Accessibility links

Казакъстанда Кытайдан качкан этник казакълар эше мәхкәмәдә карала башлады


Морагәр Алимулы (сулда)) һәм Кастәр Мусаханулы
Морагәр Алимулы (сулда)) һәм Кастәр Мусаханулы

Синҗан кешеләре дәүләт чиген канунсыз чыгуда гаепләнә. Гаепләре танылган очракта аларга бер елга кадәр төрмә һәм Кытайга кире кайтарып җибәрү яный.

Казакъстанның көнчыгышында урнашкан Зәйсан шәһәре мәхкәмәсендә Кытайның Синҗан автоном төбәгеннән качып килгән ике казакъ кешесенең эшен карау башланды дип хәбәр итә Азаттык радиосы.

Морагәр Алимулы һәм Кастәр Мусаханулы дәүләт чиге аша канун бозып чыгуда гаепләнә. Гаепләре танылган очракта аларга бер елга кадәр төрмә һәм Кытайга кире кайтарып җибәрү яный. Гаепләнүчеләр әйтүенчә, Кытайда аларның тормышы куркыныч астында. Алар Казакъстанга килеп, үзләренә сыену бирүне, ә Кытайда калган гаиләләрен эзәрлекләүләрдән яклауны сорадылар.

Казакъстанда активистлар Синҗаннан качкан егетләрне Кытайга тапшырмаска чакыра дип яза Азаттык. Моннан тыш, Amnesty International халыкара оешмасы да Казакъстан хакимиятенә шундый ук чакырулар белән мөрәҗәгать итте.

Казанга Дөнья татар конгрессы програмы кысаларында укырга дип килгән бертуганнар Шәһризат һәм Шәһдияр Шәүкәтләргә дә Кытайга депортация яный. Татарстан Югары мәхкәмәсе егетләргә вакытлыча сыену бирмәүне кануни дип таныды. Алар "Кытайга кайтсак, шундук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә.

  • Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.
  • •Хокук яклаучылар Кытайда мөселманнар тотылучы 182 "тәрбия үзәге", төрмә дип фаразланган 209 бина һәм 74 хезмәт лагере ачыклануы турында хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG