Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ: "Казанны яклаучыларга һәйкәл өчен урын бирелмәсә, аны Польшада кую турында сөйләшәчәкбез"


Казанны яклаучылар истәлегенә һәйкәл үрнәкләренең берсе
Казанны яклаучылар истәлегенә һәйкәл үрнәкләренең берсе

Декабрьдә Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮ вәкиленең һәйкәл кую турындагы шикаятен кәнәгатьләндермәгәннән соң, активистлар Казанны яклаучылар исемен мәңгеләштерүне үз өстенә алырга җыена.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) 1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл кую өчен акча җыю хакында игълан итәргә җыена. Мондый юлны сайларга ТИҮ активистларын 16 декабрьдәге мәхкәмә карары этәргән. Вахитов район мәхкәмәсе ТИҮ вәкиле Мөдәрис Галимҗановның Татарстан хөкүмәтенә карата Казанны яклаучыларга һәйкәл кую турындагы таләбен кәнәгатьләндермәде. ТИҮ вәкилләре мәхкәмәнең бу карарын "сәяси" дип атады.

"Татарлар түзем һәм чиктән тыш толерант халык булса да, бу әле татарларның милли хисләренә, халыкның тарихи хәтеренә игътибар итмәскә ярый дигән сүз түгел", диелгән ТИҮ белдерүендә.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка һәйкәл өчен акча җыю эшләре яңа елдан соң ук башланачак дип сөйләде. Аның сүзләренә, акчаны нинди юл белән җыячаклары әле төгәл сөйләшенмәгән.

"Идея әле яңа. Аңлашылды бит инде, Татарстан дәүләте бу эшне эшләргә теләми, бүтән юллар эзләргә кирәк. Фонд ачу турында уйларбыз. Краудфандинг турында да ишеткәнебез бар, ләкин без аның җаен белеп бетермибез, барыбыз да өлкән яшьтәге кешеләр. Яшьрәк, аңлаганрак кеше булса, ул ысулны да карап булыр иде.
Һәйкәл турында карар 1999 елда ук Миңтимер Шәймиев кул куйган иде, ул аны Камил Исхаковка (Казанның ул вакыттагы мэры - ред.) йөкләде, Исхаков карар чыгарып, җаваплы кешеләрне дә билгеләгән иде. Ләкин барысы да кәгазьдә генә калды, безне санга сукмыйлар", дип сөйләде Зәкиев.

Аның фикеренчә, берничә миллион сум акча җыярга кирәк булачак.
"Һәйкәлгә акча күп кирәк булыр дип уйлыйбыз. Әле элек Татарстан хөкүмәте безгә "Испаниядә ал төстәге гранит шар ясаттык" дип җавап биргән иде бит, шул вакыттагы бәяләр белән дә ул алты миллион сум тора дигәннәр иде. Без бу һәйкәлне мемориал кебек итеп күрәбез. Һәйкәл проекты әзер дип булмый, яңабаштан бәйге игълан итеп, яңа проект ясатасы була. Ләкин иң беренче чиратта акча кирәк. Без бу эшне яңа елдан соң башлап җибәрергә уйлыйбыз", диде ул.

Татарстан хөкүмәте һәйкәл куярга урын бирмәсә, ТИҮ Польша президентына мөрәҗәгать итәргә ниятли.

"Польшаның Гданьски шәһәрендә татар яугиренә һәйкәл куелды. Әгәр монда, Казанда һәйкәлгә урын бирмәсәләр, Польша президентына язып, анда кую турында сөйләшәчәкбез. Казанда булса, ул бары үзәктә, Кирмән янында булырга тиеш. Аның урыны бар, химаяче Әсхәт Галимҗановка куелган һәйкәлдән өстәрәк, Кирмән дивары янында", диде Фәрит Зәкиев.

Министрлар кабинетының карары нигезендә Казанны яклап һәлак булган татар сугышчыларына һәйкәл инде 2002 елда ук ачылырга тиеш иде. Әлеге карарны үтәтү өчен татар милли хәрәкәте вәкилләре һәйкәлне булдыру турында карар чыгарган республика хөкүмәтен һәм бу вазифа йөкләнелгән Казан шәһәре башкарма комитетын мәхкәмәгә дә биреп карады. Ләкин активистларның мөрәҗәгатьләре канәгатьләндерелмәде.

Быел җәй Казан Кирмәне янындагы Меңьеллык мәйданында 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә куелган таш та юкка чыкты.

XS
SM
MD
LG