Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларны полиция өйрәнүләрендә катнаштырган түрә мәгариф өлкәсендә эшләвен дәвам итә


Тукай районының элеккеге район мәгариф идарәсе башлыгын мәктәптән тыш эшләү үзәгенә җитәкче итеп билгеләгәннәр.

Татарстанның Тукай районы Новотроицки авылында полиция өйрәнүләренә мәктәп укучыларын җәлеп итүдән соң булган гаугадан соң эш урыныннан алынган мәгариф бүлеге башлыгы Айгөл Мәхәммәтҗанова районның мәктәптән тыш эшләү үзәгенә җитәкче итеп билгеләнгән.

Мөхәммәтҗанова урынына район мәгариф бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Наил Габидуллин куелган дип яза “Якты юл” газетасы.

20 декабрьдә Новотроицки авылында полиция килешенмәгән урам чараларында катнашучыларны куып тарату буенча өйрәнүләр уздырган иде. Җирле полиция бу өйрәнүләргә балигъ булмаган мәктәп укучыларын җәлеп итте. Бу вакыйга федераль дәрәҗәдә җәнҗал чыгуга сәбәп булды. Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгы Артем Хохоринга Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев кисәтү ясады.

XS
SM
MD
LG