Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укучылар катнашында полиция күнегүләреннән соң Тукай районы эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифасыннан алынган


Тикшерү нәтиҗәсендә полициянең өч хезмәткәре вазифасыннан алынган, тагын биш хезмәткәргә шелтә белдерелгән. 

Татарстанда укучылар катнашында полиция күнегүләреннән соң оештырылган эчке тикшерү нәтиҗәсендә эчке эшләр министрлыгының Тукай районы башлыгы Марат Ваһапов вазифасыннан алынган. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, идарәнең тагын ике хезмәткәре: эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча өлкән оператив хезмәткәре Рөстәм Латыйпов һәм вакытлыча идарә башлыгының урынбасары вазифасын башкарган Илназ Байдуганов вазифаларыннан алынган.

Полициянең тагын биш хезмәткәренә шелтә белдерелгән.

Моңа кадәр Тукай районында укучылар катнашында полициянең килештерелмәгән митингларны тарату күнегүләре өчен шелтә шулай ук Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринга да белдерелгән. Ул чакта Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев күнегүләрне оештыручылар эшләреннән азат ителәчәк дигән иде.

Узган атна Татарстанның Тукай районындагы Новотроицки авылы мәктәп укучылары катнашында полиция күнегүләре уздырылган иде. Эчке эшләр министрлыгы бу күнегү уздырылуын раслады.

Өйрәнүләрдә катнашкан укучыларның берсе МБХ медиага кайбер яшүсмерләрнең "зур булмаган тән җәрәхәтләре" алуларын сөйләгән. Моны соңрак Татарстан мәгариф министры Рәфис Борһанов кире какты.

Бу вакыйгалардан соң Тукай районының мәгариф идарәсе җитәкчесе үз теләге белән эшеннән киткән.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG