Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азнакайда Сталинның 140 еллыгы уңаеннан хәтер чарасы узды


Иосиф Сталин, коллаж
Иосиф Сталин, коллаж

"Илдәге тәртипсезлекләрдән халык туйды. Шушы кешедән үрнәк алырга кирәк дип күрсәтергә телибез", дигән оештыручылар.

Азнакайның үзәк мәйданында, Ленин һәйкәле янында Сталинның 140 еллыгы уңаеннан "хәтер вахтасы" узган. Бу хакта Азнакайдагы КПРФ шәһәр комитетының беренче секретаре, шәһәр шурасы депутаты Хәким Гыйләҗевка сылтанып Татар-информ яза.

"Халыкка юбилей икәнен аңлату максатыннан оештырылды. Илдәге тәртипсезлекләрдән халык туйды. Шушы кешедән үрнәк алырга кирәк дип күрсәтергә телибез. Сталин сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызды, илнең нигезен Ленин, Сталин салды. Ә аларны көне-төне хурлыйлар, әйтерсең үзләренең артык җире бар", дигән Хәким Гыйләҗев.

Чара узган ялларда булган. Коммунистлар Азанкайдагы Ленин һәйкәле төбенә Сталинның портретын урнаштырган, чәчәкләр салган һәм "хәтер вахтасы" башланган. Вахтада фирка әгъзалары басып торган.

"Беркем дә 100 процент идеаль була алмый. Аларның да кимчелекләре бар. Әмма әле Ленин, Сталин дәрәҗәсенә җиткереп җитәкчелек иткән бер генә җитәкче дә юк", дигән Хәким Гыйләҗев.

Хәким Гыйләҗев репрессияләр чорында нахакка репрессияләнгән кешеләр барлыгын таный, ләкин "Сталинның андый кимчелекләрен гафу итәргә кирәк" дип саный. "Сталин турыдан-туры үз кулы белән эшләгән эш түгел. Урыннарда булган кешеләр җибәргән хаталар бу, Сталин барысын да күреп бетерә алмаган. Аның җитешсезлеге бу. Аның кимчелегенә караганда уңай яклары искиткеч зур", дигән чараны оештыручы.

Быел ноябрьдә Чаллыда "Русия коммунистлары" митингында "Җир шарында тынычлык урнаштырганнары, халыкларга лаеклы тормыш булдырганнары" өчен дип, Ленин белән Сталинга һәйкәл кую тәкъдим ителгән иде.

Быел Новосибирскида, Киров өлкәсендә Сталин бюстлары ачылды.

XS
SM
MD
LG