Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы 10 елның төп вакыйгалары нинди? 2030 елда Татарстан нинди булыр?


Шартнамәне югалттык, тел ихтыярига калды, Кырым аннексиясе, мөфти шартлату уены, "Дальний" вакыйгалары, "Татар иле" сайты, "Үзгәреш җиле", Париж Сабантуе кебек "мәгънәсез эшләр"... 2020 елга да аяк бастык. Яңа дистәгә керәбез. Шул уңайдан "Узган дистә елда төп вакыйгалар нинди булды? 2030 елда Татарстанны күз алдына ничек китерәсез?" дигән сорау белән берничә шәхескә мөрәҗәгать иттек.

Соңгы 10 елның төп вакыйгалары нинди? 2030 елда Татарстан нинди булыр?
please wait

No media source currently available

0:00 0:12:17 0:00

Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы:

— Узып барган ун еллык Татарстанның сәяси яктан позицияләрен югалту белән бәйле. Аның соңгы штрихы тел мәсьәләсендә татарларга һәм башка милләтләргә һөҗүм ясалу булды. Шуңа күрә әкренләп ун ел эчендә артка таба тәгәрәдек дисәк дөрес булыр. Без килешүне дә (федераль үзәк белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартанмә – ред.) югалттык, Татарстанның сәяси статусын да.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Алдагы ун еллыкта, билгеле, төрле вакыйгалар булырга мөмкин. Русия эчендә иң әһәмиятлесе — хакимият транзиты, күчеше булачак. Әгәр дә шул күчеш берәр үзгәрешкә китерсә, Татарстанның үз позицияләрен саклап калуда өмет бар. Ә инде транзит вакытында иске сәяси даирәләр хакимияттә калса, безнең киләчәк бик өметле түгел.

Беренче чиратта киләчәк татарларның үзләренең көрәшү мөмкинлегенә бәйле. Милләтебез нык торып, аяк терәп, позицияләрен сакларга тырышса, ул вакытта республиканы саклап калып, аны алга җибәрә алабыз. Ә мәдәни яктан югалтулар булачак.

Илнар Гарифуллин, тарихчы, политолог:

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

— Мин инде Татарстанны гына түгел, татар дөньясын алып карар идем. 2010 елда Башкортстан президенты алмашынуын, Мортаза Рәхимов урынына Рөстәм Хәмитов килүен әйтеп үтәм. Чөнки моннан соң Башкортстанда бик зур үзгәрешләр булды һәм ул татар-башкорт мәсьләсендә зур йогынты ясады.

Икенче төп вакыйга – Кырымның Русиягә керүе. Чөнки моннан соң кырмытатарлар, безгә бик якын халык, шулай ук Русия эченә кереп, аның кауннары, кагыйдәләр белән яши башлады. 2017 елны Русия думасы кабул иткән канун нигезендә туган телләр укыту ихтыярига калуын әйтергә кирәк. Милли республикаларны, милли автономияләрне бетерү сәясәтенең зур адымы булды бу.

2030 еллга таба милли республикаларның шулай ук хокукларын кысарлар, ләкин алар гомумән бетмәс, чөнки сәяси вазгыять үзгәреп тора. Алдагы ике-өч ел эчендә тагын югалтулар булса да, 2030 елда милли республикалар яшәр. 2030 елга Татарстан кечкенә генә, чикле генә республика булып калмас, ә гомумән татар дөньясы белән бер ассоцияциягә кереп, татарларны үз канаты астына алыр дип хыялланам. Мондый хыял булмаса, татар милләтенең дә киләчәге юк".

Искәндәр Сираҗи, "Сираҗи сүзе" һәм "Татполит" басмалары мөхәррире:

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

— Узган ун еллыкта тетрәндергән берничә әйбер генә булды. Берсе – мөфти шартлату "уены". Моның белән Татарстанга, аның имиджына зур зыян килде дип саныйм. Бу уен республикага бик күп елларга кара тап булып төште.

Аннан соң "Дальний" полиция бүлегендә хокуксызлык та кара тап булды. Һәм ул әле тиз генә юылыр дип уйламыйм. Иң кызыгы шунда, безнең полициянең төзәлергә теләге дә юк. Шәхсән мине һәм Татполитның баш мөхәррире Руслан Айсинны эчке эшләр министрлыгы аларның кайбер эшләрен фаш иткәнгә һәм итәргә маташканга мәхкәмәгә бирде.

Тагын бер тетрәндергән әйбер – урыс булмаган халыкларның теленнән, мәгарифеннән яздыру. Киләчәк буын бу эшләр өчен безне әле йөз елдан соң да каргар дип уйлыйм.

Киләсе ун еллык мәсьәләсендә, өметсез шайтан гына була ди. Без әле яшибез, телебез, динебез бар, гореф-гадәтләребез яши. Әгәр дә без үзебезне үзебез сакласак, аларны бернинди "Яровая кануннары" белән дә, башка кануннар белән үтереп булмый. Бу ун еллыкта безнең милли үзаңыбыз күбрәк үсәр һәм без бернигә дә карамастан, татар булып калырбыз, тагын да көчлерәк, тагын да миллирәк буын үстерә башларбыз дип өметләнәм. Әмма Мәскәү Кремле ягына карыйм да, әзрәк өметсезлеккә дә бирелеп куям. Монысы инде үзебездән тора.

