Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карлсон кире кайтты! (Карлсон вернулся!)


Фрагмент из мультфильма "Карлсон вернулся" производства "Союзмультфильм", 1970 год.
Фрагмент из мультфильма "Карлсон вернулся" производства "Союзмультфильм", 1970 год.

Продолжаем читать мировую классику. Предлагаем вашему вниманию сказку "Карлсон вернулся" шведской писательницы Астрид Линдгрен – впервые на татарском! К адаптированному тексту прилагается аудио, перевод ключевых фраз и тест по содержанию. Приятного прочтения!

​Астрид Линдгрен

Карлсон кире кайтты

Карлсон кире кайтты!
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:50 0:00
йөкләү

Карлсон киткәннән бирле, Сабый аны бик сагынды. Дөрес, аның хәзер Бимбо исемле көчеге дә бар, әмма яңа дус иске дусны бик сирәк алыштыра ала. Сабый аның җилкәсенә хәтта җилләткеч тә элеп карады. Тик Бимбо һавага барыбер күтәрелә алмады.

Бер көнне ишеккә кемдер шалтыратты. «Карлсон кайтты!» – дип сөенде Сабый башта.

Карлсон беркайчан да ишек шакымый иде, чөнки ул һәрвакыт тәрәзәдән керә. Ул көнне дә Карлсон түгел, ә ниндидер таныш булмаган бер апай килде.

Эш шунда ки: Сабыйның әнисе белән әтисенә аның Карлсон белән дус булуы һич ошамый иде. Шуңа да алар гәҗиткә тәрбияче эзлибез дип белдерү биргән була.

– Фрекен Бок, – диде шул апай каты тавыш белән. – Кемне тәрбияләргә кирәк монда?

Аның кыяфәте шундый кырыс иде, Бимбо түзмәде һәм өреп җибәрде.

– Нинди тәрбиясез эт! – диде Фрекен Бок.

Слова и выражения

  • киткәннән бирле – с тех пор, как ушёл
  • көчегеего щенок
  • бик сирәк алыштыра ала – очень редко может заменить
  • җилкәсенә хәтта җилләткеч тә элеп карады – пробовал даже привязать на спину вентилятор
  • эш шунда ки – дело в том
  • тәрбияче – воспитатель
  • белдерү – объявление
  • кыяфәт – внешность
  • кырыс – суровый
  • тәрбиясез – невоспитанный

Аннары ул Сабыйга карады да:

–​ Зыян юк, мин балаларны да, этләрне дә тәртипкә тиз утыртам, – диде.

– Сез, – дип мөрәҗәгать итте ул әти белән әнигә, –​ үз эшегездә булыгыз. Миңа тәрбияләргә комачауламагыз.

– Ләкин башта, – дип өстәде Фрекен Бок әтигә, –​ тәмәке тартуны ташлагыз. Моның минем сәламәтлегемә зыян китерүе бик ихтимал.

Сабыйның әти-әнисе чыгып киткәч, Фрекен Бок бик тәмле күмәчләр пешерде, Сабый яратканнарны. Ул инде өстәлгә утырмакчы иде, тик Фрекен Бок кырыс тавышы белән:

– Кулларыңны юдыңмы? – дип сорады.

– Юдым, – диде Сабый. Ә чынлыкта ул аларны иртә белән генә юган иде.

– Менә яхшы. Бар, дәресләреңне кара алайса.

– Ләкин мин күмәчләр ашарга телим.

– Балаларга камыр ризыгы зыянлы.

Фрекен Бок Сабыйны бүлмәсенә этеп кертте һәм ишекне бикләде. Малай куллары белән арыганчы ишек какты. Аннары идәнгә утырды да, елый башлады, чөнки үзен бик бәхетсез һәм ялгыз итеп хис итте.

Слова и выражения

  • зыян юк – ничего, ничего страшного
  • мөрәҗәгать итте – обратился
  • үз эшегездә булыгыз – занимайтесь своими делами
  • комачауламагыз – не мешайте
  • башта – сначала
  • тәмәке тартуны ташлагыз – бросьте курить
  • зыян китерүе бик ихтимал – может навредить
  • күмәчләр – плюшки
  • камыр ризыгы – мучное
  • этеп кертте – втолкнул, затолкал
  • бикләде – запер

Бәхетсез кеше кайчан да булса бәхетле булачагына ышанмый башлый. Сабый да бүлмәдә таныш тавыш ишетсә дә, ышанмады...

– Юк, алайса мин болай уйнамыйм, – диде таныш тавыш. – Мин сиңа кунакка очып килдем, ә син елап утырасың...

– Карлсон!

Сабый Карлсонның чын дус икәнен аңлады, чөнки Карлсон аның янына һәрвакыт авыр минутта килә иде.

– Карлсон! – дип кычкырды Сабый.

– Син ник кычкырасың? – дип ачуланды Карлсон. – Бөтен балыкны куркытып бетерәсең бит. Хәзер миңа салкын да тияр инде...

Ул үпкәләгән булды. Әмма Фрекен Бок турында һәм ул Сабыйны бикләп куйганы турында белгәч, тынычланды. Аның күзләре ялтырый башлады.

– Дөньядагы иң шәп тәрбияче кем икәнен беләсеңме?.. – диде ул.

Ул вакытта Фрекен Бок телевизор карый иде. Өрәкләр турында тапшыру бара иде. Карлсонның Сабый белән ике каракны куркытканын хәтерлисездер. Карлсон өстенә җәймә каплады һәм каракларны куркытты. Менә хәзер шул ике карак шул очрак турында телевизордан сөйли иде.

