Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый пулатын җитәкләячәк. Пәнҗешәмбе аны әлеге вазифага пулатның 60 әгъзасы бертавыштан сайлап куйды. Иҗтимагый пулатның яңа әгъзалары һәм рәисе киләсе дүрт елга сайланды.
2013 елдан бирле рәислек иткән Анатолий Фомин пулаттан китте, ул әгъзалар арасында да юк.
Зилә Вәлиева тумышы белән Башкортстаннан. Белеме буенча журналист, 1992-1999 елларда Татарстан Югары советы (Дәүләт шурасы) рәисенең беренче урынбасары булды. 1999 елда Татарстанның матбугат министры, 2005-2011 елларда – Татарстанның мәдәният министры булып эшләде, вице-премьер булды.
Татарстанның мәдәният министры вазифасыннан киткәч, 2012 елдан "Казан Кирмәне" музей тыюлыгын җитәкләгән иде.
Татарстан иҗтимагый пулаты составында 60 кеше булачак. Аларның өчтән бер өлешен - депутатлар сайлый, тагын 20 кешене республика президенты раслый, ә калган өлешен әлеге расланган әгъзалар сайлап куя.
Татар активистлары Татарстан иҗтимагый пулатына депутатлар сайлап куйган әгъзалар исемлегенә кертелмәде. Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы рәисе Фәрит Зәкиев, "Үзләре оешкан Татарстан иҗтимагый шуралары" башлыгы Равил Мөхәммәтҗанов һәм Татарстан аксакаллары шурасы башлыгы Рәүф Ибраһимов намзәтләре тәкъдим ителгән иде.
Фәрит Зәкиев бу уңайдан "хакимият бәйсез кешеләрдән курка" дип саный.