Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хиҗап көне. "Яулык бәйләдем, туганнарым аңламады"


1 февраль Халыкара хиҗап көне билгеләнә. Бу көн мөслимәләрнең яулык бәйләү хокукын яклап булдырылган. Азатлык элегрәк христиан динен тоткан, соңнан ислам кабул иткән ике кыз белән аралашты.

Ислам динен кабул итүчеләр арасында урыслар да бар. Һәр кешенең дингә килүнең үз тарихы. Кемдер сикәлтәле юл белән килә, кемгәдер ул җиңел бирелә. Азатлык Хиҗап көне уңаеннан ике мөслимәнең яулык бәйләү тарихын тәкъдим итә.

Без аларга исламны кабул итү никадәр авыр булды, бу адымны ясарга сезгә кем яки нәрсә этәргеч бирде, яулык бәйләү сезнең тормышны ничек үзгәртте, мөслимәләргә карата, үзегездә яулык аркасында дискриминация сизгәнегез бармы дигән сораулар бирдек.​

Юлия Федорова, 25 яшь. Тумышы белән Тәтеш шәһәреннән. Һөнәре – режиссер. Кияүдә, ире белән бер бала тәрбияли. Казанда яши. Исламны 16 яшендә мәктәптә укыганда кабул итә. Яулыкны 2018 елдан бирле бәйли. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда яулыклылар күп һәм бу гадәти күренеш. Әмма Татарстанны никадәр толерант дип әйтмәсеннәр, яулыклы мөслимәләрне эшкә алмау очраклары да була.

Юлия Федорова
Юлия Федорова

— Без гаиләдә өч бала үстек, абый Андрей, мин, аннары Алена исемле сеңлем. Тәтештә тудык, аннары Осиново бистәсенә күчтек. Яшереп тормыйм, гаиләбездә башта әти эчә башлады, аннары әни дә аңа кушылды. Өйдә гел талаш, сугышу иде. Еш кына безнең ашарга да юк иде, ризыкны үзебезгә табасы иде. Ач утыру әллә ни куркыныч та түгел кебек, әмма әти белән әнинең эчеп сугышуларын күрү – иң куркынычы. Аллаһ ярдәме белән ул коточкыч хәлләрдән котылдык. Безне бетле, ачлы-туклы балаларны балалар йортына урнаштырдылар. Безнең котылу булгандыр дип уйлыйм мин, әгәр өйдә калган булсак, исән калыр идекме, юкмы – белмим. Балалар йортында безне бер-беребездән аермадылар. Шунысына рәхмәт. Яшел Үзәннең Нурлат авылындагы балалар йортында тәрбияләндек. Анда эләккәндә абыйга 10 яшь, миңа 8 яшь, сеңлемә – 7 яшь иде. Балалар йортында төрлесе булды, тәрбиячеләр игътибарлы иде, ә балалар арасында кырыс, усаллар бар иде. Яклаучың булмаса, таптап китәргә генә әзерләр. Мине абый, мин – сеңлемне яклап йөрдек. Беренче вакытта мин безгә бирелгән ак ипине яшерә идем. Иртәгә ашарга булмаса, абыйга, сеңлемә ашарга булыр дип хәстәрли идем. Аннары көн саен берничә тапкыр тәмләп ашатканын, ипинең өзелмәгәнен күргәч, тынычландым.

9нчы сыйныфта укыганда безнең балалар йортына яңа психолог эшләргә килде. Барлык балалар аңа гашыйк булды! Без аның кабинетыннан чыкмый идек, барыбыз да аның янында өелешеп яттык. Ул ничектер мине 9нчы сыйныфтан соң китмәскә күндерде, югары уку йортында да укырга булдырасың дип аңлатты. Мин дә күндем шуңа, без ничектер дуслаштык аның белән. Кайчак мин аларга өйләренә кунакка бара идем. Алар ишле гаилә, байлар да түгел, акчалары артык түгел икәне күренә, әмма бик ачык күңелле, мәрхәмәтлеләр иде. Мине яраттылар. Аларның барысы да намаз укый иде. Мин озак кына аларны күзәтә идем, кызык бит! Ниндидер бер серлелек бар иде. Мине дә өйрәтүләрен кыстадым. Кыска сүрәләр өйрәтте башта. Аннары бик үтенгәч, тәһарәт алу, намаз укырга өйрәтте. Мин балалар йортында башкаларга да сүрәләрне сөйләп күрсәтәм, кызлар син безне өйрәт ди иде.