Зөлфәт Зиннуров, автор-башкаручы, тапшырулар алып баручы:

Зөлфәт Зиннуров
Зөлфәт Зиннуров

— Соңгы ун елда Казан федераль университетында журналистика факультетының факультет буларак эшләвеннән туктавы һәм татар журналистикасы дигән кафедраның бетүе, институт исемендә "татар" сүзенең алып ташлануы, "милли" дип кенә калуы тетрәндерде. "Татар" сүзенең калуы бик мөһим иде, чөнки ул бер горурлык өсти иде.

Яхшы якларга килгәндә, элмә такталарның бөтен җирдә ике телдә булуы сөендерә. Хаталылары күп, әлбәттә, ләкин алар төзәтелеп бара.

2030 елга яхшы өметләр баглыйсы килә. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда, алдынгы сафларда һәм ул киләчәктә дә алдынгы булсын. Иң зур өмет – татар теле яшәсен. Балаларыбыз аны белсен, ә иң мөһиме – аның кирәклеген белеп үсүләре кирәк.

Әбри Хәбриев, артист, тапшырулар алып баручы:

Әбри Хәбриев
Әбри Хәбриев

— Соңгы елларда истә калганы – татар теле белән бәйле хәлләр. Татар телен юкка чыгару өчен зур гына эш алып бардылар. Нәтиҗәле эш алып бардылар дип әйтергә кирәк. Мәктәпләрдә татар телен кыскарттылар. Гомумән, татар теленә карата басым көчәйде. Бу алдагы ун еллыкта татар телен үлеп баручылар рәтенә кетерергә мөмкин. Чөнки басым мондый темплар белән барса, телнең бетүен фаразларга мөмкин.

Данил Сәфәров, matbugat.ru порталы хуҗасы:

Данил Сәфәров
Данил Сәфәров

— Соңгы ун елны карасаң, иң аянычлысы – милли мәгариф темасы булгандыр. Ул бер вакыйгадан гына тормады, ул вакыйгалар сериясеннән торды. Татар телен укытуны ихтыярига калдыру, Бердәм дәүләт имтиханын татарча бирү мөмкинлеген бетерү, мәктәпләргә прокуроралар килү. Болар барысы да татар халкы өчен тетрәндергеч вакыйгалар булды дип саныйм мин. Аның әле минуслары алга таба үзен белдерәчәк дип уйлыйм. Мәсәлән, без – 1990нчы еллардагы милли күтәрелеш буыны кешеләре. Чып-чын татар гимназияләре ачылган вакыт, татар матбугаты 200 мең тираж белән чыккан вакытлар. Алга таба булырмы болар?

Икенчедән, мине тетрәндергәне һәм шаккатырганы – үзебезнең милләт өчен дип бирелгән акчаларның ниндидер юк-барга исраф итүләре. "Татар иле" дигән социаль челтәр ясадылар, "гөрләп эшләп килә", 17 миллион сум китте диделәр аңа. Ул акчаны кайтаручы да, уйлаучы да юк. Юк ул акча.

Эстрадада "Үзгреш җиле" уйлап чыгардылар. Миллионнарча акчалар түгелде, Нью-Йоркларда куймакчылар. Аннан татар теленә, татар милләтенә бернинди дә файда юк дип саныйм мин. Ул – ясалма әйбер. Яки очкычларга утырып, гаиләләр белән Франциягә барып, Сабантуй оештырып кайту. Моннан татарга файда бармы? Моны Мәскәү эшлиме? Моны татарлар үзләре эшли.

Өченчедән, бер чор китә шикелле. Олуг шәхесләребез китә. Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар китү бик зур вакыйга булды. Медиа өлкәсендә эшләгәч, кешеләрнең хис-кичерешләрен күзәтәм. Олуг татар кешесе үлгән саен, алар юксыну сизәләр. Бу чыннан да зур йогынты ясый. Алар урынына кем килә? Мәдәнияттә, сәнгатьтә, тарихта, әдәбиятта, фәндә кемнәр килә?

Татар язучылары элек стадионнар җыйган, иң дефицит тауар – китап булган. Бүгенге көндә кемнәрне карыйбыз, кемнәрне укыйбыз, кемнәргә йөз тотабыз? Блогерларгамы, лайклар санынамы, иртә белән нәрсә ашадым – шуңамы? Сәер үзгәрешләр бар дөньяда.

Киләчәктә менә шушы медианың, мәгълүмати кырның үзгәреше бик зур йогынты ясачак милләткә. Плюслары да, минуслары да шуның белән бәйле булыр дип уйлыйм мин.

Соңгы 10 елның төп вакыйгалары нинди? 2030 елда Татарстан нинди булыр? Хөрмәтле укучылар, ә сез бу сорауларга ничек җавап бирер идегез? Фикерләрегезне безнең форумда калдырыгыз.

XS
SM
MD
LG