Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов чүп яндыру заводы хакында: "Төзелеш турында карар кабул итмәдек әле"


Чүп яндыру корылмасына каршы пикет, Казан
Чүп яндыру корылмасына каршы пикет, Казан

Миңнеханов Казан янында төзеләчәк дип планлаштырылган чүп яндыру корылмасы өчен әле халыкара экспертиза нәтиҗәләре юк, шуңа күрә әле төзелеш башланмый диде. Бәяләмә килгәч, ул активистлар белән очрашырга сүз бирде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан янында Осиново бистәсендә чүп яныдру корылмасын төзү турында карар халыкара экспертиза бәяләмәсе булмый торып кабул ителмәячәк диде. Аннан соң Миңнеханов корылма төзүгә каршы чыгучылар белән очрашырга вәгъдә бирде. Бу хакта ул Татарстан хөкүмәте йортында ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

"Без бит әлегә төзелеш турында карар кабул итмәдек. Халыкара экспертиза булганнан соң, әлбәттә, очрашам", дип китерә Татарстан президенты сүзләрен медиа.

Миңнеханов "чүп яндыру заводы" дип атамый, бу "чүпне термик эшкәртү, үтильләштерү" ди. Аның сүзләренчә, барлык экологик нормалар үтәлсә, корылма бернинди дә зыян китермәячәк.

"Кирәкми дип әйтүче 500 кеше бар, ә 1,2 миллионы нәрсә уйлый? Алардан сорамадылар бит. Без аларга экологик фон үзгәрмәячәк дип гарантиялибез", диде президент.

"Гомумән, без бу корылма белән уңдык. Мәскәү өлкәсе белән бергә бу проектка эләгә алдык. Проект 24-28 млрд сум тора. Әйдәгез, моңардан файдаланыйк, бу бары тик файдага гына булачак", диде Рөстәм Миңнеханов.

16 декабрдә чүп заводына каршы активистларның чатыр лагере көч белән таратылганнан соң алар Татарстан президентының халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенә хат язып, республика җитәкчелеге белән очрашу үткәрүне сораган иде. Миңнеханов үзе очрашмады, активистлар белән очрашу республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашында узды.

Казан янындагы чатыр лагерен куып тарату өчен Миңнехановның вазифасыннан китүен таләп итеп социолог, "Югары икътисад мәктәбе" яшьләр тикшеренү үзәгенең фәнни хезмәткәре Искәндәр Ясәвиев петиция урнаштырды.

XS
SM
MD
LG