Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Тупак авылында ата-аналар балаларын клубта һәм мәчеттә укытуга каршы чыкты 


Башкорстаннның Әбҗәлил районы Тупак авылында ата-аналар яңа мәктәп бинасын тизрәк төзеп бетерүне таләп итеп җыен уздырды.

Башкорстанның Әбҗәлил районы Тупак авылында ата-аналар авыл мәктәбе ябылуга зарлана. Алар җыелыш җыеп, район идарәсенә бу мәсьәләнең кайчан хәл ителәсен сорап мөрәҗәгать җибәргән.

Авыл балалары хәзер укырга мәчеткә һәм клубка йөри. Бу биналарда җылыту һәм җитәрлек дәрәҗәдә якты булмаганга, балаларның уку дәрәҗәсе түбәнәйгән диелә Әбҗәлил районы хәлләрен язучы рәсми төркемдә.

Ата-аналар балаларын мондый "мәктәпкә" җибәрүдән баш тарта.

Халык белән район мәгариф башлыгы Батыр Илһамов очрашкан дип яза ProUfu. Ул балалар клуб һәм мәчет бинасында вакытлыча, яңа мәктәп ачылганчы гына укып торачак дигән.

"Төзүчеләр мәктәпне вакытында тапшыра алмады. Без халык белән очраштык, мәктәп ачылышы көнен билгеләдек. Хәзер без ул төзелеш оешмасы хезмәтләреннән баш тартабыз, үз көчләребез белән, район бригадасы ярдәмендә эшләп бетерәбез. Проблем хәл ителә", дигән Илһамов.

Мәктәп 20-21 гыйнварда ачылыр дип көтелә.

Тупак авылында мәктәп төзелеше башлануы турыда Башкортстан түрәләре узган елның февралендә үк белдергән иде. Яңа мәктәп һәм балалар бакчасы республиканың 100 еллыгына ачылырга тиеш була.

XS
SM
MD
LG