Accessibility links

Кайнар хәбәр

Голуновны тоткарлаган полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачылган 


Иван Голунов мәхкәмәдә
Иван Голунов мәхкәмәдә

Тикшерү комитеты "Медуза" журналисты Иван Голуновка полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачылуын әйтеп хат җибәргән. Алар вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнә.

Тикшерү комитеты журналист Иван Голуновка аны тоткарлауда катнашкан полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачылуын хәбәр итеп хат юллаган, хатта җинаять эшенең нинди маддә нигезендә ачылуы әйтелә. Голунов бу мәгълүмат белән үзенең Телеграм-каналында уртаклашты.

Голунов сүзләренчә, декабрь башында ук ул җинаять эше ачуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән булган. Ләкин эшне 18 декабрдә генә – Русия президенты Владимир Путинның матбугат очрашуына бер көн кала ачканнар.

Голунов алган хаттан аңлашылганча, полиция хезмәткәрләрен вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаеплиләр.

Иван Голуновны тоткарлауда полиция вәкилләре Роман Феофанов, Максим Уметбаев, Акбар Сергалиев, Денис Коновалов һәм Игорь Ляховец катнашкан. Голунов үзен кулга алу вакытында телефонын тартып алуларын, озак вакыт адвокат белән элемтәгә керергә бирмичә тотуларын, кыйнуларын белдерде.

"Медуза" журналисты, тикшерү материаллары әзерләүче Иван Голунов июнь башында тоткарланды, аны наркотик сатарга җыенуда гаепләделәр. Яклаучылар аның рюкзагына наркотикны полиция ташлавын, аңа каршы эшнең уйлап чыгарылган булуын белдерде.
Иван Голунов эше Русиядә моңарчы күрелмәгән теләктәшлек дулкыны тудырды. Протест чараларына йөзләгән кеше җыелды, ялгыз пикетлар бертуктаусыз узып торды, Голуновны яклап күпсанлы танылган кешеләр дә чыгыш ясады. Русиянең берничә иң абруйлы газеты "Мин/Без Голунов" язулы беренче бит белән чыкты.

11 июнь көнне Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев журналистның гаебе дәлилләнмәүне әйтеп, аңа карата җинаять җаваплылыгы туктатылуын белдерде.

XS
SM
MD
LG