Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплады


Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русия Конституциясенә президент Владимир Путин тәкъдим иткән үзгәрешләр белән килешүен әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бу үзгәрешләр "элек тарихта булган" каршылыклы хәлләр килеп чыкмасын өчен кирәк.

"Мин бөтен төзәтмәләрне тагын бер кат карап чыктым да, үзем өчен принципиаль карар кабул иттем – Русия президенты керткән төзәтмәләрне хупларга. Алар төпле, тарихта булган ниндидер ызгышка китерүче хәлләр килеп чыкмауга юнәлдерелгән", дигән Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта "Бизнес-онлайн" язуынча, Мәхәммәтшин кайбер эшче төркем әгъзаларының Конституциянең бөтен маддәләрен дә үзгәртергә керешүен хупламавын әйткән. Аның фикеренчә, эшче төркем нәкъ менә президент керткән үзгәрешләр өстендә эшләргә тиеш булган.

"Ләкин, уйлавымча, фикер алышу Владимир Путин керткән тәкъдимнәр кысаларыннан шактый читкә китте. Без алар турында да фикер алыштык", дигән Татарстан Дәүләт шурасы рәисе.

"Ахырда нинди документ килеп чыгар, карарбыз. Ә беренче укылышта кабул ителгән президент тәкъдимнәрен мин хуплаячакмын" дигән Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, Татарстан Дәүләт шурасы да Конституциягә үзгәрешләргә үзенең тәкъдимнәрен җибәрергә мөмкин.

Конституциягә үзгәрешләр кертүне әзерләү өчен эшче төркемгә 75 кеше керде. Алар арасында Татарстаннан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм КФУның конституцион һәм административ хокук кафедрасы җитәкчесе Евгений Солтанов та бар.

XS
SM
MD
LG