Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурычлары булу сәбәпле илдән чыга алмаучы русияләр саны 25 миллионга җиткән


Бурычлыларның уннан бере ул акчаларны кире кайтарырга җыенмый.

Русиядә төрле бурычлары булу сәбәпле чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләр саны 25 миллионга җиткән. Шуларның уннан бер өлеше "инанган түләмәүче" булып тора, ягъни алар җыелган бурычларын кайтарудан бөтенләй баш тарта, дип яза Известия.

Бурычлыларның 13 миллионы юл йөрү штрафларын вакытында түләмәүчеләр, 1,5 миллион кеше алимент түләми, коммуналь-торак хезмәтләре өчен бурычлары җыелганнар 2,5 миллион кеше тәшкил итә.
Кредитларын вакытында түләп бара алмаучылар 8 миллионга якын. Болар - бурычлары 30 мең сумнан арткан һәм аны түләргә 90 көннән дә соңрак калган кешеләр.

Белгечләр әйтүенчә, бурычлыларның 60-70 проценты кредитларын финанс хәлләре авыр булганга кайтара алмый. Чит илгә чыгуны чикләү кебек чара аларга бернинди дә тәэсир ясамый диелә.

Росстат уздырган тикшерүгә карганда, Русия гаиләләренең күпчелеге (72,4%) гаилә керемен иң кирәкле әйберләрне сатып алуга җиткерүдә кыенлык кичерүен белдергән.

XS
SM
MD
LG