Слова и выражения

  • кайчан да булса – когда-нибудь
  • салкын тияр – простужусь
  • өрәк – привидение
  • тапшыру – передача
  • ике каракныдвух воров
  • өстенә җәймә каплады – накрыл простынёй
  • очрак – случай

– Ниндидер каракларга уңыш елмая, – дип телевизорны сүндерде Фрекен Бок. – Ә намуслы кешеләр иң куркынычсыз өрәк тә күрә алмый, – дип мыгырданды ул.

Һәм, бикле бүлмәдән чыгарыр өчен, Сабый янына китте...

Әмма бүлмәдә Сабый юк иде. Фрекен Бок шкафны, өстәл һәм карават асларын карады, хәтта тәрәзәдән аска да күз салды. Тәрәзә бишенче катта булса да. Сабый беркайда да юк иде. Фрекен Бок югалып калды.

– Ярый, бирешәм, чык, – диде Фрекен Бок.

Беркем дә чыкмады.

– Ярый, мин күзләремне йомам, ә син чык. Килештекме?

Ул күзләрен йомды һәм «ау» дип кычкырды, аннары күзләрен ачты, тагын йомды. Сабый һаман юк иде.

– Ау, – диде кабат кычкырды Фрекен Бок һәм бүлмәдән чыкмагандай кебек утырган Сабыйны күрде.

– Синме бу?

– Әйе.

– Әә, – диде Фрекен Бок гаҗәпләнеп һәм аш бүлмәсенә чыгып китте.

Слова и выражения

  • уңыш елмая – удача улыбается
  • сүндерде – выключила
  • намуслы – совестливый
  • куркынычсызбезопасный
  • бишенче каттана пятом этаже
  • югалып калды – растерялась
  • бирештем – сдаюсь
  • килештекме – договорились(?)
  • аш бүлмәсенәна кухню

Ә анда, аш бүлмәсендә тузансуырткыч күмәчләр ашый иде. Фрекен Бок моңа шаккатты:

– Сезгә каһвә кирәкмиме? – дип сорады ул.

Тузансуырткыч җавап бирмәде. Фрекен Бок Сабый янына китте.

Түр бүлмәдә аны кәнәфи туктатты һәм итәгатьле итеп:

– Мадам... – диде.

– Юк, мин – мадемуазель, – дип пышылдады Фрекен Бок.

– Алайса сезне йөртеп кайтырга рөхсәт итегез, – диде кәнәфи һәм аны һавага күтәрде.

Юыну бүлмәсендә бикләнгәч кенә, Фрекен Бок үзен тыныч хис итә башлады.

– Алло! – диде ул. – Алло, бу телевидениеме? Тизрәк килегез! Мин әле генә өрәк күрдем һәм сездә чыгыш ясый алам. Ул качканчы килегез!

Беләсезме, әгәр тузансуырткычыгыз күмәч ашаса, ә кәнәфиегез һавага күтәрелсә, сез душны да телефон белән бутарга мөмкинсез.

Сабый белән Каролсон Фрекен Бок юыну бүлмәсеннән алай тиз чыгар дип уйламаган иделәр. Алар моңа әзер булмады. Фрекен Бок бик кинәт чыкты да, ике дусны күрде.

– Сез идегезмени бу, ә? – дип усалланып сорады Фрекен Бок. – Я ходам, телевидениегә хәзер нәрсә дип әйтәм инде мин?

– Ә сез аларга мине күрсәтегез, – дип тәкъдим итте Карлсон.

- Ниндидер пропеллерлы малай кызыксындырамы инде аларны! Аларның андыйлар белән телевидение тулгандыр.

– Мин бит әле бик сәләтле дә,- дип каршы килде Карлсон. – Дөньяда иң матур биюче кем икәнен беләсезме?

Чыннан да, ул шулкадәр яхшы бии башлады, хәтта Сабый белән Фрекен Бок та аңа кушылдылар.

Һәм тагын һәрвакыттагыча иң кызыклы урында ишек кыңгыравына бастылар. Бу әти һәм әни иде. Сабый сөенде.

– Сез Карлсонның барлыгына ышанмыйсыз бит, әйеме? – дип кычкырды ул. – Ышанмыйсызмы? Алайса киттек...

Һәм ул аларны җилтерәтеп бүлмәгә алып китте. Анда Фрекен Бок үзе генә иде.

– Ә кайда Карлсон? – дип сорады Сабый югалып.

– Очып китте, – диде Фрекен Бок. – Китте, әмма кайтырга вәгъдә бирде. Һәм ул һичшиксез кире кайтачак...

Слова и выражения

  • тузансуырткыч – пылесос
  • каһвә – кофе
  • кәнәфи – кресло
  • йөртеп кайтырга рөхсәт итегез – разрешите прокатить
  • юыну бүлмәсендә – в ванной
  • тыныч – спокойно
  • чыгыш ясый алам – могу выступить
  • кызыксындырамы инде аларны – разве может их заинтересовать
  • сәләтле – талант (талантливый)
  • каршы килде – воспротивился
  • һәрвакыттагыча – как всегда

*****

Ну и как вам знакомый сюжет на татарском? Если вам понравилось, то не пропустите и эти сказки:

У нас также есть небольшой бонус для вас: мультфильм "Карлсон вернулся" производства Союзмультфильм на татарском языке! Он переведён и качественно озвучен на татарском по заказу Министерства образования и науки Республики Татарстан:

А сейчас предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Карлсон кире кайтты

Тест: Карлсон кире кайтты

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG