Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар балаларын фашист иле Кытайга җибәрү ярамый": Казанда Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәтләрне яклап пикет үтте


Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар

16 гыйнвар Казанның Тинчурин паркында Кытайга депортацияләнү янаган татар студентлары Шаһдияр һәм Шәһризат Шәүкәтләрне яклап пикет үтте.

ТИҮ оештырган пикетта "Президент Миңнеханов! Конституциянең 14нче маддәсе нигезендә Татарстан, читтә яшәүче татарларга ярдәм итәргә тиеш!", "Кытай җитәкчесе Си Цзинпинь! Кытайдагы төрки-мөселманнарга карата геноцидны туктатуны таләп итәбез!", "Президент Путин! Кытайда төрки-мөселманнарга карата геноцидны тәнкыйтьләүне таләп итәбез!" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка, без татар балаларын фашист иле булган Кытайга бирергә тиеш түгел, дип белдерде.

"Кытайны нигә фашист иле дип әйтәмме? Чөнки анда концлагерлар бар. Кытайда кешенең өендә Корьән табылса, аны шундук концлагерьга җибәрәләр.

Казанда Кытайдан килгән татар егетләрен яклап пикет үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:12 0:00

Русия Европа шурасында әгъза булып тора. Бу шураның кеше хокуклары турында конвенциясе бар. Бу конвенциянең 3нче маддәсендә кешеләрне җәзалау, гомумән, эзәрлекләү тыела дип язылган. Шуның нигезендә Кытай татарларын депортацияләү булырга тиеш түгел", диде ул.

Зәкиев сүзләренчә, Татарстан Конституциясендә читтәге татарларны яклау маддәсе булуга карамастан, Татарстан хөкүмәте дә, аның парламенты да бу татарларны якламый.

Татарстанның хәзер бернинди дә сәяси көче калмады

"Бу якламауның сәбәбе 90нчы елларда булган федерациянең хәзер инде булмавында. Татарстан хөкүмәтенең хәзер бернинди дә сәяси көче калмады. Татарстан парламентының исеме генә дәүләт шурасы булып калды. Ул сәяси оешма булудан туктап, ниндидер импотентлардан торган бер оешмага әйләнде.

Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар
Дәүләт шурасы импотентлардан торган бер оешмага әйләнде

Дөнья татар конгрессына килгәндә, ул Татарстан хөкүмәтенең бер бүлеге генә. Ул татарларны якламый. Ә Татарстан хөкүмәте Мәскәү нәрсә куша, шуны эшли. Русиядә федерация тулысынча бетте һәм хәзер бөтен әйбер Мәскәүдә хәл ителә.

Татарстан Татфондбанк батканда да, прокуратура мәктәпләрдә татар теленә һөҗүм итеп, татар теле укытучыларын эзәрлекләгәндә дә үз ватандашларын якламады", диде ул.

Зәкиев фикеренчә, Кытай студентларына тизрәк Европага качарга кирәк. Чөнки Русиядән Кытайга депортацияләнә калсалар, алар да әти-әниләре кебек концлагерьга эләгәчәк.

Унлап кеше катнашкан һәм Татарстан байраклары җилфердәгән пикет бер сәгатьләп дәвам итте.

Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт

Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абый-энеле игезәкләр, Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туганнар, әтиләре – уйгыр, әниләре – чыгышы белән Казан ягыннан.

Дөнья татар конгрессы програмы нигезендә 23 яшьлек бу ике егет 2014 елда Татарстанга укырга килә һәм Казан университетына кабул ителә, анда берсе журналистика, икенчесе – дизайн өйрәнә. 2019 елда аларның виза проблемнары килеп туа, КФУда визаны Кытайга кайтып озайтырга тиешсез дип белдерәләр. Егетләр "Кытайга кайтсак, шунда ук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Аларның бер елдан артык инде гаиләләре белән сөйләшкәне юк, туганнарының кайда булуы билгесез.

XS
SM
MD
LG