Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов суверенитет һәм референдумны искә алды


Рөстәм Миңнеханов

ТАССРның 100 еллыгы бәйрәм итә башлауга фатиха бирелде.

19 декабрьдә Казан Экспо күргәзмә үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итә башлауга багышланган тантана узды. Республика җитәкчелеге, хөкүмәт әгъзалары, милли зыялылар Илһам Шакиров исемендәге концертлар залына җыелды. Төп чыгышны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ясады.

"ТАССР социаль-икътисадый үсеш, рухи-мәдәни тормыш үзгәрде, Габдулла Тукай ярдәмендә милли әдәбият киң таралыш алды, матбугат, театр сәнгате үсеш алды.

Яңа республика төзелеше катлаулы булды. Милли зыялыларның эмиграциясе, 1921-1922 елларда ачлык 600 мең кешенең гомерен алды. Коллективлаштыру төрле матди югалтулар белән барды. Сәяси репрессияләр 150 мең кешегә кагылды.

Мәдәният, мәгариф, татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә зур үзгәрешләр булды. Милли әдәбиятның чәчәк атуы, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Шәриф Камал, Муса Җәлил, Мирхәйдәр Фәйзи, Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин, Галиәскар Камал, Кави Нәҗми исемнәре белән бәйләнгән. Милли кадрлар белән идарә итү аппаратын ныгыту, татар телен тарату кампаниясе уңай роль уйнады. Совет автономиясе татарларга алдынгы милләткә әверелү өчен зур шартлар тудырды.

1990 елның 30 августында бер тавыштан суверенитет декларациясен кабул итү, аннан 1992 елда республика статусы буенча референдумда халыкның теләктәшлек белдерүе мөһим сәяси карар булды", диде Рөстәм Миңнеханов.

Бәйрәм уңаеннан "ТАССРның 100 еллыгы" медале булдырылды. Аның
Беренче иясе беренче иясе Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев. Татарстан дәүләтчелек үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелде. Ул соңрак журналистлар янына чыкты.

"СССР күпмилләтле булганга түгел, ә үзәкләштерелгән булганга таркалды. Әгәр без Русия Федерациясе ныгысын, күпмилләтле федерация булсын дибез икән, ул мәдәни традицияләрне, телләрне саклау белән шөгыльләнергә тиеш. ТАССРның 100 еллыгын каршылаганда бу проблем кискен тора", диде Шәймиев.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG