Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланында йөк ташу өчен транзит үзәге булдырыла


Сынау рәвешендә һава аланына AirBridgeCargo ширкәтенең Boeing 747-800 йөк очкычлары килгән.

Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Казан һава аланында йөк таратыла торган транзит төене булдырыла. Беренче йөк очкычлары Казанга килде дә инде дип хәбәр иткән һава аланының матбугат хезмәте.

Яңа транзит төене AirBridgeCargo ширкәтенең Boeing 747-800 очкычларын кабул иткән.

22 һәм 23 гыйнварда килгән рейслар Франкфуртта һәм Льеж шәһәрендә йөк төягән, алар Һонконгка юл тота.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйткәнчә, проект "Волга-Днепр" ширкәтләре төркеме һәм AirBridgeCargo, "АТРАН" ширкәтләре белән берлектә тормышка ашырыла. Казан һава аланында Европа һәм Азиядән йөк күчереп ташу рейслары оешырылачак.

XS
SM
MD
LG