Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа янындагы авылда халык Кытайдан кайтканнар өчен карантин урыны булдыруга каршы чыкты


Уфа янындагы Нижегородка авылы кешеләре авылдагы шифаханәне Кытайдан кайтканнар өчен карантин урыны ясауга каршы чыктылар. Бу турыда алар республика башлыгы Радий Хәбиров исеменә петиция булдырган.

“Родник здоровья” шифаханәсе коронавирус таралудан саклану өчен махсус үзәк буларак кулланылырга тиеш булган. Кытайдан кайтучыларны монда Төмән өлкәсендәге төп үзәк тулган очракта китерергә ниятләгәннәр. Ләкин авыл халкы шифаханә андый максаттан кулланылырга тиеш түгел дип саный. Петициядә әйтелгәнчә, бу вазифаны йогышлы авыруларны тота торган махсус үзәк башкарырга тиеш, һәм анда шушы өлкәдә әзерлекле белгечләр эшләве зарур.

7 февральдә Чиләбе өлкәсендә Варна авылы кешеләре авыл янында урнашкан шифаханәдә Кытайдан кайтучылар өчен карантин урыны булдыруга каршы чыккан иде. 50-60 кеше җыелып, шифаханәгә бара торган юлны яптылар. Нәтиҗәдә хакимият карантин үзәген Ужевка авылына күчерде, әмма анда да халык каршы чыкты. Өченче урын итеп бөтен шартлары да максатка туры килә торган туберкулез диспансеры бинасы сайланды.

Русиядә коронавирус йоктыруның ике очрагы расланган иде. Авыручылар – кытайлар, алар Төмән һәм Чита өлкәләрендә дәвалану алды. 11 һәм 12 февральдә алар тулысынча терелеп хастаханәдән чыгарылды.

12 февраль иртәсе мәгълүматларына караганда, коронавирус белән авыручылар саны 45 188 гә җиткән. 1 115 кеше үлгән, 4 849 кеше терелеп хастаханәләрдән чыккан. 8204 кеше авыр хәлдә диелә.


Кытайда тәүлек эчендә 2015 авыру теркәлгән, бу 30 гыйнвардан бирле иң түбән күрсәткеч дип яза Reuters. Авырулар белән якын аралашкан 185 мең кеше табиблар күзәтүе астында.

Япониянең Йокоһама шәһәре анында карантинда торучы Diamond Princess круиз корабында тагын 39 юлчыда коронавирус ачыкланган. Авыручыларның гомуми саны 174 кә җиткән. Лайнерда 24 Русия ватандашы, алар арасында Казаннан ике балалы гаилә дә бар. Русияләрнең авыру йоктыруы турында хәбәр ителми.

XS
SM
MD
LG