Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Орешкин белән Мединскийны үзенең ярдәмчеләре итеп куйды


Владимир Мединский
Владимир Мединский

Владимир Мединский, Максим Орешкин Русия президенты ярдәмчеләре вазифасын алды. Дмитрий Козак президент идарәсенә алынды.

Русия президенты Владимир Путин элек икътисади үсеш министрлыгын җитәкләгән Максим Орешкинны һәм элеккеге мәдәният министры Владимир Мединскийны үзенең ярдәмчеләре итеп билгеләде. Бу турыда боерыклар Кремль сайтында чыкты.

Мединский һәм Орешкин премьер-министр Михаил Мишустин оештырган яңа хөкүмәткә кермәде.

Путин шулай ук Дмитрий Козакны Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләде. Козак элек вице-премьер вазифасында иде. Ул ягулык-энергетика комплексы өчен җавап бирде.

Русия президенты идарәсендә тагын өч урынбасар бар –​ Магомедсалам Магомедов, Владимир Островенко һәм Дмитрий Песков. Козак 2000-2003 елларда президент идарәсе урынбасары, 2003-2004 елларда идарә җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләгән иде.

XS
SM
MD
LG