Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара хиҗап көне: мөслимәләр өчен хиҗап нәрсә ул?


1 февраль халыкара хиҗап көне. Азатлык берничә мөслимәгә хиҗапка бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Хиҗап гарәп телендә япма дигәнне аңлата, әмма татарда хиҗап дигәндә башка бәйләгән гади яулык та истә тотыла.

  • 1925 елда Төркия хатын-кызларга хиҗапны тыйган беренче ил булды. 2008 елда әлеге тыю алынды.
  • Европа Берлегенең сигез илендә - Австрия, Бельгия, Болгарстан, Дания, Франция, Германия, Италия һәм Испаниядә кайбер урыннарда йөзне каплаган кием киюне тыйган кануннар кабул ителде.
  • Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Азәрбайҗанда хиҗаплар мәктәптә тыелган.
  • Русия мәгариф министрлыгы да мәктәпләрдә хиҗапка каршы булуын рәсми белдерде. Чечняда киресенчә, мәктәптә хиҗап киюгә хокук бирүче канун кабул ителгән.
  • Мордовиянең татарлар күпләп яшәгән Азюрка авылы укытучылары һәм ата-аналары яулык бәйләү белән проблемнар башлангач мәхкәмә юлларын таптарга мәҗбүр булды.
  • Татарстанда мәктәптә яулыктан йөрүгә бәйле зур шау-шу булганы юк.

Без берничә мөслимәгә хиҗапка бәйле сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

  1. Сезнең өчен хиҗап (яулык) нәрсә ул?
  2. Хиҗапны ничә яшьтә кия башладыгыз?
  3. Сезнең хиҗап киюне башкалар ничек кабул итте?
  4. Кызыгыз хиҗап киюдән баш тартса, нишләр идегез?
  5. Хәзер нинди хиҗаплар модада?

Чулпан Хәмидова, ​тел белгече, тәрҗемәче

Чулпан Хәмидова
Чулпан Хәмидова

1. Хиҗап – мөслимәнең тормыш рәвешенә әйләнгән бер җаваплылык. Ул җаваплылык – йөз һәм куллардан кала, башка бөтен җирне каплаган, тәнгә сыланып тормаган кием кию.

2. Мин башта яулыкны мәчеткә барганда, башлангыч мәктәптә намаз укыганда гына бәйли идем, әмма аңлы рәвештә хиҗапны университетта укыганда гына кия башладым. Мин инде ул вакытка тышкы кыяфәтемнән тыш, исламның барлык шартларын да үти идем. Соңрак калып бәйләвемә хәзер үкенәм.

3. Беренче көнне университетта укытучы шаккатты, дәрес башында бик озак аптырап карап торды. Хәзер бу көлке, әмма ул вакытта уңайсыз иде.

Бер тапкыр урамда балалар гранат шартлатырга тәкъдим итә башлады, "бары сездән соң" гына дигәч, тындылар.

Җәй көнне "Cезгә кызу түгелме?", "Ә сез өйдә дә шулай йөрисезме/ юынасызмы/йоклыйсызмы?" кебек сораулар инде гадәти кабул ителә. Мондый сорауларга көлеп кенә карыйсың.

Яулыкны якын туганнар алдында салу рөхсәт ителә. Моңа ике якның да әти-әнисе, балалар, бертуган һәм икетуган абыйлар, әнинең яки әтинең абыйлары, ике яктан да дәү әтиләр, оныклар, үги ата, үз кызыңның ире керә. Туганнардан тыш, дәвалану өчен мөһим булган очракта табиблар чыгарма була ала.

4. Минем ике кызым бар һәм тагын ун елдан бу мәсьәлә миңа да кагылачак. Хәзер кайвакыт кызларым мине кабатлап балалар өчен тегелгән яулыкларны киеп йөргән булалар. Әмма басымга мин каршы. Минем бурычым – барысын да аңлатып, ни өчен бу юлны сайлауны күрсәтү. Ә калганын бала инде үзе өчен үзе хәл итәчәк.

5. Хиҗап киюдә мода бар дип санамыйм. Әлбәттә, мөселман киемнәрен чыгаручы брендлар трендлар булдыра. Мисал өчен, соңгы вакытта төрледән-төрле җиңелчә баш киемнәре чыга башлады. Аларны бәйләп торырга да кирәкми, бары киеп кенә куясың. Шулай ук төбәк үзенчәлекләре дә бар. Мисал өчен, бездә дүрт чатлы яулыкка караганда күбрәк палантиннар кулланалар. Согуд Гарәбстаны яки Иранда кебек абайя (киң гарәп күлмәге) кию гадәте дә юк. Төркиядәге кебек плащ белән дә йөрмиләр. Шуңа мондагы мөслимәләр төрлелек белән аерылып торалар, күбрәк Европа киемнәренә тартым.

Динә Хәбибуллина, Каюм Насыйри музее хезмәткәре

Динә Хәбибуллина
Динә Хәбибуллина

1. Хиҗапта мин үземне чын кеше һәм хатын-кыз итеп тоям. Бу минем өчен – ирек.

2. Шәригать кушканча 21 яшьтә кия башладым.

3. Ниндидер күңелсез вакыйгалар булганны хәтерләмим. "Ни өчен калфак кимисең, ә яулык бәйлисең?" кебек сораулар булды. Аңа төрлечә җавап бирергә туры килде. Ә күпмедер вакыттан соң мин соңгы 500 елда татар хатын-кызларының баш киемнәре үзгәрү мәсьәләсен тикшереп, мәгълүмат туплап, бу сорауга инде башкача җавап бирә башладым. "Безнең әбиләр бит болай йөрмәгән, ник яулык бәйләдең?" дигән сорауга: "Кайсы гасыр әбиләре турында сөйлисез сез, чөнки уртача һәр 100 ел саен монда үзгәреп торган" дип җавап бирә башладым. Калфак бит ярты башны гына каплаган дигәнгә, моның өчен үз социаль шартлары булганын әйтәм. Гомумән яулык һәм барлык баш киемнәре үзе бер аерым тема. Аның үзгәрешенә татарлар мохитендәге социаль-сәяси шартлар һәм эчке яшәеш тәэсир иткән. Моның үз нечкәлекләре бар.

4. Аның сәбәпләрен белү кирәк. Һәркемнең үз шәхси очрагы.

5. Мода – ул һәр кешенең үзенчәлеге. Шуңа мөслимәләр ниндидер стандартка нигезләнеп капланмый. Бу шул ук татарларда булган калфак кебек. Яулыкны артка да бәйләргә мөмкиннәр, чалма да кияләр һәм башкасы да була ала.

Алия Массарова, мөхәррир

Алия Массарова
Алия Массарова

​1. Коръәндә болай әйтелгән: " И, пәйгамбәр, үз хатыннарыңа, вә кызларыңа һәм башка мөэминә хатыннарга әйт: "Бер эш белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларыгызны каплый торган зур әйбер белән төренеп чыгыгыз", дип. Шулай төренеп чыгулары аларның хөр вә мөэминә хатын икәнлекләрен белергә якынрак буладыр."(Әзхәб сүрәсенең 59нче аяте, Ногмани. Коръән Тәфсире).

Шул аятьтән чыгып, без хиҗапның беренче чиратта хатын-кызларның иминлеген тәэмин итү өчен Аллаһның әмере икәнен күрәбез.

2. Яулыкны 14 яшьтә бәйләдем. Кызлар яулыкны балигъ булгач (18 яшьтә түгел, ә беренче күрем килгәч) бәйләргә тиеш. Әгәр кызның күреме килмәгән булса, ислам динендә 15 яшь тулгач кызлар да, малайлар да балигъ саналалар.

3. Тирә-яктагылар бик яхшы кабул итә. Ул бит күп очракта синең үз-үзеңә, кешеләргә булган мөнәсәбәтеңә бәйле. Әгәр син сайлаган юлга бәйләнәләр икән – сабырлык һәм дипломатлык күрсәт. Көләләрме? Син дә юмор осталыгыңны эшкә җик. Тышкы кыяфәтеңне тәнкыйтьлиләрме? Кыяфәтеңне үзгәртү юлларын эзлә.

Минем шәхсән хиҗапка бәйле ниндидер күңелсез очраклар булганы юк. Бары мәктәпкә беренче тапкыр яулык бәйләп бару гына истә калган. Кайбер укытучылар моны бераз аңлап җиткермәделәр, әмма өлкән сыйныфларда ул укытучылар белән без инде якыннан дуслашып киттек. Ә башка сыйныфташларымны мин алдан ук яулык бәяләячәгем турында кисәтеп куйдым. Миннән беркем дә йөз чөермәде, мөнәсәбәтләре начар якка үзгәрмәде.

Ят ир-атка табип та керә. Аның янында хиҗапны салу тыялган. Бары сәламәтлегеңә куркыныч туганда (мисал өчен, хирург хатын-кыз булмаганда) гына искәрмә булырга мөмкин. Әмма моны да һәркем үзе хәл итәргә тиеш.

4. Кызың хиҗап киюдән баш тартмасын өчен, беренче чиратта үзең аңа үрнәк булырга тиешсең. Кечкенә яшьтән үк ислам рухында тәрбияләү мөһим. Мәктәпкә беренче көнне барганда ук яулыктан җибәрү яхшырак. Болай балага җиңелрәк булачак. Шулай да яулык бәйләүдән баш тарта икән, һич кенә дә басым ясарга, куркытырга кирәк түгел. Бары яхшы гамәлләр һәм сүзләр белән дәгъват кылырга, Аллаһтан сорарга кирәк. Мине беркем дә мәҗбүр итмәде. Бары көннәрнең берсендә мин бу теләкне үз йөрәгемдә тойдым.

5. Хиҗап киюда мода юк. Әмма аны хәзер бөтен заманча кием ширкәтләре куллана. Мисал өчен, ул Vogue журналы тышында, Nike спорт киемнәре рәтендә, Dolce & Gabbana-да хиҗаплар коллекциясе барлыкка килде.

Син үзеңне иркен хәл иткән кием модада инде. Хиҗап белән дә шул ук хәл. Модада булган киемне түгел, ә үзеңә иркен, рәхәт һәм килешле киемне сайларга кирәк.

Эльза Нәбиуллина, татар теле укытучысы

Эльза Нәбиуллина
Эльза Нәбиуллина

1. Минем өчен башыма бөркәнү - Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычым. Мөселманга бу мәҗбүри гамәл. Үзем өчен мин моны гадәти кием итеп кабул итәм. Әйе, күлмәк, аяк киеме, оек, эчке кием кигән кебек үк, чәчне каплый торган баш киеме дә көндәлек тормыштагы гадәти киемем.

2. Яулыкны мин 20 яшьтә, моның мәҗбүри икәнен аңлагач, үз теләгем белән бәйләдем.

3. Тирә-яктагылар тыныч кына кабул итте. Әллә ни шау-шу купты дип әйтә алмыйм. Гәрчә, моңа кадәр безнең гаиләбездә бөркәнеп йөрүчеләр юк иде. Күрәсең, үзем моны табигый нәрсә буларак кабул иткәч, башкаларга да шулай тоеладыр. Иң азыннан "Син ник болай кыланасың?" дип килеп әйтүче булмады.

4. Безнең кызыбыз әлегә кечкенә. Ул минем баш каплап йөрүемне күрә, аның өчен дә бу табигый. Үсә төшкәч, барлык әниләрнең дә яулыклы булмавын күрәчәк, әлбәттә. Тәрбия үзебезнең кулда. Әмма хәл итүе - үзеннән. Минем өчен үз теләге булуы мөһим. Коръәндә әйтелгәнчә, диндә көчләү юк. Мин укытучы буларак, кече яшьтән әти-әни теләге белән, ә кайчакта көчләп кидерелгән яулыклы кызларны еш очратам. Алар арасыннан кайберәүләре үзләрен кимсетелгән, ирексез итеп хис итә һәм яулыкларыннан арыналар. Бу бик күңелсез күренеш. Моны булдырмаска иде.

5. Мода артыннан кумыйм да, күзәтмим дә. Минем өчен иң мөһиме –уңайлылык. Мин үзем башлыклар яратам, аеруча кышкы, салкын чорда аларга өстенлек бирәм. Хиҗапның шарты – каплау. Нәрсә белән? Анысы һәркемнең үзенең зәвыгыннан, карашларыннан тора.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG