Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда элмә такталарда ике теллелек канунын бозулар арта 


Административ җәзалар арасында Казанда тышкы мәгълүмат урнаштыру тәртибен бозу өч процентны тәшкил итә. 

Казанда элмә такталарны язуда дәүләт телләре канунын бозу арта бара. Бу хакта 3 февраль Казан административ комиссияләр эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе Артур Мөхәммәтшин башкала мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә журналистларга белдерде. Аның сүзләренчә, ике дәүләт телен бозган өчен административ җәзалар көн саен теркәлеп тора.

“Мондый карарлар белән көн саен очрашабыз һәм бик җитди карыйбыз. Үзем дә шәхсән күзәтеп торам. Бу эш нигезендә административ җәзалар көн саен билгеләнә. Алар артуга таба бара. Шул ук вакытта дисциплина да көчәя дип әйтә алам. Күпләр элмә такталарны яңадан норматив актларга туры китереп эшли”, диде Артур Мөхәммәтшин.

2019 елда Казанның административ комиссиясе 91 048 карар чыгарган. Бу бер ел эчендә 14 процентка арту дигән сүз. Административ җәзаларның күләме 196 млн сумга җиткән. Аларның 59 проценты муниципаль машина кую урыны өчен түләмәгәнгә, 25 проценты - машиналарны чирәм мәйданнарда калдырган өчен теркәлгән. Казанда тышкы мәгълүматлар урнаштыру тәртибен бозу өчен чыгарылган административ җәзалар өч процентны тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG