • каралмаган – запущенный
  • күз алдыгызга китерегез – представьте
  • өстенлек – преимущество
  • уйнарга теләгән вакытта йокларга кумый – не гонит спать, когда хочется играть
  • балык мае эчәргә мәҗбүр итми иде – не заставлял пить рыбий жир
  • мин югалмам – я не пропаду
  • ерак йөзү капитаны – капитан дальнего плавания
  • дулкын әтисен диңгезгә алып киткән – волна унесла отца на берег
  • батуына ышанмый – не верит в то, что он утонул
  • утрауга эләккән – попал на остров
  • ләззәт белән – с наслаждением
  • Нильсен әфәнде кушаматлы – по кличке Господин Нильсон
  • алтын тәңкәләр белән тутырылган – наполненный золотыми монетами
  • барлык кушканын да үти – всё, что ни попросишь, выполняет
  • киреләнми – не капризничает
  • үтүкләнгән – выглаженный
  • ни кызганыч – к сожалению
  • тыгыз итеп үрелгән – туго заплетены
  • тырпаеп торалар – торчат
  • сипкелле борыны – конопатый нос
  • зәңгәр тукымадан – из синей ткани
  • көрән – коричневый
  • кирәгеннән ике тапкырга зуррак – больше необходимого размера в два раза
  • үсмергә – на вырост
  • гаҗәпсенүдән катып калдылар – замерли от изумления

ПЕППИ ПОЛИЦИЯ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ БЕЛӘН КУЫШЛЫ УЙНЫЙ
(Пеппи играет в догонялки с полицейскими)

Тиздән кечкенә шәһәрдә тугыз яшьлек кыз берьялгызы яши дигән сүз таралды. Һәр баланы кем дә булса тәрбияләргә тиеш, диделәр олылар. Һәр бала да мәктәпкә йөрергә, тапкырлау таблицасын өйрәнергә тиеш, диделәр. Шуңа күрә олылар бу кечкенә кыз балалар йортына барырга тиеш дип хәл иттеләр.

Бер көнне Пеппи Томми һәм Аниканы террасага чәй эчәргә дәште.

– Яшәү шундый рәхәт! – диде Пеппи һәм аякларын сузды.

Шул мизгелдә капка ачылды һәм бакчага ике полиция хезмәткәре керде.

– Ах! – диде кыз. – Нинди бәхетле көн! Дөньяда иң күбе мин полицияне яратам, ревень кремыннан тыш, әлбәттә. – Һәм ул бәхетле елмаю белән полиция хезмәткәрләре янына китте.

– Бу йортта яшәүче кыз синме инде ул? – дип сорады берсе.

– Юк, – диде Пеппи. – Мин карт әби, шәһәрнең икенче башындагы бер йортның өченче катында яшим.

Пеппи шаяртырга теләде. Шуңа шулай диде. Әмма полиция хезмәткәре шаяруны кызык дип тапмады, шаярмаска кушты һәм олыларның кызга балалар йортында урын табулары турында хәбәр ите.

– Ә мин болай да балалар йортында яшим, – диде Пеппи.

– Нинди булмаган сүз сөйлисең син! – дип кычкырды полиция хезмәткәре. – Кайда соң ул балалар йорты?

– Менә бит. Мин бала, ә бу минем йортым. Димәк, балалар йорты бу.

– И, сөйкемле кыз, син аңламыйсың, – диде башка полицейский һәм көлде. – Син чын балалар йортына барырга тиеш, сине анда тәрбияличәкләр.

– Ә балалар йортына атымны алсам буламы?

– Әлбәттә, юк!

– Шулай дип уйлаган идем аны, – дип күңелсезләнде Пеппи. – Ә маймылны?

– Маймылны да ярамый.

– Алайса башкалар барсын балалар йортына, ә мин бармыйм!

– Әмма сиңа мәктәпкә йөрергә кирәк бит.

– Нигә мин мәктәпкә йөрергә тиеш?

– Төрле нәрсәләр өйрәнер өчен.

– Нинди нәрсәләр инде ул?

– Төрле файдалы нәрсәләр. Мәсәлән, тапкырлау таблицасын.

– Менә инде тугыз ел мин тоткарлау таблицасыннан башка да яшим. Димәк, алга таба да яшиячәкмен.

– Уйлап кара. Гомер буена белмәмеш булып калсаң, үзеңә дә рәхәт булмаячак. Кемдер синнән Португалиянең башкаласы нинди дип сораса, син җавап бирә алмаячаксың.

– Нигә җавап бирә алмыйм мин? Мин менә нәрсә диячәкмен: «Португалиянең башкаласы нинди икәнен беләсең килсә, Португалиягә хат яз да сора», – диячәкмен.

Шулчак Пеппи полиция хезмәткәренең аркасына сукты һәм:

– Хәзер сез тотыгыз! – дип кычкырды һәм икенче катның балконына менде.

Полицейскийлар баскыч алып килделәр һәм өскә менделәр. Ә Пеппи инде түбәдә иде.

– Куышлы уйнавы шундый күңелле! – дип кычкырды Пеппи.- Минем белән уйнарга килүегез бигрәк әйбәт!

Полицейскийлар Пеппи янына менделәр. Әмма кыз тиз генә башка түбәгә сикерде. Аннары агач ботагында асылынды. Соңыннан баскычны алып куйды.

– Кызым, тыңла, баскычны урынына куй. Безгә төшәргә кирәк, диде бер полицейский.

– Бик теләп, – диде Пеппи һәм баскычны урынына куйды. – Аннары бергә каһвә эчәрбез.

Әмма полицейскийлар хәйләкәр булып чыктылар. Кызны тотып алдылар.

– Менә эләктең, кире кыз! – диделәр.

– Мин сезнең белән бүтән уйнамыйм. Алдакчылар белән уйнамыйм мин!

Кыз аларны каешларыннан алды да бакчага алып чыкты.

Полицейскийлар әле озак аңнарына килә алмадылар. Алар шәһәргә кайттылар һәм бу кыз балалар йортына барырга тиеш түгел дип әйттеләр. Иң мөһиме – мәктәпкә йөрсен. Калганын ул үзе хәстәрләр дип уйладылар.

Кич Томми һәм Аника Пеппи турында сөйләштеләр.

– Пеппиның монда яшәргә килүе шәп булды, шулай бит, Аника? – диде Томми.

– Әлбәттә, шәп!

– Беләсеңме, элек нәрсә уйнаганыбызны да хәтерләмим мин.

– Без крокет уйный идек. Әмма Пеппи белән шундый күңелле!.. Шуның өстенә ат та, маймыл да бар... Шәп!

Слова и выражения

  • кем дә булса – кто-нибудь
  • тапкырлау таблицасы – таблица умножения
  • полиция хезмәткәре – сотрудник полиции
  • тыш – кроме, исключая (чт.-л.)
  • кызык дип тапмады – не нашёл интересным
  • тоткарлау таблицасы – таблица задержания
  • асылындыздесь: повисла
  • хәйләкәр булып чыктылар – оказались хитрыми
  • кире кыз – вредная девочка
  • каешларыннан алды – взяла за ремни
  • алып чыкты – вывела
  • аңнарына килә алмадылар – не могли прийти в себя
  • калганын үзе хәстәрләр – об остальном сама позаботится

ПЕППИ МӘКТӘПКӘ БАРА
(Пеппи идёт в школу)

Әлбәттә, Томми да, Аника да мәктәпкә йөриләр иде. Һәр иртә китапларын алалар, кулга кул тотынышалар һәм юлга чыга иделәр.

Нәкъ менә шул вакытта Пеппи атта йөрергә, яисә Нильсон әфәндене киендерергә, яисә зарядка ясарга ярата иде. Зарядканы Пеппи болай ясый: бер урында кырык өч тапкыр сикерә иде.

Йорт яныннан узганда​, Томми һәм Аника кызыгып баралар иде. Мөмкин булса, алар мәктәпкә бармаслар иде, ә Пеппи белән уйнар иделәр. Эх, Пеппи да мәктәпкә йөрсен иде!

Бер көнне балалар Пеппины мәктәпкә йөрергә үгетләргә булдылар.

– Безнең укытычыбыз шундый әйбәт, – диде Томми

– Безнең мәктәптә шундый күңелле! – диде Аника.

– Озак та утырасы түгел анда, ике генә сәгать, – дип дәвам итте Томми.

– Әлбәттә. Әле каникуллар да була. Раштуа яллары, җәйге яллар...

Пеппи уйга калды һәм кинәт:

– Бу гадел түгел,- диде.

– Нәрсә гадел түгел? – дип гаҗәпсенде Томми.

– Дүрт айдан сезнең Раштуа бәйрәмнәре булачак. Ә минем нәрсәм була? – Пеппиның тавышы күңелсез иде. Минем каникулларым булмаячак. Моны үзгәртергә кирәк. Мин иртәгә үк мәктәпкә барам.

– Ура! Ура! Без сине сәгать сигездә капка янында көтәчәкбез!

– Юк, – диде Пеппи. – Бу минем өчен иртә. Моннан тыш, мин анда атка атланып барачакмын.

Әйтелгән икән – эшләнергә тиеш. Сәгать унда Пеппи атына атланды һәм мәктәпкә китте. Пеппи мәктәп ишегалдына керде, аттан сикереп төште, атын агачка бәйләп куйды һәм йөгереп сыйныйфка килеп керде.

– Тоткарлау таблицасына соңга калмадым дип ышанам! – дип кычкырды кыз һәм рөхсәтсез буш парта алдына утырды. Әмма укытучы аны ачуланмады.

– Мәктәпкә рәхим ит, Пеппи, сөйкемле Пеппи! Сиңа бездә ошар, күп нәрсәләргә өйрәнерсең дип ышанам, – диде.

– Ә мин Раштуа каникулларым булыр дип ышанам, – дип җавап бирде Пеппи. – Мин монда шуның өчен килдем. Гаделлек беренчел.

– Тулы исемеңне әйтче миңа. Мин сине исемлеккә кертәм.

– Минем исемем Пеппилотта-Виктуалия-Рульгардина-Крусминта, капитан Ефраима Озын оекның кызы. Кыскасы, Пеппи. Әтием Пеппилотта исеме артык озын, дип әйтә иде.

– Аңлашылды, – диде укытучы. – Алайса без дә сиңа Пеппи дип дәшәрбез. Ә хәзер синең нәрсә белгәнеңне карыйк. Син инде зур кыз, күпне беләсеңдер. Арифметикадан башлыйк. Әйт әле, Пеппи, җидегә бишне кушкач, ничә була?

Пеппи укытучыга канәгатьсезлек белән карады.

– Үзең белмәгәч, мин синең өчен санармын дип уйлыйсыңмы? – дип җавап бирде ул.

Балаларның күзләре маңгайларына менде. Ә укытучы сабыр гына мәктәптә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты, укытучыга «сез» дип дәшәргә кирәклеген әйтте.

– Гафу итегез, зинһар, – диде Пеппи оялып, – мин моны белмәдем. Башка алай эшләмәм.

– Өметләнәм. Җидегә бишне кушсаң, унике була.

–​ Кирәк бит ә! Син үзең дә саный беләсең икән. Ай, тагын «син» дидем. Гафу итегез.

– Ярый, Пеппи, сигезгә дүртне кушкач, ничә була?

– Алтмыш җидедер, дип уйлыйм.

– Дөрес түгел. Сигезгә дүртне кушкач, унике була.

– Бу инде бернинди кысаларга да сыймый! Әле генә бишкә җидене кушсаң, унике була дидең. Мәктәптә ниндидер тәртип булырга тиеш! Бик теләсәң, почмаккка утыр да сана. Ә без ул вакытта ишегалдында куышлы уйнар идек. Ай, мин тагын «син» дидем. Гафу итегез. Башка вакытта үземне яхшырак тотармын.

Слова и выражения

  • йорт яныннан узганда – проходя мимо дома
  • кызыгып баралар иде – шли завидуя
  • үгетләргә – уговорить
  • гадел түгел – несправедливо
  • моннан тыш – кроме этого
  • Әйтелгән икән – эшләнергә тиеш. – Сказано – сделано.
  • соңга калмадым дип ышанам – надеюсь, что не опоздала
  • рөхсәтсез – без разрешения
  • рәхим ит – добро пожаловать
  • беренчел – прежде всего, первостепенно
  • канәгатьсезлек белән – с недовольством
  • үзеңне ничек тотарга кирәклеген – как нужно себя вести
  • кирәк бит ә – надо же
  • бернинди кысаларга да сыймый – ни в какие рамки
  • куышлы – в догонялки

Укытучы Пепины бу юлы да кичерергә булды. Әмма кызга сораулар бүтән бирмәде.

– Томми, мондый мәсьәләне чиш әле. Лизаның җиде алмасы булган, ә Аксельнең – тугыз. Икесенең бергә ничә алмасы булган?

– Әйе, сана әле, Томми, – дип сүзгә кысылды Пеппи, – һәм шуны әйт: нигә Аксельнең эче Лизаныкыннан катырак авырткан һәм кемнең бакчасында алар алмаларны өзгәннәр?

Укытучы тагын ишетмәгән кыяфәт ясады һәм Аникага дәште.

– Я, Аника, хәзер син сана. Густаф иптәшләре белән экскурсиягә киткән. Аңа бер крона биргәннәр, ә ул җиде эре белән кайткан. Густав күпме акча тоткан?

– Ә минем нигә бу малай акчаны туздырган икәнен беләсем килә, – дип тагын кычкырды Пеппи. – Һәм нәрсә алган ул бу акчага: лимонадмы, башка әйберме? Һәм экскурсиягә барыр алдыннан колакларын әйбәтләп юганмы?

Ул көнне укытучы арифметика белән башка шөгыльләнмәскә булды. Бәлки, Пеппига уку дәресе җиңелрәк булыр диде. Укытучы кызга керпе рәсемен һәм «К» хәрефен күрсәтте.

– Пеппи, кара. Менә бу керпе, ә бу «К» хәрефе.

– Әйтегез әле, өч таяклы «К» хәрефенең керпе белән нинди бәйләнеше бар?

Укытучы Пеппига җавап бирмәде. Елан рәсемен чыгарды.

– О! Һиндстанда елан белән сугышканым искә төште! Ундүрт метрлы елан иде ул. Көн саен биш олы индусны һәм ике баланы ашый иде ул. Менә бер көнне мине ашарга булды. Мине буарга теләде, ә мин аның башына суктым. Бах! Мин тагын суктым. Нәкъ шулай булды. Бик куркыныч хикәя!..

Укытучы Пеппиның авыр бала икәнен аңлады. Бәлки, аңа рәсем ясау кызыклы булыр дип уйлады һәм балаларга төсле карандашлар таратты.

Нәрсә телисез, шуны төшерә аласыз, – диде укытучы һәм дәфтәрләр тикшерә башлады. Берничә минуттагн башын күтәрсә, беркем дә рәсем ясамый, ә Пеппига карый иде. Ул идәндә рәсем ясый икән.

– Пеппи, нигә син кәгазьдә рәсем ясамыйсың?

– Анда урын калмады инде. Минем атым кәгазьгә генә сыймый.

Укытучы бирешмәде.

– Ә хәзер, балалар, торыгыз, җыр җырлыйбыз, – дип тәкъдим итте ул.

