Accessibility links

Кайнар хәбәр

Простоквашинода кыш (Зима в Простоквашино)


Впервые на татарском! Читаем известный рассказ Эдуарда Успенского о приключениях в деревне Простоквашино. Адаптированный текст, аудио, перевод ключевых фраз, тест! В конце текста – бонус, мультфильм "Зима в Простоквашино" на татарском.

Простоквашинода кыш
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:50 0:00
йөкләү

Эссе җәйдә бер генә көнгә салкын кыш җиткәнен телисең. Кыш шулкадәр гүзәл, кояшлы булып күз алдына килә. Нәкъ А.Пушкинның "Мороз и солнце. День чудесный…" юлларындагы кебек.

Ә кыш гадәттә андый булмый; бураннар, суыклар белән килә. Һәм Фёдор абыйны кыш көне Простоквашинога җибәрмиләр:

–​ Нәрсә калган анда. Кыш көне Простоквашинодан авырып кына кайтасың.

Ә Шарик һәм Матроскин Простоквашинода ел буе яшиләр. Җәй дә, кыш та, көз дә. Һәм гел бер киемнән. Шулай да салкын тидермәделәр.

Менә бер көнне Фёдор абый Простоквашинодан берьюлы ике хат алды.

Беренче хат Шариктан иде:

"Кадерле атабыз – Фёдор абый!

Бу Матроскин белән яшәргә рәт калмады. Әмер генә биреп ята! «Бар! Алып кил! Китер! Кибеткә бар! Почтага бар! Утын яр! Артыңнан савытыңны ю!" Минем савытым да бер генә. Аны ялыйсың да, чистара ул. Утын да кирәкми миңа. Туным җылы. Кыскасы, әгәр син кайтмасаң, мин аны тешли башлыйм.

Ә болай без яхшы яшибез. Дусларча дисәң дә була. Тик еш бәхәсләшәбез. Инде атна буе ишекне кем ябарга тиеш, дип бәхәсләшәбез.

Фёдор абый, Матроскинга ишекне ябарга куш.

Синең мәңгелек дустың Шарик".

Икенче хат Матроскиннан иде:

"Кадерле Фёдор абый!

Бу Шарик белән яшәргә рәт калмады! Бернәрсә дә эшлисе килми, фотомылтык тотып йөгерә генә. Ә йөгергәндә шулкадәр ашыга, ишекне ябарга вакыты юк.

Бакчада кабан күрдеме, артыннан чаба. Ә Простоквашино кабаны фотомылтыкны гади мылтыктан аермый. Аталар дип уйлый. Шулай көне буе кыр буйлап Шарикны йөгертә.

Юеш килеш кайтты ул, карават астына керде. Ишекне япмады. Ә мин аның хезмәтчесе түгел.

Фёдор абый, мин сине кисәтәм. Әгәр Шарик иртәгә ишекне япмаса, мин Мурка янына сарайга күченәм, анда өч градуска җылырак. Ә Шарик шунда өшеп ятсын. Сөт бездә боз булып ката. Мин аны чиләктән селкетеп төшерәм.

Сине яратып, Матроскин".

Фёдор абый бу ике хатны укыды, бик күңелсезләнде. Хатларны әтисенә күрсәтте.

– Әти, – диде ул, – тиздән Яңа ел. Бергә Простоквашинога кайтыйк. Чаңгыда йөрербез, мич ягырбыз, ә Яңа елда карнавал уздырырбыз. Син казак булып киенерсең.

Бу фикер әтигә бик ошады.

– Ә нәрсәгә утырып барабыз без? Простоквашинога электричкалар йөрми бит. Ә автобуста барсаң – бөкеләр.

– Без «Запорожецны» ремонтларбыз.

Әти ризалашты. Гаражда бик салкын иде. Шуңа алар машинаны өйдә ремонтладылар. Башка вакытта әни аларны бик әрләр иде. Әмма хәзер аның моңа вакыты булмады. Ул кайта, зур бүлмәдә бикләнә дә нәрсәдер җырлый иде.

Слова и выражения

  • кыш җиткәнен – наступление зимы
  • нәрсә калган анда – нечего там делать
  • яшәргә рәт калмады – жизни (от к.-л) нет
  • әмер – приказ
  • утын яр – коли дрова
  • савытыңны ю – помой посуду
  • ялыйсың – лизнёшь
  • туным(моя) шуба
  • бәхәсләшәбез – спорим
  • мылтык – ружьё
  • аермый – не различает
  • хезмәтчесе(его/её) служанка
  • кисәтәм – предупреждаю
  • күченәм – перееду
  • селкетеп төшерәм – вытряхиваю
  • мич ягырбыз – растопим печь
  • бөке – пробка (здесь - дорожная)

***

Простоквашинога ашыгыч хат килде. Пачтальон Печкин ачык ишектән керде, хатны өстәлгә куйды һәм чыкты. Шуып чыкты. Әйе, шуып чыкты, чөнки бу йортта идән боз белән капланган иде.

Матроскин хатны алды да укый башлады:

"Кадерле Матроскин һәм Шарик!

Сезгә әти һәм Фёдор абый язалар. Бу нинди хәл инде? Без бит сезгә ышандык. Ә сез бәхәсләшәсез! Шушы көннән алып йортыгыз хәрби нигезләмәгә күчә."

Хат эчендә «Көн тәртибе» бар иде. Ул мондый иде:

  • 7:30 Торырга (җаваплы – Матроскин)
  • 8.25. Иртәнге аш (җаваплы – Шарик. Ашау бергә)
  • 9.00 Мичкә ягу (җаваплы – Матроскин)
  • 11:00 Утын ташу (җаваплы – Шарик)
  • 14:00 Төшке аш (җаваплы – Шарик)
  • 14:30 Савыт юу. Ялау түгел! (җаваплы – Шарик)

Шулай итеп бөтен көннең тәртибе язылган иде. Ә хат азагында болай диелгән иде:

"Шарик һәм Матроскин!

Әгәр барысы да тәртиптә булса, без Яңа елга кайтабыз һәм бүләкләр алып кайтабыз.

Шарикка – медальләр белән муенчак.

Матроскинга – Мурка өчен радиотапшыргыч. Төньякта мондый бөтен сыерларда да бар.

Ә почтальон Печкинга – япон эте Шпица алып кайтабыз. Ул яларга бик ярата. Маркаларны ябыштырырга булышыр.

Сездән җавап көтәбез. Әти Дима һәм аның улы Фёдор абый".

Ә почтальон Печкинга аерым хат килде:

"Хөрмәтле Игорь Иванович!

Сезгә Фёдор абыйның әтисе яза. Әгәр Матроскин белән Шарик дуслашмасалар, сез миңа хәбәр итегез. Конвертка агарган чәчләрегезне салсагыз була. Мин барысын да аңлармын.»

Әти почтальон Печкинның башында бер бөртек чәче дә булмаганлыгын оныткан иде."

Слова и выражения

  • ашыгыч хат – срочное письмо
  • шуып чыкты – выскользнул
  • боз белән капланган – покрыт льдом
  • хәрби нигезләмәгә күчә – переходит в военное положение
  • көн тәртибе – распорядок/режим дня
  • җаваплыздесь: ответственный
  • Ялау түгел! – Не вылизывать!
  • хат азагында – в конце письма
  • тәртиптә – в порядке
  • муенчак – ошейник
  • радиотапшыргыч – радиопередатчик
  • дуслашмасаларесли не подружатся
  • бер бөртек чәче дә булмаганлыгын – то, что не было ни одной волосинки

***

Фёдор абыйның йортында җылы һәм рәхәт иде. Мичтә утын яна һәм төшке аш пешә иде.

Почтальон Печкин да янәшәдә.

Матроскин зур-зур атлап уңга-сулга йөри һәм кычкырып сөйләшә:

–​ Акылга сыймаслык! Урамда кыш. Ә безнең аякта бер пар итек.

– Ник? – дип сорый почтальон Печкин. – Акчагыз җитмиме?

– Акча бар безнең, безгә акыл җитми. Әйттем мин Шарикка: «Ал үзеңә итек», – дидем. Юк, ул кеды алган. Аучы-спортчы, имеш. Парашют спорты белән шөгыльләнсен иде ул. Я альпинизм белән.

– Нәрсә, анда күбрәк түлиләрме әллә? – дип сорады почтальон Печкин.

– Анда үлем очраклары күбрәк,- диде Матроскин.

– Ә ник әле сез, хөрмәтле гражданнар, минем белән сөйләшәсез, ә бер-берегез белән юк.

– Ничек сөйләшергә соң аның белән?-ди Матроскин. – Ул Фёдор абыйның «Көн тәртибе»н боза.

– Булмас, булмас! Ничек инде ул аны боза?

– Шулай. Анда савытны юарга кушкан, яларга түгел. Ә бу бүген бөтен савытны ялаган.

– Аннары?

– Мин аңа кисәтү ясадым. Фёдор абыйга әйтәм, дидем.

– Сез эт белән мәче кебек яшәргә тиеш түгел, – диде Печкин. – Сез дус булырга тиеш.

– Сөйләшә алмыйм мин аның белән, – дип мыгырдады Шарик. – Минем телем бәйләнми.

– Ә без аңа дуслык хаты языйк,- дип тәкъдим итте Печкин.

– Эшегез булмаса, үзегез языгыз.

Печкин почта букчасыннан каләм, кагәзь алды һәм Матроскинга хат яза башлады:

– «Кадерле Матроскин…» Шулай дөресме?

