Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Путинга ышаныч рейтингы ике ел эчендә ике тапкыр кимегән


Владимир Путин
Владимир Путин

Русияләрнең президент Владимир Путинга ышанычы күрсәткече ике ел эчендә ике тапкыр диярлек кимегән. 2017 елда ул 60 процент булса, быел 35 процент тәшкил иткән.

Левада халык фикерен белешү үзәге мәгълүматынча, русияләрнең 35 проценты ил башлыгы Владимир Путинга ышана. Бу күрсәткеч гыйнварда узган сораштырулар нәтиҗәсендә ачыкланган, дип яза Ведомости.

Левада үзәге җитәкчесе Лев Гудков әйткәнчә, Путинга ышаныч кимүе “русияләрнең озак вакыт килә торган үртәлүе һәм президенттан аруы” белән аңлатыла. “Аның социаль темаларга кагылышлы яңа риторикасы кыска вакытлы гына нәтиҗә бирә. Ышаныч кимүе күптән башланды, бу хәтта 2018 ел пенсия реформасы нәтиҗәсе дә түгел. Рейтинг төшүе акрынлап, эзлекле рәвештә бара, бу рейтингның вакыт-вакыт күтәрелеп алулары белән чагыштырганда хәлнең чын торышын ачыграк күрсәтә. Икътисадта хәлләрнең торышы, юньләп акча эшләү мөмкинлеге булмау белән кәнәгатьсезлек үсә бара”, дигән белгеч.

Шул ук вакытта президентның эшчәнлеген хуплау рейтингы бер дәрәҗәдә кала бирә. Моның сәбәбе шунда: ышаныч рейтингы беренче чиратта социаль өлкәдәге торышны бәяләүгә нигезләнә, ә эшчәнлекне хуплау тышкы сәясәт, “аталарча кайгырту” риторикасы белән бәйле дип аңлаткан Гудков.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыруларына караганда, 2019 март аенда Русия президенты Владимир Путинга ышаныч рейтингы тарихта иң түбән дәрәҗәгә төшеп, 32 процент тәшкил иткән иде.

Кремль бу уңайдан кәнәгатьсезлек белдергәннән соң, ВЦИОМ Путинның рейтингын яңа методика нигезендә исәпли башлады. Яңа форматта сораштыру нәтиҗәсендә Путинга ышаныч 72 процент килеп чыкты.

XS
SM
MD
LG