Бөтен балалар да тордылар. Пеппи гына тормады.

– Үзегез җырлагыз, мин бераз ял итәм, – диде ул.

Укытучының сабырлыгы бетте. Ул балаларга ишегалдына чыгарга кушты. Ә Пеппины сыйныфта калдырды.

Пеппи укытучы янына килде дә:

– Мин менә нәрсә уйлыйм: миңа монда килергә һәм сезнең нишләгәнегезне карарга бик кызык иде. Әмма башка монда киләсем килми. Сезнең мәктәбегездә алмалар, керпеләр һәм еланнар артык күп. Башым әйләнә башлады. Син моңа борчылмассың дип уйлыйм, шулаймы? – диде.

Укытучы бик борчылды.

– Үзен синең кебек тоткан һәр кызны да мәктәптән куалар Пеппи.

– Мин үземне начар тоттыммыни? – дип гаҗәпсенеп сорады Пеппи. – Мин моны сизмәдем дә.

Пеппи бер минут дәшми торды, аннары болай диде:

– Аңлыйсыңмы, укытучы, әниең фәрештә, әтиең – негрлар патшасы булгач, ә үзең гомер буе диңгезләрдә йөзеп йөргәч, мәктәпә үзеңне ничек тотасын белмисең.

Укытучы Пеппины башка ачуланмады. Бераз үскәннән соң, Пеппи яңадан мәктәпкә килә алачак диде.

Пеппи шатлыгыннан елмайды.

– Син, укытучы, бик ягымлы кеше. Менә сиңа миннән бүләк, – диде һәм кесәсеннән кечкенә алтын кыңгырау чыгарды.

Аннары Пеппи мәктәп ишегалдына чыкты, атына атланды һәм балаларга бераз тормышы турында сөйләде.

– Мин Аргентинада мәктәпкә йөрдем. Менә мәктәп иде ул! – диде Пеппи. – Анда бер каникулдан соң өч көннән икенчесе башлана. Анысы бетүгә үк өч көннән җәйге каникуллар башлана. Җәйге каникуллар беренче ноябрьдә тәмамланалар. Шул вакытта авыр була, чөнки Раштуа каникуллары унбере генә башланалар. Әмма бу да куркыныч түгел, чөнки Аргентинада өй эшләре бирмиләр. Аргентинада өй эшләре эшләргә ярамый. Кайвакыт берәр малай качып кына китап укый. Әмма аны моның өчен бик әрлиләр.

– Нишлиләр соң анда мәктәптә?

– Кәнфит ашыйлар. Мәктәп янында кәнфит фабрикасы бар. Аннан сыйныфка кадәр махсус труба сузганнар.

– Ә укытучы нишли?

– Юләркәй. Укытучы анда кәнфит кәгазьләрен җыя.

Пеппи урыныннан торды, эшләпәсен болгады да:

– Хушыгыз! Сез мине монда тиз генә да күрмәячәксез! – дип китте.

Ул атына атланды һәм капкадан чыгып китте.

Слова и выражения

  • сүзгә кысылды – встряла в разговор
  • ишетмәгән кыяфәт ясады – сделала вид, что не услышала
  • акчаны туздырган – истратил деньги
  • барыр алдыннан – перед тем, как пойти
  • керпе – ёж
  • буарга теләде – хотел задушить
  • хикәя – рассказ
  • төшерә аласыз – можете изобразить
  • сыймый – не помещается
  • фәрештә – ангел
  • кыңгырау чыгарды – вынула колокольчик
  • махсус труба сузганнар – протянули специальную трубу
  • эшләпәсен болгады – помахала шляпой

*****

Ну и как вам знакомая сказка на татарском? Если вам понравилось, то не пропустите и эти произведения Астрид Линдгрен:

А сейчас предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Пеппи Озын оек

Тест: Пеппи Озын оек

Начните тест

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!​

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG