Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә SSJ 100 очкычы моторы кабынмау сәбәпле кузгала алмаган


A Sukhoi Superjet 100
A Sukhoi Superjet 100

"Аэрофлот" һава ширкәтенең Sukhoi Superjet 100 очкычы, моторы кабынмау сәбәпле, Чиләбедән Мәскәүгә очып китә алмаган. 

SSJ100 Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать алты тулганда Чиләбе һава аланыннан очарга тиеш була. "Пилотлар очкыч моторын ике тапкыр кабызып карадылар. Хәзер һава ширкәтенең техниклары килүен көтәбез" дигәннәр һава аланының матбугат хезмәтендә.

Очкычта 79 юлчы була. Аларның бер өлеше Мәскәүгә кичке рейс белән очачак, калганнарын көн дәвамында башка рейслар белән җибәрәчәкләр.

5 майда “Аэрофлот”ның SSJ100 очкычы Шереметьево һава аланында каза күрде. Очу юлына бәрелү сәбәпле, янгын чыкты, нәтиҗәдә 41 кеше үлде.

Sukhoi Superjet 100 очкычы белән бәйле хилафлыклар еш булып тора. Белгечләр очкычның сыйфаты тиешле дәрәҗәдә түгел дигән фикер әйтә.

XS
SM
MD
LG