– Дөрес, – диде эт.

– «Мин сине ялгыш сүктем, башка алай итмәм»

– Ничек инде итмәм? Нервамда уйнаса, әллә ниләр әйтәм әле мин аңа.

– Ярый, – диде Печкин. – Болай язабыз: «Мин сине ялгыш сүктем һәм тагын сүгәчәкмен»

Шулвакыт тәрәзәдә почта машинасы узды да, карга батты. Матроскин, Шарик һәм Печкин машинаны кардан чыгарырга чаптылар. Машина йөртүче Печкинга телеграмма бирде. Ә телеграмма аңа түгел, ә Шарик белән Матроскинга иде:

“Безне һәм Яңа елны каршыларга әзерләнегез. Без кайтабыз. Әти һәм Фёдор абый.

Барысы да бик сөенделәр, бәхәс турында оныттылар. Яңа елны ничек каршылау турында уйлый башладылар.

***

Икенче көнне Матроскин Шарикка болай диде:

– Менә нәрсә, аучы, тыштаутызы. Иртәгә Яңа ел. Пычкы, балта ал да урманга чыршыга бар. Ә без Печкин белән Себер пилмәннәре пешерәбез.

Шарик килешмәде:

– Мин чыршыларны кызганам. Алар шундый маур!

– Син матурлык турында уйлама, ә чыршылар бушлай икәне турында уйла! – дип кычкырды мәче.

Ул кулларын җилкәсенә куйды да мыгырдый башлады:

– Матурлык турында уйлый ул! Ә безнең турында кем уйлар? Антон Павлович Чеховмы? Ә? Фёдор Иванович Шаляпинмы?

–​ Кызыксынырга рөхсәт итегез. Кем ул Антон Павлович Чехов?

– Белмим. Бабам йөзгән пароход шулай атала иде.

– Фёдор Иванович Шаляпин кем?

– Анысын да белмим. Икенче пароход шулай атала иде.

– Аларның исеме белән пароходны атагач, бик яхшы кешеләр булгандыр алар,- диде Шарик. Алар чыршыны кисмәсләр иде.

– Ә нишләр иде алар?

– Кибеттән ясалма чыршы алырлар иде.

Шулвакыт ишеккә кемдер шакыды. Битлек кигән, ясалма чыршы тоткан кеше керде:

– Беләсезме, мин кем?

Эт, мәче һәм почтальон бер тавыштан:

– Антон Павлович Чехов!

– Түгел!

– Фёдор Иванович Шаляпин!

Ә чынлыкта ул Фёдор абыйның әтисе иде.

– Ә Фёдор абый кайда?

– Ул машинада утыра. Без карга баттык.

Барысы да машинаны чыгарырга йөгерделәр.

–​ Җигүле этләр барлыгын белә идем, – ди Матроскин. – Ә менә җигүле мәчеләр! Мондыйны очраткан юк иде әле.

–​ Нәрсә ул мәче! Җигүле академиклар да була әле, үзем күрдем!

Яңа елга Простоквашинода яшәүче барлык авылдашларны чакырырга булдылар. Ә авылда бер бабай һәм бер әби генә яши иде. Өстәлгә ризыклар куйдылар, телевизор кабыздылар. Кинәт кемнеңдер җырлаган тавышы ишетелде. Бу Фёдор абыйның әнисе иде. Ул Простоквашинога чаңгыларда кайткан.

Инде барысы да бергә җыелдылар, һәм Яңа ел бәйрәме бик күңелле узды.

Слова и выражения

  • янәшәдә – рядом
  • Акылга сыймаслык! – В голове не укладывается!
  • Аучы-спортчы, имеш. – Спортсмен-охотник, видите ли.
  • үлем очраклары күбрәк – больше смертных случаев
  • мыгырдады – проворчал
  • телем бәйләнми – язык не поворачивается
  • букча – рюкзак
  • сүктем – отругал
  • тышта – утызы – на дворе – 30 число
  • кызганам – жалею
  • Кызыксынырга рөхсәт итегез. – Позвольте поинтересоваться.
  • ясалма чыршы – искусственная ель
  • битлек кигән – в маске
  • карга баттык – застряли в снегу
  • җигүле эт – ездовая собака
  • Нәрсә ул мәче! – Да что там коты!

*****

Ну и как вам знакомый сюжет на татарском? Если вам понравилось, то не пропустите и эти известные сказки:

У нас также есть небольшой бонус для вас: мультфильм "Зима в Простоквашино" производства Союзмультфильм на татарском языке! Он переведён и качественно озвучен на татарском по заказу Министерства образования и науки Республики Татарстан:

А сейчас предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Простоквашинода кыш

Тест: Простоквашинода кыш

Начните тест

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG