Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция хезмәткәрләренә балаларны вакытлыча гаиләдән алу хокукы бирүне сорыйлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия эчке эшләр министрлыгы Гаилә кодексына балага куркыныч янаган очракта аны гаиләдән алырга рөхсәт бирүче үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. 

Бала гаиләсендә куркыныч хәлдә калганда аны ул урыннан алып чыгу, тормышына куркыныч янамаган җиргә урнаштыру таләп ителүче очраклар була. Хәзер мондый хокук опека оешмаларына гына бирелгән, дип сөйләгән министрлыкның идарә башлыгы Станислав Колесник.

Бала гаиләдән алынгач аның ата-аналарын хокукларыннан мәхрүм итү турында шикаять мәхкәмәгә җибәрелә. Полиция хезмәткәрләренең баланы вакытлыча гаиләсеннән алып торуы ата-анасын хокукларыннан мәхрүм итүгә китермәскә тиеш, дип саный инициатива авторлары.

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле әйткәнчә, опека хезмәтләре балага эш вакытында гына ярдәм итә ала, ә калган вакытта балаларга ниндидер куркыныч янавы турында хәбәрләр килгәндә полиция җавап бирә.
Колесник китергән саннар күрсәткәнчә, дүрт ел эчендә Русиядә балаларга карата әти-әниләр кылган җинаятьләр саны, шул исәптән үтерү һәм азаплау очраклары 92 процентка арткан.

Кеше хокуклары Шурасы экспертлары баланы гаиләсеннән алу иң соңгы чиктәге чара булырга тиеш дип белдерә. Аны ата-анасыннан куркыныч янаган очракта һәм ул куркынычны бетереп булмаганда гына гаиләдән алырга ярый дип саныйлар. Шулай ук алар балаларны түгел, ата-аналарны гаиләдән чыгарырга кирәк ди. Баланы гаиләсеннән алган очракта да аны балалар йортына түгел, ә башка туганнарына яки вакытлыча тәрбиягә алучы гаиләгә бирергә кирәк диләр.

XS
SM
MD
LG