Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык җырларын заманча башкаручы The CheekLaWeek төркеменең тәүге альбомы чыкты


Зәринә Вилданов альбом тышлыгында
Зәринә Вилданов альбом тышлыгында

Yummy Music лейблы белән хезмәттәшлек итүче җырчы Зәринә Вилданова һәм The CheekLaWeek (“Чикләвек”) төркеменең беренче җыентыгы чыкты. Ул латино һәм регги элементлары кушып эшләнгән. 

Yummy Music лейблы җырчы Зәринә Вилданованың “Чикләвек” музыкаль төркеме белән берлектә тәүге альбомын чыгарган. Бу турыда Азатлыкка лейбл җитәкчесе Ильяс Гафаров хәбәр итте.

"Чикләвек" – латино һәм регги элементлары кушылган татарча world music стилендә башкаручы акустик квинтет: вокал, гитара, баян, дарбука һәм контрабас. Ильяс Гафаров белдергәнчә, альбомдагы җырлар – эзләнү нәтиҗәсе. Квинтет татар классик җырларына заманчалык өсти, шул ук вакытта аларның “борынгы серләре ачыла”. Альбомга шулай ук Зәринә Вилданова үзе язган “Китмә” җыры кергән, ул “француз романтизмы белән өретелгән, шул ук вакытта татар аһәңен саклый” дип билгеләп үтте Гафаров.

Алты җырдан торган “Уф йөрәгем” альбомы бөтен музыкаль платформаларда чыккан. Альбомны яздыруда Ринат Рысмятов, Алмаз Әсхәдуллин (“Риваять” төркеме) кебек танылган музыкантлар катнашкан. Альбомны тәкъдим итү 15 февральдә Казанның "Соль" клубында булачак.

XS
SM
MD
LG