Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков: Магнитогорскида шартлаулар теракт булмаган


Магнитогорскида шартлау булган йорт җимерекләре
Магнитогорскида шартлау булган йорт җимерекләре

Узган елда Магнитогорскида күпкатлы торак йортта булган шартлауны террорчылык акты дип атау дөреслеккә туры килми дип белдерде Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков.

"Эксперт мәгълүматы моны имеш-мимеш булып кына калуын һәм дөреслеккә туры килмәвен дәлилли. Бу фаҗиганың сәбәбе газ шартлавы булды" дигән Дмитрий Песков.

27 декабрдә Baza Telegram каналы Магнитогорскида шартлау сәбәпләрен тикшерү нәтиҗәләре күрсәтелгән видео чыгачак дип хәбәр итте. Авторлар шартлаган өйдәге фатирлар хуҗаларын табуларын, газ хезмәте вәкилләре белән сөйләшүләрен һәм "шик калдыра алмаслык" документлар табуларын әйтә. "Бу теракт булган" диелгән каналның хәбәрендә.

2018 елның 31 декабрендә Магнитогорски шәһәре торак йортларының берсендә шартлау нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак булды. 1 гыйнвар төнендә Магнитогорски үзәгендә миниавтобус шартлады. ФСБ табигый газ шартлаудан тыш башка версияләр каралмый дип белдерде. Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме Магнитогорскида йорт һәм микроавтобус шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алуы турында да хәбәрләр булды.

XS
SM
MD
LG