Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татмедиа"ның кол системы кешене куркытып тоту өчен эшләнгән"


Сәгыйть Әхмәтҗанов

Ике елга якын "Баулы-информ" редакциясе җитәкчесе булган Сәгыйть Әхмәтҗанов Фейсбук социаль челтәрендәге сәхифәсенә "Татмедиа" коллыгыннан котылуы турында язып элде. Ул андагы кебек сүз иреген кысуның хәтта төшендә дә күргәне булмаганын, мөхәррирне шәхес буларак кимсетү, мыскыл итүнең көндәлек норма булуы турында яза.

"Кичә ике елга сузылган "Татмедиа" коллыгыннан котылдым. Контрактым тәмам булды. Андагы кебек сүз иреген кысуны мин – 90нчы елларда баш мөхәррир булып эшләгән кеше, төшемдә дә күргәнем юк иде. Дәүләт мәгълүмат чаралары журналистиканы буып үтерү процессында. Ике ел дәвамында баш мөхәррир булсам да, истәлекләрдән башка үз уемны чынлап чагылдырган бер генә мәкалә дә яза алмадым. Ни язарга ярый, кайсын ярамый – шалтыратып әйтеп кенә торалар. Мөхәррирнең шәхесен юкка чыгару, кимсетү, мыскыл итү анда көндәлек норма. Шулай булгач, кем язылсын инде безнең газеталарга! Алла ярдәм бирсен анда эшләүчеләргә" дип яза Сәгыйть Әхмәтҗанов.

Сәгыйть Әхмәтҗанов язмасы
Сәгыйть Әхмәтҗанов язмасы

Ул эшләгән "Баулы-информ" редакциясе "Хезмәткә дан", "Слава труду" газетларын чыгара һәм Баулының җирле телевидениесе дә шушы ук редакциягә карый. Район редакциясендәге эш шартларын, аның "Татмедиа"ны коллык дип атау һәм аннан китү сәбәпләрен Сәгыйть әфәнденең үзеннән сораштык.

— Сәгыйть әфәнде, сез "Баулы-информ"нан үз теләгегез белән киттегезме?

Кол урынына эшләтәләр дә чыгарып аталар. Бернинди кеше хокуклары юк булып чыга

— Контрактымның вакыты чыкты. Һәр елны газетның баш мөхәррире белән дә, журналистлар белән дә контракт төзелә. Ел саен декабрь азагында безне эштән җибәрәләр дә, аннары ел башыннан кабат эшкә алалар. Соңгы минутыңа кадәр үзеңне яңадан эшкә алалармы-юкмы икәнен белмисең. Мәсәлән, мин инде иртәгәдән эшкә чыгасы түгелен белмәдем. Көнендә генә белдем. Коллык дип шуңа атыйм инде мин аны. Кол урынына эшләтәләр дә чыгарып аталар. Бернинди кеше хокуклары юк булып чыга. Кемне телиләр шуны куялар. Эш нәтиҗәләре аркасындамы, шәхси мөнәсәбәтләр аркасындамы китеп барачагыңны белеп торасың бит инде, шуңа эшеңә зур өметләр багламыйсың.

— Сезнең контракт озайтылмауның сәбәбе нәрсәдә?

— Аның сәбәбен беркем дә беркайчан да әйтми.

— Үз хаталарыгызны күз алдына китерәсезме соң?

— Минем очрак – сәяси түгел. Урыныма башка кешене утыртырга теләделәр – шул гына. Бер яшь кенә урыс кызны куйдылар. Иң кызыгы, татарча бер авыз сүз белми торган шушы кыз татар газетның да мөхәррире булачак. Бер тәҗрибәсе дә юк. Газетта эшләгән кеше түгел. Дөресрәге, газетта эшләгән, әмма реклам бүлегендә генә. Аны миңа эшкә китерделәр, теләсә-нинди эш тә ярый, дип килде. Үзем бер атна эшкә өйрәттем... Эш урынын караштырырга килгән булган инде ул. Менә хәзер бөтен коллективка шок ясап, баш мөхәррир булды. Редакциягә килеп бер ай эшләгән кыз мөхәррир булачак дип беркем дә көтмәгән иде. (Күптән түгел Бөгелмә районы газетына да татарча белмәгән мөхәррир билгеләнде.)

