Accessibility links

Кайнар хәбәр

Демократия рейтингында Русия 134нче урында


"Демократия индексы"нда барлыгы 165 ил. Русия Конго белән бер баскычта.

Британиянең The Economist Intelligence Unit оешмасы төзегән демократия рейтингында Русия 134нче урынны алган. Хисаптагы саннарны "Медуза" китерә.

2019 ел өчен "Демократия индексы"нда барлыгы 165 ил, шул исәптән Һонконг һәм Фәләстин автономиясе бар. Русия 134нче баскычта Конго белән бергә. Экспертлар аңлатуынча, 2018 ел белән чагыштырганда Русиядә хәлләр бераз яхшырган. Узган ел ил 3,11 балл җыйган, ә аңа кадәр 2,94 балл алган булган.

Шул ук вакытта The Economist Intelligence Unit оешмасында Русия якын араларда әле һаман "авторитар режимлы" илләр исемлегендә калачак диләр. Аерым алганда моңа Русиядә оппозициянең булмавы да сәбәп итеп китерелә. "Владимир Путин 2020-2024 елларда хакимияттә калыр дип көтәбез. Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрдә киеренкелек сакланачак. Европа берлеге белән АКШ Русиягә керткән чикләүләр дә, аның җавап чаралары да гамәлдә булачак", диелә тикшерүдә.

Рейтинг башында 9,87 балл җыеп Норвегия тора. Аннары Исландия (9,58) һәм Швеция (9,39 балл) килә. Соңгы урында 1,08 балл белән Төньяк Корея. 2019 елда демократиянең гомум дәрәҗәсе тикшерүләр алып бару тарихында иң түбәне булган. The Economist Intelligence Unit мондый рейтингны 2006 елдан бирле төзи.

XS
SM
MD
LG