Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр икенче ел рәттән пенсия реформасын "ел вакыйгасы" дип таный


Пенсия реформасына каршы митинг
Пенсия реформасына каршы митинг

Русия халкы дәүләтнең пенсия яшен күтәрүен оныта алмый. Узган елдагы кебек үк, пенсия реформасы башлануны алар 2019 елның иң мөһим вакыйгасы дип атаган. 

Русияләрнең 44 проценты пенсия реформасын елның иң әһәмиятле вакыйгасы дип саный. "Левада" халык фикерен сорашу үзәге уздырган тикшеренүләр шуны күрсәткән. Узган 2018 елда да бу фикерне белдергән кешеләр саны шул ук дәрәҗәдә диярлек – 46 процент булган.
Иң әһәмиятле вакыйгалар өчлегенә Себердә урман янгыннары (38%) һәм Иркутскида су басу (30%) кергән.

Икенче ел рәттән русияләр Кырымда төзелгән объектлар белән бәйле вакыйгаларны мөһим дип атый. 2019 елда респондентларның өчтән бере диярлек ярымутрауга күпер аша тимер юл салынуын мөһим дип әйткән. 2018 елда Кырым күперенең ачылуы шулай ук иң әһәмиятле вакыйгалар арасында булган.

2019 елның мөһим вакыйгалары унлыгында Русиянең Сүриядәге сугышта катнашуы, Русиянең халыкара ярышлардан читләштерелүе, Баренц диңгезендә 14 диңгезченең атом су асты көймәсендә янып үлүе, Жуковски янында очкычның кукуруз басуына уңышлы төшеп утыруы, йортларда көнкүреш газ шартлаулары да кергән. Унынчы урында – коррупциягә каршы тикшерүләр – аларны сораштыруда катнашкан кешеләрнең 17 проценты мөһим дип саный.

"Ел кешесе" исемлегендә беренче урында Русия президенты Владимир Путин (31%), аннары Украина президенты Владимир Зеленский (7%) һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров аталган (6%). Респондентларның ике проценты ел кешесе дип Алексей Навальныйны күрсәткән.

Азатлык та узып баручы елга йомгак ясый. Сайтта татар-башкорт дөньясында "Ел кешесе" сайлау бара.

XS
SM
MD
LG