Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миллионнан артык татарга җиде китап


Тантаналы кичәдә катнашучылар
Тантаналы кичәдә катнашучылар

Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшрияты – 100, Башкортстан Язучылар берлеге 85 еллыгын билгеләде.

Башкортстан "Китап" нәшрияты юбилее уңаеннан 3 декабрь Уфада матбугат конференциясе узды. Анда Мәскәү, Казан, Грозный, Ижаудан килгән кунаклар да катнашты. Матбугат очрашуын республиканың матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов алып барды. Ул Башкортстанда елына 200 исемдә китап чыгарылуы, аларның гомум тиражы 1 миллион булуын әйтте.

Матбугат очрашуында чыгыш ясаучылар
Матбугат очрашуында чыгыш ясаучылар
Башкортстанда елына 200 исемдә китап чыга, аларның гомум тиражы 1 миллион

Мәскәүдән килгән Русия нәширләре берләшмәсе президенты Константин Чеченов Башкортстан һәм Татарстан китап нәшриятларын илдәге лидерлар дип атады. Аның сүзләренчә, китап уку елдан-ел кимеп бара. Бүгенге көндә Русиядә тәүлегенә уртача 7 минут китап, сәгать ярым интернет укыйлар. "Электрон китаплар белән балаларны укуга кызыксындырып булмый, алар интернетны уен буларак кына кабул итәләр. Мәгариф җимерелде. Китап укымый торып уйларга, фикер йөртергә өйрәтеп булмый", диде Константин Чеченов.

Грозныйдан килгән китап нәшрияты мөдире Анзар Матаев Башкортстан һәм Татарстан нәшриятларына соклануын белдерде:

"Бездә китап нәшер итүгә акча бүленми. Мәгариф министрлыгы һәм оешмалар белән эшлибез. Елына 30-40 китап чыгарабыз. Китап сату өчен почта бүлекчәләрен файдаланабыз. Һәр почтаның зур булмаса да бүлмәләре бар, без аларны китап сатуга файдаланабыз", диде чечен халкына китап нәшер итүче.

Матбугат очрашуына килүчеләр
Матбугат очрашуына килүчеләр

Татарстан китап нәшрияты мөдире Илдар Сәгадәтшин елына 200 чамасы исемдәге китап нәшер ителсә дә, тиражлар Башкортстандагы кебек миллионга җитмәвен әйтте һәм заман технологияләре турында сөйләде:

"Заманча укыту өчен без "Татар укыту үзәге" оештырдык. Анда мең ярым электрон китап бар. Быел гына да 700 сәгатьлек аудиокитап чыгардык. Бер елдан ФМ дулкынында "Китап радиосы ачарга җыенабыз", диде ул. Мөдир ике нәшрият арасында хезмәттәшлек турында да сөйләде. "Безнең максатлар һәм төп юнәлешләр милләт, республика өчен эшләү. Республикаларыбызның һәм халкыбызның гомере озын булсын", диде Илдар Сәгадәтшин.

Башкортстан "Китап" нәшрияты хезмәткәрләре чарада катнашучыларга заманча укыту турында сөйләп, мәктәпләр өчен электрон уку китаплары, нәфис әдәбият һәм мобиль әсбаплар (кушымталар), дигитал уку мөмкинлекләре тудыруга игътибар үсүен сөйләде.

Татар китабы хәле

"Китап" нәшрияты каршында республика халыклары әдәбияты бүлеге оешуга 25 ел тулды. Әлеге уңайдан Уфа "Нур" татар дәүләт драма театрында "Галиҗәнап Китап" дип аталган чара узды. Бу бүлектә нәшер ителгән берничә чуаш һәм мари телендәге китапларны искә алмаганда, күпчелеге татар телендә басылып чыккан. Шуңа бәйрәм татар телендә һәм татар театрында барды. Анда әлеге бүлек оешуга зур көч салган, нәшрият, бүлек тарихына багышланган китаплар авторы, бүген хаклы ялда булган Динә Морзакаева эшчәнлегенә зур бәя бирелде. "Ихлас" мәчете Динә Морзакаевага хаҗга юллама бүләк итте.

Гөлшат Абдуллина (с) һәм Фирдинә Зиннәтуллина
Гөлшат Абдуллина (с) һәм Фирдинә Зиннәтуллина

Әлеге көндә бүлектә ике хезмәткәр эшли. Бүлекне Гөлшат Абдуллина җитәкли, нәфис әдәбият, ягъни шигъри һәм чәчмә әсәрләр аның кулы аша үтә. Аның сүзләренчә, быел җиде китап чыккан:

Ни кызганыч, алдагы елларда басар өчен яшь авторларыбыз бетеп бара

"Агымдагы елга җиде китап планлаштырылган иде, алтысы нәшер ителде, җиденчесе әле басыла. Аларның икесе проза, икесе шигырь китаплары, дүрт автор кергән бер күмәк җыентык, балалар өчен бер китап һәм "Яшьләр тавышы" сериясендәге бер китап. Бу серия буенча татар яшьләре элекке елларда елына ике: бер проза, бер шигырь китабы чыгаралар иде. Соңгы елларда бергә калды, ягъни бер елны проза, бер елны шигырь китабы басыла. Ни кызганыч, алдагы елларда басар өчен яшь авторларыбыз бетеп бара", диде Гөлшат Абдуллина. Иң яхшы елларда елына 17 әдәби китап нәшер ителгән. Шулай итеп, миллионнан артык татарга агымдагы елда нибары җиде әдәби китап нәшер ителә.

Быел татарча чыккан нәфис әдәбият
Быел татарча чыккан нәфис әдәбият

Бүлектә эшләүче икенче хезмәткәр – Фирдинә Зиннәтуллина татар телендә нәшер ителгән уку әсбаплары, методик басмалар, сыйныфтан тыш уку китапларын мөхәррирли.

"Быел мәктәпләр өчен барлыгы 28 уку кулланмасы басып чыгардык. Русия мәгарифендәге яңа тәртипләр буенча дәреслекләр Мәскәүдән рөхсәт алынып басылырга тиеш. Татар дәреслекләренә андый рөхсәт алынмау сәбәпле, без дәреслек урынына уку кулланмасы басабыз. Һәр сыйныфка уку кулланмасы, укытучы өчен методик әсбап һәм эш дәфтәреннән торган тупланмалар чыгардык. Быелгы кебек күпләп чыгарганыбыз юк иде", диде Фирдинә Зиннәтуллина.

Тантаналы кичә

Башкортстан "Китап" нәшрияты һәм Башкортстан Язучылар берлеге юбилейларына багышланган тантаналы кичәдә сүз республикада китап нәшер итү тарихы һәм әдәбият турында барды. Тарих башкорт һәм урыс телләрендәге концерт белән үрелеп барды. Тантанага килгән иң зур рәсми җитәкче Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Фәннүр Ягафәров булды. Ул Республика башлыгы исеменнән "Китап" нәшрияты һәм Язучылар берлеге җитәкчеләренең икесенә бер мактау кәгазе тапшырды.

Чарада Беларус, Казакъстаннан килгән кунаклар да катнашты. Казакъстан кунагы казакъ халкының Акмулла, Бабич, Сәйфи Кудаш китапларын укып рухи азык алуын сөйләде.

Язучылар берлеген Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ та котлап, Дәрдмәнд, Бабич, Мостай Кәрим шигырьләреннән тел, милләт турында өзекләр китерде.

XS
SM
MD
LG