Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар матбугаты: тираж кимү дәвам итә


Кырым басмалары
Кырым басмалары

2020 елның абүнә кампаниясе нәтиҗәләре кырымтатар матбугатының абүнәчеләре саны кимүен күрсәтте. Бу тенденция 2014 елдан бирле дәвам итә.

Кырымтатар матбугатының абүнәчеләре саны ел башында гадәттә югары була, ләкин ел буе алар төшә һәм икенче яртыеллыкта аска тәгәри. "Крымпочта" биргән саннарга күрә, 2018-2020 елларда кырымтатар басмалары абүнәчеләре саны ел саен кими бара.

Иң күп абүнәчесе булган кырымтатар һәм урыс телендә чыккан бәйсез "Кырым" газеты абүнәчеләре саны 2018-2020 елларда, өч ел эчендә 1430га кимегән. Башка басмалар да шундый ук хәлдә:

2018 (I)2019 (I)

2020 (I)

"Кырым" газеты (рус-кырымтатар, бәйсез)

546041604030

"Яңа дөнья" газеты (кырымтатар телендә)

11091060905

"Голос Крыма" (рус телендә, бәйсез)

356029602460

"Авдет" (рус телендә, теркәлмәгән, бәйсез)

999999999

"Йолдыз" журналы (кырымтатар телендә)

770655611
"Мераба" газеты (рус телендә) 8691101
Кырымтатар телендә733959655546
Җәмгысе1198459655546

Гомумән, барлык кырымтатар матбугатының абүнәчеләре саны 2018-2020 еллар дәвамында 2878гә, кырымтатар телендә чыккан матбугатның абүнәчеләре саны 1793кә кимегән.

Рус һәм кырымтатар телендә чыккан "Кырым" газетын санамаганда, кырымтатар телендә чыгучы газет-журналларның саны нык кимегәне күренә.

Шуны да әйтергә кирәк, кырымтатар "дәүләт" телендә чыккан матбугатның абүнәчеләре саны 2014 елдан соң дәүләтнеке булган "Яңа дөнья" газеты һәм "Йолдыз" журналы хисабына нык төште. Моның сәбәпләре дә билгеле.

Бу ике басма юридик статуслары 2015 елда бетерелеп, И.Гаспринский исемендәге медиаүзәккә кертелделәр, штатлар ике тапкыр кыскартылып дүрткә калды, алар абүнәчеләр акчасыннан мәхрүм ителде, нәтиҗәдә каләм хакы түләү юкка чыкты һәм соңгы чиктә хәтта әдәби журналда да сүз иреге чикләнде. Дәүләт хисабына чыккан һәм укучылар ышанычы болай да булмаган бу ике басмага ясалган һөжүмнан соң абүнәчеләр саны тагын кимеде.

Саф кырымтатар телендә чыккан "Яңа дөнья" газетының 2014 елда 2500 абүнәчесе булса, 2020 елда 1000гә калды, "Йолдыз" журналының 1604 абүнәчесе булса, 600гә калды.

2014 елга хәтле "Йолдыз" журналы АТР бәйсез телеканалы аша ясаган реклам абүнәчеләр санының шактый үсешенә китерә иде. Хәзер тапшыруларын Киевтан алып барырга мәҗбүр булган шул каналдан дәүләти матбугатка реклам й чыгыш ясау мөхәррирнең эшеннән алынуына китерер иде.

Мәскәү күрсәтмәсе белән Кырымда 2015 елда оештырылган дәүләт "Милләт" кырымтатар телеканалыннан дәүләт басмалары хакында редакция әгъзаларының чыгышлары исә абүнәчеләргә тискәре йогынты ясый.

2020 елда "Крымпочта" кырымтатар матбугатын бары тик электрон каталогларына кертеп, басма каталогларга исә бары тик декабрь уртасында гына кертүе дә потенциаль абүнәчеләр санын киметүгә китерде. 2020 елның башында дәүләт кырымтатар басмаларының ярты елга һәм бер елга абүнә индекслары булса да, абүнәчеләр 2020 елның калган 11 аена язылу мөмкин түгеллеген хәбәр итә башлады. Кайберләре моны дәүләт хезмәтләре кырымтатар матбугатына каршы махсус эшләмиме дип шикләнү белдерде.

Шуны да әйтергә кирәк, И.Гаспринский исемендәге медиа үзәккә кергән, әрмәннәрнең милли-мәдәни мохтарияте чыгарган "Голубь Масиса" журналының 40, "Наш Крым" журналының 49 абүнәчесе бар. Алманча "Хоффнунг" ("Өмет"), болгар телендә "Болгарский вестник", "Извор", грек телендә "Таврика" һәм "Казачий вестник газетларының бер генә абүнәчесе булмаса да алар 500 данә чыгарылып бушлай таратыла. Урыс телендә чыгучы "Мераба" газетын Мәскәүдән куелган аннексион хакимият 2015 елда үз максатлары өчен оештырганы да мәгълүм. Кырымтатар абүнәчеләрен безнең акчалар шушыларга сарыф ителмиме икән дигән сораулар да борчый.

XS
SM
MD
LG