Татарларда Аллаһка ышану, гыйбадәт кылу табигый кебек. Бездә ул ничектер әзерлек белән, акыл белән уйлап киленә

Психолог апа ике ел эшләде, әмма балалар аны яратканга көнләшү көчле булды, аны эштән китәргә мәҗбүр иттеләр. Бер мәл аны эштән алу омтылышы булды, әмма балалар аны сырып алып яклап калды. Ә бу елы балаларның сәфәргә чыгу вакытына туры китереп хезмәткәрдән котылдылар.

Ул минем тормышымны үзгәртте, әле дә аның белән аралашбыз. Миңа башка дөнья ачуы белән рәхмәтлемен аңа. Аның ярдәме белән шәһадәт әйттем, 16 яшь иде ул вакытта миңа. Аннары 22 яшемдә инде төптән аңлап үзем әзерләнеп шәһадәт әйттем. Мәктәптә укыганда ук мәчеткә барып исемемне Мәликә дип куштырдым. Ике исемем дә ошый. Бүген дә кемдер Юля дип дәшә, кемдер – Мәликә. Татарлардан аермалы башка милләт кешеләренә исламны кабул итү җиңел түгелдер. Чөнки татарларда Аллаһка ышану, гыйбадәт кылу табигый кебек. Әмма ул бездә ничектер әзерлек белән, акыл белән уйлап киленә. Абыем Андрей да, сеңлем дә берни әйтмәде, каршылык булмады. Әмма алар минем артымнан иярмәде.

Казанга мәдәният институтына укырга кердем. Намаз укый идем, әмма яулык бәйләмим. Кыюлык җитми идеме соң. Шуннан ничектер "Ярдәм" мәченә йөри башладым, волонтер буларак ярдәм иттем. Шунда мөслимә яшьтәшләрем белән таныштым. Милләтемә, исемемә берсенең дә исе китмәде. Психология курсларына йөргәндә, мине андагы остаз күреп алды, "Бәхет ачкычы" дигән балалар үзәгенә бер атналык мөселман балалары өчен аланда эшләргә тәкъдим итте. Әмма яулык бәйләп эшләү шарты бар иде. Мине бу куркытмады да! Киресенчә, 7 көнгә 7 яулык, 7 күлмәк алдым. Шундый рәхәт булды ул! Кыз балалар апа дип дәшәләр, тирә-якта барасы да иманлы балалар, җылы атмосфера. Шундый рәхәт иде! Алан бетүгә серләшеп утырганда кызлар аланнан тыш мин яулыктан йөримме дип сорадылар. Юк дигәч, алар мине барысы да кочаклап, төрле комплиментлар әйтеп, сезгә җиңеллек булсын дип дога кылачакбыз диешә башладылар. Минем күңелем тулган иде.

Яулык миңа тагын да гүзәллек өстәде дип саныйм

Аңлашыла, яулык бәйләү теләге кереп оялады, әмма ашыкмадым. Укып бетердем, кияүгә чыктым. Ирем дә ник яулык бәйләмисең дип бәйләнмәде, сорамады, андый шарт куймады. Мин телевидениедә эшкә кердем, зур экран турында хыялланган чагым, проектлар турында уйлап йөрим. Әмма шул ук вакытта яулык бәйләмәвем дә бимазалады. Ахыр чиктә минем өчен яулык кадерлерәк, Аллаһ каршында гыйбадәтем дөресрәк, мөһимрәк дигән карарга килдем. Кызык, әмма миңа барысы да теләктәшлек күрсәтте. Дөрес, миндә төрле фикерләр булды, өйрәнеп китү дә җиңел бумады. Әмма озын итәк, яулык миңа тагын да гүзәллек өстәде дип саныйм.

Казанда яулыктан йөрү гадәттән тыш хәл түгел. Мөслимәләр бик матур киенә һәм заманча, зәвыклы. Әмма бездә дә барысы да ал да гөл түгел. Танышларым арасында яулык бәйләү аркасында кызыл дипломы белән дә эшкә урнаша алмыйча чит илгә чыгып китәргә мәҗбүр булучылар да булды. Мондый очраклар еш була, әмма мөслимәләрнең дә хокукларын яклаучы оешмалар күренми. Ә бу кирәк.​

Елена Кофонова, эшкуар. Казандагы "Кыстыбый" кафесы белән идарә итә. Тумышы белән Казаннан, белеме белән икътисадчы. Ире белән өч бала тәрбияли. Яулыкны 26 яшендә бәйләгән. Туганнары яулык бәйләп, алар өчен чит динне сайлавын озак кабул итә алмаган. Башта хиҗапка күнегү авыр иде, зәвыклы киенеп йөрү, стиль табу катлаулы булды дип сөйләде Елена Азатлыкка.

Елена Кофонова
Елена Кофонова

— Кеше уйлана бит ул, эзләнә. Минем дә бимазаланган вакытларым күп булды, күңелдә тынычлык юк иде, чиркәүгә дә йөрдем, төрле китаплар да укыдым. Йөрәккә дәва кайдан аласы, ничек бәхетле буласы икән дип психология тренингларына да йөрдем. Укыганда минем мөселман төркемдәш бар иде, әмма ул, бусы – хәрам, тегесе – хәрам, дип кенә сөйли иде. Мин ислам турында гел чикләүләр дип кенә уйлый идем. Укудан соң банкка эшкә кердем. Берара медицина тикшеренү уздым һәм миңа табиблар начар диагноз куйдылар. Яман шеш. Минем ничектер бөтен гомерем күз алдыннан узды. Ничек уздырдым мин гомеремне? Нишләдем? Тормышның кадерен белдемме? Якыннарым белән ничек аралаштым? Кинәт караш үзгәрде. Тагын эзләнә башладым. Чиркәүгә керәм, ә анда шәмне дөрес куймыйсың, дөрес чукынмыйсың һәм башкаларны әйтәләр.

Бермәл нәшид әйтүгә тап булдым. Тавышка, сүзләренә гашыйк булдым

Ислам белән танышу ничектер үзеннән үзе килеп чыкты. Ялгыш кына юл уңаеннан мәчеткә кердем һәм анда лекцияләр узганын ишеттем. Эштән соң бардым һәм имам гаилә турында сөйләде. Аны елап тыңладым. Бермәл нәшид әйтүгә тап булганым хәтердә уелып калган. Нәшид әйтүченең тавышына, сүзләренә гашыйк булдым. Шулай әкренләп тартылдым, күбрәк кызыксына башладым, китаплар табып укыдым. Теге яки бу сорауга хәзрәтләр, поплар ничек җавап биргәнен чагыштырдым. Курку бар иде, әлбәттә, проблемнар хәл ителми кебек күз алдына килә иде. Әмма Аллаһ үзе белән ияртә ул, җиңеллек бирә. Аның белән сөйләшкәндә барысы да үз урынына утыра, конструктор кебек ялт-йолт җыела башлады. Бер диннән чыгып икенчесенә керәм дигән хис тә булмады. Инҗил бит яңадан язылганын барысы да белә, әмма моны әйтми, күз йома. Ә Коръән кешеләр тарафыннан үзгәртелмәгән, анда язылганы тормыка төгәл инструкция кабул ителә.

Белем туплангач, банкта эшләвемне дәвам итә алмадым, бу – дингә каршы. Акчалы, перспективалы эш булса да хәрәм дип калдырдым. Әтием гомер буе банкир булып эшләде, ул минем карарны аңламады, кабул итмәде.

Чынында якыннарым исламга килүемне озак вакыт белмәде, алардан яшердем. Белгәч, проблемнар булды. Син безнең бала түгел, без сине чукындырдык, син безгә, Христоска хыянәт итәсең дигән үпкәләүләр булды. Әтием атеист булса да, ул ничектер моны авыр кабул итте. Мин аларны аңлыйм да. Һәр ата-ана үз баласына нәрсә яхшы булганын үз күзлегеннән чыгып карый, минем ислам белән мавыгуны уенчык дип кабул иттеләр. Узар дип ышандылар. Әмма содыннан яулык бәйләгәч, гомумән хәлләр катлауланды. Дөрес, вакыт узу белән алар кабул итте, күнде, әмма бу процесс озак барды.

Яулык кирәк, яулыкны бәйләсәм, мин бу динне тулысынча аңлармын дигән фикер туды

Ирем белән никахлаштык, әмма мин яулыксыз идем. Намаз укыйм, әмма хиҗап юк. Ирем никах алдыннан ниндидер шартлар да куймады, минем карарга калдырды. Без Түбән Камага күченеп киттек, анда мине эт тә белми. Яулыкны хәзер бәйләмәсәм, кире уйлаячакмын дидем. Намазым, башка гыйбадәтләрем 100 процент үтәлми кебек иде. Яулык бәйләсәм, мин бу динне тулысынча аңлармын дигән фикер туды. Кыш иде ул, Казанга кайтам, минем башта – шапка, кепка, башкалар әллә ни сизми. Ә җәй яулык бәйләргә туры килде кешеләр янында. Үз-үземне танымый идем. Көзгегә карыйм – мин түгел. Уңайсыз. Ошамый! Килешми! 2-3 ел миңа авыр иде, озын итәкле чәчәкле, чуклы күлмәкләрне яратмыйм, ничек киенәргә дип баш ваттым. Мөслимәләр, мин дә шул исәптән ямьсез дигән хис белән яшәдем. Заманча түгел иде. Әмма тора-бара үз стилемне таптым. Мин спорт стилендәге кием яратам. Иркенлек хисе мөһим. Стиль табылгач, күңел дә тынычланды. Хатын-кызга матур да, заманча да булу кирәк бит.

Татарстанда мөслимәләрне яраталар. Гомумән барысына да тигез караш дип саныйм. Әмма туганнарым янына башка өлкәгә кунакка барсам, мәсәлән, Чувашстанга, урамда миңа озак карап торалар, күзләре белән озатып калалар. Үзе яулык бәйләгән, башында бейсболка, аякларда кроссовка. Нинди сәер кеше бу дип аптырыйлар. Читтә хәләл ризык табып та булмый. Татарстанда ул яктан да рәхәт, җиңел. Мөселман мохите зур һәм ул көчле.

Ислам үз-үземә ышанычны арттырды. Психологларга йөреп акча туздырмыйм, барлык сорауларга да диндә җавап бар. Мөселманнар арасында депрессия белән интегүчеләр азрак. Тормышка сәламәт караш туа. Яулыклымы, яулыксызмы мөслимә – ул һәр кешенең үз эше. Кемдер яулыксыз булса да тәкъвалыгы, иманы югары була, ә яулыклының ул ягы аксарга мөмкин. Диндә булу – ул хезмәт, ул һәрвакыт яхшы сыйфатларыңны арттырырга тырышу, йөрәгеңне чистарту. Яулык түгел, йөрәгеңдә ни булуы мөһим! Әмма мин инде хиҗапсыз үземне күз алдына китерә алмыйм. Ул инде минем белән бербөтен.

Халыкара хиҗап көне

Дөнья хиҗап көнен үткәрү фикере 2013 елда Назма Кханга килгән. Тумышы белән Бангладештан булган кыз Нью-Йоркка күченгән, шунда аның яулыгыннан еш кына көлгәннәр, аңламыйча караганнар. Хиҗапның нәрсә булганын, нигә кирәк икәнен бар дөньяга аңлату өчен Назма махсус сайт булдырган, анда яулыгы аркасында дискриминациягә дучар булган кеше мораль ярдәм ала алган. Күп хатлар алгач, Назма барысына да ярдәм итим дип Дөнья хиҗап көнен оештырырга булган. Беренче зур күләмле чарада 67 илдән хатын-кызлар катнашкан, төрле милләт хатыннары 1 февраль көнне яулык япканнар. Шулай ел да билгеләнгән көн барлыкка килгән.

1925 елда Төркия рәсми рәвештә хатын-кызларга хиҗап киюне тыйган беренче ислам дәүләте булды. 2008 елда бу тыю юкка чыгарылды.

Бельгия, Австрия, Болгарстан, Франция, Германия, Италия, Испаниядә кайбер урыннарңда битне каплап йөрүне тыйган кануннар гамәлдә.

Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Азәрбайҗан кебек дәүләтләрдә мәктәптә яулык бәйләү тыела. Русия мәгариф министрлыгы да мәктәпләрдә хиҗаптан йөрүгә каршы фикерләр белдерде. Мордовиянең Азюрка авылында да укытучыларга мәктәптә яулыктан йөрүне тыйдылар, әмма алар мәхкәмә аша үз хокукларын яклауга иреште.

XS
SM
MD
LG