Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрвишләр бистәсе турында шаярткан стендап-комик Русиядән киткән


Александр Долгополов

Чыгышларының берсендә Мәрьям-ана турында сүзләре өчен артистны "кешенең дини хисләрен кимсетүдә" гаеплиләр. 

Элек Казанның Дәрвишләр бистәсе исеменнән көлгән стендап-комик Александр Долгополов Русиядән качкан. Аның Петербур клубларының берсендә узган елда булган чыгышы белән полиция кызыксынды. Чыгышның язмасы апрельдә интернетка урнаштырылган иде. МБХ медиа язганча, бер кеше бу чыгышта үзенең дини хисләрен кимсетүне күргән. Бу турыда МБХ медиага Александр Долгополовны яклаучы адвокат, "Агора" хокук яклау төркеме әгъзасы Леонид Соловьев хәбәр иткән.

Адвокат сүзләренчә, Долгополов "хәл ачыкланганчы" илдән китеп торырга булган.

Комик үзе журналистлар белән сөйләшкәндә дини кешеләрнең хисләрен яклау турындагы канунны "атеистларның хокукларын бозу" дип атаган.
Элек Долгополов социаль челтәрдә Петербурның HopHead клубына Мәскәү өлкәсе эчке эшләр министрлыгыннан килгән документны урнаштырган иде. Анда полиция клуб идарәсенең Долгополовның чыгышының кайда төшерелгәнен, чыгыш көнен һәм чыгыш ясаган кеше турында тулы мәгълүмат бирүен сораган.

Долгополовның концерт мөдире сүзләренчә, чыгышта дин темасына да, сәясәт хакында да сүзләр булган. Аларның кайсысы өчен тикшерү башланганын төгәл әйтеп булмый дигән.

Долгополовның февральдә ике концерты узарга тиеш була, бу концертлар узмаячак. Артист алдагы чыгышларыннан да баш тарткан диелә.

2017 елның ноябрендә Долгополов Казандагы чыгышы вакытында Дәрвишләр бистәсе исеменнән көлгән иде. Моңа җавап итеп бистәдә яшәүче Майоров фамилияле кеше аңа карата физик көч куллану белән янады. Комикны бүтән юмористлар һәм блогерлар яклап чыкты. Алар #100шутокПроДербышки хештегы белән Дәрвишләр бистәсе турында мәзәкләр уйлап чыгару флешмобын башлады.

фикерләр

XS
SM
MD
LG