— Бәлки, аны кую өчен генә алмаганнардыр, сезгә ниндидер ризасызлык, ачулану, кисәтүләр булгандыр.

— Эштән алырлык хаталар, сүгүләр булмады. Телевидение буенча мин бик уңышлы эшләдем. Мин эшкә килгәндә ул юк иде диярлек, аны аякка бастырдым. Күзалдына китерәсезме, тапшыруларны эфирга җибәрә торган аппаратураның янып чыкканын беркем дә белмәгән. Тапшырулар бара, ә халык кайда күрсәтәләр микән дип эзләп йөри иде. Бүген телевидение рәхәтләнеп күрсәтә, эшлиләр. Аңа "Татмедиа"ның элекке җитәкчесе Андрей Кузьмин бик ярдәм итте, бик күп аппаратура кайтарылды, редакцияләргә яңа компьютерлар кайтты. Өлгереп бетерә алмадым, шул телевидениене реклам белән акча эшләрлек дәрәҗәгә җиткерәсем килгән иде. Әле яңа гына, китәр алдыннан, телевидениегә өр-яңа камералар алып кайттым һәм шунда тауар артыннан баргач кына иртәгәдән эшкә чыкмаячагымны белдем. Менә шундый сәер хәл. Алдан әйтеп тә тормыйлар. Баланс комиссиясеннән дә җитди бәйләнүләр булмагач, алай булыр дип уйламаган да идем. Кырын карау булгандыр инде күрәсең.

— Сәгыйть әфәнде, сез журналистикада ничә ел эшләдегез?

— Яшьтән журналистикада. Гади хәбәрчедән башлап, баш мөхәрриргә кадәр үскән кеше мин. Биш ел чамасы Баулы радиосын да алып бардым, 1987 елда район газетында баш мөхәррир дә булдым. Аннан китәргә туры килгәч, үземнең шәхси газетамны ачтым. Ун еллап аны алып бардым. 2018 ел башында "Татмедиа"га чакырдылар.

— Сәгыйть әфәнде, бүген "Хезмәткә дан" һәм "Слава труду" газетларының тиражы нинди?

— Тираж елдан-ел кими. Бүген бу газетларның икесенә бергә тиражы – 2200 данә. Шуның 600 данәсе – "Хезмәткә дан" газетыныкы. Баулы борын-борыннан татар җирләре булса да, 1946 елда нефть табылганнан соң безгә бик күпләп урыс белгечләре килеп төпләнгән. Бик күп урыс тамырланып калган. Ул гына түгел, урыслашу да бара бит инде, беләсез. Шушы саннарга гына карасаң да, бүген район газетының чиреге генә – татар тиражы. Кызганыч, татарлары да урысча гына укый бүген. Газет укымый торган яшь әбиләр үсеп килә.

— Тиражны ничектер арттыру мөмкинлеге бармы соң?

Бүген яңалыклар бирә торган газетның киләчәге юк

— "Татмедиа"ның бик үк дөрес булмаган стратегиясе – алар газетны яңалыкларга корганнар. Минемчә, бүген яңалыклар бирә торган газетның киләчәге юк. Аны интернеттан, телевизордан да карый халык, ә гәҗиттә чыкканчы ул искергән була. Элек газетка укучылар да яза, үзара ниндидер элемтә бар иде. Бүген журналистлар гына яза. Районда глобаль вакыйгалар бик үк булмый, шуңа район җитәкчеләре йөргән чараларны язудан бик ерак китү авыр. Аны әлбәттә уңай яктан язарга тырышабыз, тәнкыйть рөхсәт ителми инде. Тәнкыйте булса, бәлки язылучылары да булыр иде аның.

— Сәгыйть әфәнде, яңалык белән генә чыккан газетка тираж җыеп булмый, укучыларга да хатлар яздырырга кирәк, дисез. "Татмедиа" тиражны ничек җыярга куша иде соң? Ниндидер күрсәтмәләр, стратегия бармы?

— Шушы ике ел дәвамында, газетның нинди булырга тиешлеге турында "Татмедиа"дан бернинди семинар, уку чаралары, остаханәләр уздырылуын күрмәдем. Һәр баш мөхәррир үзе белгәнчә эшләргә тырыша. "Татмедиа" беренче чиратта рекламга игътибар бирә. Газетта реклам күп булырга, редакция акча эшләргә тиеш. Ну, акчага корылган газет. Аларны да аңлап була, акча да кирәк инде. Хөкүмәт минималь хезмәт хакын түли ул, ләкин дәүләттән килгән субсидияләр аңа да җитми. Без минималь хезмәт хакларын, гонорар һәм премияләрне рекламнан кергән акча белән тутыра идек. Тиражы кимегән газетка реклам бирергә атлыгып торучы да юк. Рекламны газетка бирдерү көннән-көн кыенлаша.

— Хезмәт хакларын реклама хисабына тутыра идек, дисез. Бүген район редакциясендә журналистлар күпме алып эшли?

— Һәр районда хезмәт хаклары аерыла. Уртача 15 мең сум дисәм генә...

— Журналистлар берлегенең соңгы утырышында журналистлар хезмәт хакы аз дип зарланган иде. Фәрит Мөхәммәтшинга да мөрәҗәгатьләр булды. Ике ел эчендә журналистның хезмәт хакы арттымы?

— Бераз артты дияргә була инде. Элек оклад өлеше 9 мең 500 сум иде, хәзер 12 мең сум булды. Менә октябрь-декабрь айларына субсидия арта төште. Гонорарлар, премияләр белән күбрәк була инде...

— Сәгыйть әфәнде, республика күләмендә карасак, районнарда журналистиканы ничектер үстереп буламы?

— Татмедиа системында ничек үстерәсең... Аның үз кысалары бар бит. Язарга теләгән кешегә темалар бирелә – язасың. Монда ничек үстереп була?

— Темаларны баш мөхәррир бирәме? Әллә ул өстән биреләме?

— Мөхәррир дә бирә, өстән дә бирелә. Заказлар була инде... Мин аны аңлыйм: акчаны кем түли – шуның җырын җырлыйсың. Без аның акчасына үзебез теләгәнне язып утыра алмыйбыз бит инде. Америкада матбугат чаралары Трампка каршы да язалар, чөнки хуҗалары Трамп түгел, ә башкалар.

— Сәгыйть әфәнде, сез инде "Татмедиа"да кайнаган кеше буларак, аннан киткәндә, җитәкчеләргә әйтерлек киңәшләрегез юкмы? Республикада журналистиканы үстерү өчен алар нишләргә тиеш?

Бер елга контракт төзү системы – журналистларны мораль яктан үтерә торган әйбер

— Иң беренче чиратта, бер елга контракт төзү системы – журналистларны мораль яктан үтерә торган әйбер. Кеше хокукларын бозу дип саныйм мин моны һәм ул бетәргә тиеш. Моны мин генә түгел, күп мөхәррирләрнең зур мөнбәрләрдән дә әйткәне булды. Фәрит Мөхәммәтшин, болай булырга тиеш түгел, дигәч, аның каршында "Татмедиа" җитәкчесенең вәгъдә дә биргәне булды. Әмма берни үзгәрмәде. "Татмедиа"ның менә шундый кол системы ясавы беркемгә дә ошамый. Бу бик җиңел итеп куркытып, калтыратып тоту өчен генә эшләнгән әйбер. Монда нинди журналистның иреге булсын да, нинди ирекле фикерләү булсын?! Мин баш мөхәррир, җитәкче буларак, кимендә өч елга да стратегик план кора алмагач, нинди эш стимулы була алсын. Бер елдан эшкә чыкмаячагымны белә торып нинди план корыйм? Киткәч кайда эшләреңне уйлыйсың, запас эш урыннары әзерләп торасың. Бәлки, шәхси һәм дуслык мөнәсәбәтләре булган кешеләр ышанычлы һәм нык итеп утырадыр, әмма яңа гына килгән кеше икәнсең, юк. Минем контракт башта өч айга булды, аннары ярты елга ясалды. Аннары гына бер елга булды. Менә шундый систем.

— Киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнергә уйлыйсыз?

— Мин бит шигырьләр, проза әсәрләре язам. Пьеса язарга хыялланам. Иҗат эше белән профессиональ шөгыльләнергә телим, чөнки моңарчы гел җитәкчелектә кайнап, андый эшкә вакыт тимәде. Бәлки, эштән китүем баш-аягым белән иҗатка чумар өчен кирәк тә булгандыр.

фикерләр (22)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG