Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең "бәхет индексы" иң түбән күрсәткечкә җиткән


Русияләр үзләрен бәхетсез итеп тоюын дәвам итә. Илдә “бәхет индексы” 2013 елдан бирле иң түбән күрсәткечкә җиткән.

2019 елның ахырына русияләрнең “бәхет индексы” соңгы алты елда иң түбән күрсәткечкә җиткән. Gallup International халыкара оешмасы уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Русиядә сораштыруда катнашучыларның 42 проценты үзләрен бәхетле дип саный, 18 проценты үзен бәхетсез хис итүен әйткән.

Глобаль сораштыруда 46 илдән 45 мең кеше катнашкан. Русиядә илнең барлык төбәкләреннән мең ярым кеше сораштырылган. Бу турыда Ведомости яза.

“Бәхет индексы” бәхетсез һәм бәхетле респондентлар арасындагы аерма буларак исәпләп чыгарыла. Русиядә ул 24 процент бүлеме тәшкил итә һәм ул дөньядагы уртача күрсәткечтән ике тапкырга түбәнрәк.

Моңа кадәр сораштыру 2017 елда булган. Быелгы нәтиҗәләр Русиядә “бәхет индесының” икеләтә кимүен күрсәтә. Ул елны русияләрнең 55 проценты үзләрен бәхетле дип атаган, бәхетсез дип санаучылар 11 процент булган. Русияләрнең “бәхет индексы” беренче тапкыр дөньядагы күрсәткечтән артып киткән була.

Дөньяда иң бәхетле кешеләр Колумбия, Индонезия, Эквадор һәм Казакъстанда яши. Бу илләрдә “бәхет индексы” 80нән дә артык процент бүлеме тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG