Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Кәримов: "Милләтнең теленнән яза баруы борчый"


Марат Кәримов
Марат Кәримов

9 гыйнвар Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка 90 яшь тулды. Шул уңайдан аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

— ​Марат абый, 90 яшегезне, олуг юбилеегызны нинди кәефләр белән каршылыйсыз?

— Ил яңа елны ничек каршылый, мин дә шундый ук хисләр белән янам. Чөнки җәмгыятьтән аерым булу кыен. Җәмгыять ничек каршылый, мин дә шулай. Берәүләр, бәлки, яңа бәхетләр көтәдер. Миңа яңа бәхет көтәсе юк.

— ​Искесе дә күп.

— Әйе, иске бәхетләр дә баштан ашкан. Мин иҗат белән дөньяда эз калдырдыммы, юкмы? Минем иҗат кешеләргә кирәк булдымы? Шундый сораулар борчый. Язучы буларак милләтнең теленнән яза баруы борчый. Чөнки туган тел куркыныч астында. Телне, гореф-гадәтләрне гомер буе авыллар саклады. Шәһәрләргә күчү белән кеше телен дә авылда калдыра. Монда күрше дә бер-берсен белми, монда ишекләр әллә ничә йозаккка бикләнгән. Күңел йозаклары да бикле.

— ​Шәһәр мохитендә милләтне саклап калып булмый дип уйлыйсызмы?

Милләтнең киләчәге авылларга бәйле, шуңа оптимистлык югала бара

— Минем шундый шигем бар. Әгәр без киләчәктә телне шәһәр шартларында да яшәтү турында ил дәрәҗәсендә уйласак, нидер эшләп булыр иде. Бик зур үзгәрешләр кирәк. Шунда гына милләт кала һәм аның әдәбияты да яши дигән сүз. Узган ел Ижауда телгә каршы алып барылган сәясәткә протест белдереп Альберт Разин үзен яндырган иде. Без исә үзебезне эчтән яндырабыз. Нәкъ Гаяз Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз" әсәрендәге кебек. Милләтнең киләчәге авылларга бәйле, шуңа оптимистлык югала бара.

— ​Ә бит язучы бу шартларда кул кушырып утырырга тиеш түгелдер? Иҗатыннан канәгать булып ятмый, киләчәктә үзен укырлык милләт калсын өчен нидер эшләргә дә тиештер?

— Язучы — иң башта көрәшче булырга тиеш. Ул оратор да, дипломат та, җәмгыять фикерен җиткерүче дә. Ләкин безнең күпчелек язучылар дүрт дивар белән уратып алынган бәләкәй генә үз дөньясында яшәүне хуп күрә. Шуңа аларның тематикасы да сай. Николай Некрасов: "Шагыйрь булмасаң да, гражданин булырга бурычлы", дип әйткән бит. Мин бу очракта үзеңнең кече ватаныңа, милләтеңә мәхәббәт, ягъни милләтпәрвәрлек, ватанпәрвәрлек турында әйтәм. Мәхәббәт турында язалар, ә күп язучыларның милләтпәрвәрлек, кешелек тойгылары бик тар. Язучылар үзләре дә сан ягыннан күбәеп китте. Без язучылар берлегенә көтү-көтү әгъзалар алабыз. Шулай берчак Стәрлетамакка барган идек. Анда җирле язучыларның портретларын элеп куйганнар. Язучылар берлегенең Стәрлетамак бүлекчәсе рәисе Кәбир Акбашев: "Менә безнең күпме язучылар берлеге әгъзасы бар", дип күрсәтә. Мин аннан: "Аларның ничәсе язучы?" дип сораган идем. Әгъза булу белән генә язучы булдым дигән сүз түгел.

— ​Хакимият сатира-юморны кабул итәме?

— Сатира һәм тәнкыйть җәмгыятьне алга этәрә дисәләр дә, совет чорында аңа формаль карадылар. Элек тәнкыйть тышкы дошманнарга төбәлгән иде. Бер хәл истә калган. Мине "Һәнәк"тә баш мөхәррир булып эшләгәндә өлкә комитетының идеология бүлегенә чакырып алдылар да: "Нигә җитәкчеләргә каршы фельетоннар язасыз?" диделәр. "Ярамыймыни?" димен. "Син халыкны җитәкчеләргә каршы куясың", диләр. "Ә кемне тәнкыйтьләргә?" дип сорыйм. "Төнге каравылчыларны тәнкыйтьлә", диләр. Шул ук әйбер бүген дә дәвам итә. Элек хакимияттәге берәр кешене тәнкыйтьләсәң, ниндидер чара күрәләр иде.

— ​Бүген дә чара күрәләр. Язган кешегә карата.

— Әйе, бүген чара күрүне автордан башлыйлар.

Халык куркып яши. Ул куян куркаклыгы түгел, үзенең тормышын сакларга тырышудан туган куркаклык

Байлар һәм ярлылар арасында аерма зурая бара. Элек шундый аерма барлыкка килү сәбәпле, халык күтәрелеп чыккан. Әле байлар һәм ярлылар арасындагы аерма элеккедән дә күпкә үсә бара. Хөкүмәт җитәкчеләре акыллы булса, халыкның зарын ишетер һәм тиешле чараларын да күрер иде. Җир асты байлыклары да, җир өсте байлыклары да халыкныкы дидек. Ә халыкка тегесе дә, монысы да юк. Шул хәлләр мине бик борчый. Халык куркып яши. Ул куян куркаклыгы түгел, үзенең тормышын сакларга тырышудан туган куркаклык. Элек әдәбиятта цензура бар иде, хәзер ул цензура һәркемнең үзендә утыра. Шуңа әдәбиятта артык иркенлек юк. Кануннар чыгып кына тора. Менә мәче асраучыларга салым салынуы ихтимал дигән фикерләр ишетелә башлады.

— ​Сезнең дә мәче бармы?

— Юк, күршеләрнеке бар. Мин күршеләр өчен, халык өчен борчылам.

— ​Хакимият белән каршылыклар булгаладымы?

— Мин бик баш биреп бармадым, шуңа башка да сугып тордылар. Шулай, иртәгә сайлау дигән бер көнне Чишмә районындагы бер түрәне тәнкыйтьләгән язмабыз чыгып килә иде. Ул вакытта "Һәнәк"нең тиражы 60 меңнән артык. Өлкә комитеты секретаре Таһир Ахунҗанов чакыртып алды. "Иртәгә сайлау көне, ә сез безнең кадрга фельетон басасыз", ди. "Миңа ул вакытта исемлек бирегез", дидем. "Нинди исемлек?" диләр. "Депутатлыкка чыгарылган жуликлар исемлеген бирегез", дидем. Бу сүзләрем эзсез генә үтмәде.

— ​Бүген язучылар ни өчен милләтне, телне саклау турында уйлап ниндидер адымнар ясамый?

Бер шигыре дә халык күңеленә кермәгән шагыйрьләр күбәйде

— Язучылар берлегендә зур шәхесләр юк дәрәҗәсендә. Уртача язучылар килде, графоман язучылар күбәйде. Андыйларга каршы Наҗар Нәҗми бик каты көрәшә иде. Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабайлар белән чагыштырып буламыни? Бер шигыре дә халык күңеленә кермәгән шагыйрьләр күбәйде. Ләкин чын сәләтләр барыбер бетми. Киләчәктә булыр дип уйлыйм. Мин ашын ашаган, яшен яшәгән кеше буларак зур йөкне күтәрә алмыйм.

— ​Элек татар авыллары гөрләп торган, милли мәктәпләр күп булган заманда югары уку йортларының татар бүлекләренә килүчеләрнең яртысы иҗат җене кагылган яшьләр була иде. Әдәбиятка да алар дулкын-дулкын булып килде. Бүген Башкортстанда иң яшь дигән шагыйрь һәм язучыларыбызга 35 яшь. Бу киләчәктә сәләтләр булыр диюегезгә шик уята.

— Бу бетә баруыбызның, милли мәсьәләдәге хөкүмәт сәясәтенең бер чагылышы. Без заманында бөтен фәннәрне туган телдә укыдык. Математика, физика, химия, тарих – барысы да татар телендә иде. Ә хәзер күп дигәндә атнага ике сәгать керә. Шуннан ничек итеп тел үссен? Ярым татар, ярым урыс кавеме күбәйде. Туфан Миңнуллинның бер юбилеенда Казанга барган идем. Өендә куна калдым. Иртә белән Туфанның оныклары үзара урысча сөйләшкән. Шуннан Туфан: "Кайсыгыз монда урысча сөйләшә?" дип кычкырып җибәрде һәм тиргәп ташлады. Тегеләр син башладың да, син башладың дип акландылар. Менә шулай булсак иде дә ул. Мин дә шулай булалмадым. Ә бит телне саклауны шуннан башларга кирәк. Туган телләрнең кулланыш даирәсе дә тар бит. Татар, башкорт телләре дәүләт дәрәҗәсендә кулланылмый, ул формаль гына дәүләт теле булып исәпләнә.

— ​Бүген әдәбиятка нәрсә җитми?

— Иң башта әдәбиятны укучы җитми. Ә язучыларда тормышка аек күз белән карау җитми. Алар телевидение карап телевизор башлыга әйләнгән. Агитация, пропаганда үз эшен башкара, кеше мөстәкыйль фикер йөртә алмый. Язучыларның үз карашы юк, алар Мәскәү күзлеге белән карый.

Язучыларда тормышка аек күз белән карау җитми. Алар телевидение карап телевизор башлыга әйләнгән

Дөрес, объектив тормыш чынбарлыгын бирү юк. Совет чорындагы кебек шомарту белән шөгыльләнәбез. Совет чорында фәкыйрь тормыш вакытында кешеләр ачлыктан интеккәндә "Кубань казаклары", "Алтын йолдыз кавалерлары" дигән фильмнар чыкты. Кинода тормыш матур иде. Мин 1947 елны педагогия училищесын тәмамлап беренче сыйныфларны укыта башладым. Кайбер балаларны такта янына чыгарып булмый, чөнки бик сәләмә киемдә. Оят җирләре дә күренеп кала. Шундый хәерчелектә яшәп, "Кубань казаклары" киноларын карый идек.

Без Атнабай белән шигырьләр укып республика буйлап бик күп йөрдек. Күп авылларда булдык. Бер заман бер авылда: "Мин сездә беренче тапкыр", дигән идем, "Алдама, моннан 35 ел элек Атнабай белән килгән идегез", диделәр. Туймазыда бер хатын яныма килеп: "Сез бездә 40 ел элек булып киткән идегез", диде. Шигырьләр аларның хәтерендә калган. Димәк, чын шигырьне халык онытмый, хәтеренә салып куя. Әбҗәлил районының Аскар авылында очрашу уздырган идем. Кичәдән соң бер хатын торып: "Гомер буе шигырь яратмадым, моннан соң шигырь укый башлаячакмын", диде. Шигырь кешенең йөрәгенә үтеп керергә, аның йөрәген кузгатырга, күңелен актарырга тиеш. Шунсыз халык шигырь укымаячак.

— ​Үзегездән нәрсәгә канәгать түгел? Мостай Кәрим минем бу сорвыма "Җәмәгать эшләрендә күп йөреп, вакытымны әрәм иттем. Чит ил язучылары иҗат белән генә шөгыльләнеп әллә күпме китаплар калдырды. Мин дә күбрәк яза ала идем", дигән иде.

— Аның алай әйтергә хакы бар. Мостайны учта гына йөрттеләр.

Мин редакциядә эшләгәндә әллә күпме фельетоннар яздым, авторларның язмаларын төзәттем, аларның төзәтелгән шигырьләренә җырлар язылды. Мин башкалар өчен күбрәк тир түккәнче үзем күбрәк яза ала идем бит дип уйлап куям. Каләмемне шомарту өчен башкаларныкын төзәтү дә кирәк булгандыр дип шуннан үземне тынычландырам. Мәңгелеккә килгән кебек, әле вакыт бар дип яшисең. Әдәбиятка килгәндә мин хунвейбин идем. Агитация, пропаганда продукциясе идем.

Аның шаукымы һаман килә.

— ​Марат абый, хәтерегездә булса, ун ел элек мин сезне компьютерда өйрәнергә котырткан идем. Машинкада баскан кеше тиз өйрәнә дигән идем. Сездән күпкә яшьләр дә компьютерны иярләүдән курка.

Мин үземнең кем икәнлегемне беләм. Миңа ыгы-зыгылар кирәкми

— Мин машинкада баса идем. Бу да шул бит инде ул. Өйрәнәсе күп әле. Компьютерга өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Тормыш белән бергә булу өчен, алга карау өчен кирәк ул. Чөнки заман үзгәрде, хәзер XIX гасыр түгел. XXI гасыр.

— ​Комьютер белмәгән язучы – язучы түгел дип әйтеп буламы?

— Юк, язучы булуы мөмкин. Ләкин барыбер заман белән бергә атлап бару өчен компьютер кирәк.

— ​Марат абый, юбилеегыз кайчан узачак?

— Юбилей миңа бернәрсә дә бирми. Дөрес, берничә көн исе чыгып тора. Исемең игътибар үзәгендә була, матбугат яза. Миңа ул кирәкми. Башкортстанның халык шагыйре исеменә дә исем китмәде. Мин үземнең кем икәнлегемне белә идем. Хәзер дә беләм. Миңа ыгы-зыгылар кирәкми. Талантсызларга үзләрен күрсәтеп калу өчен юбилейлар, исемнәр кирәк. Чөнки шундый юл белән булса да күренеп калалар. Иҗат белән күренергә кирәк. Исемең чыгу, мактаулы исемнәр җыю белән түгел.

— ​Исемгә исем китми булып чыга.

— Әйе, афоризм итеп әйттең.

XS
SM
MD
LG