Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт хезмәтләре күрсәтүче күпфункцияле үзәккә татар телендә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыкка килгән


Татарстанның республика күпфункцияле үзәгенең телефоннан шалтыратулар кабул итү бүлеге татар телендә хезмәт күрсәтә башлады. 

Бөтен Татарстанга хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәк (МФЦ) халыктан шалтыратуларны татар телендә дә кабул итә башлаган. Бу мөмкинлек кешеләрнең үтенече белән тудырылды дип сөйләгән "Россия-Татарстан" каналына шалтырату үзәге хезмәткәре Язилә Баһаветдинова.

Аның сүзләренчә, татар телендә көнгә якынча утыз кеше мөрәҗәгать итә. "Чөнки аларга татарча сөйләшү җиңел, урысча авыррак, аеруча районнардан шалтыратучыларга. Татарча сорау бирүчеләр саны артканнан арта бара", дигән Баһаветдинва.

МФЦның телефон аша хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Диана Курбакова сөйләгәнчә, хәзергә татар телле ике оператор эшли, ләкин алга таба аларның санын бишкә кадәр арттырырга ниятлиләр.

Узган атнада Татарстан хөкүмәте республикада мәдәни чаралар вакытында татар һәм рус телләрен бертигез куллану турында карар кабул итте.

XS
SM
MD
LG