Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Башкортстан көннәре узачак


Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Башкортстанда Татарстан көннәре ачылышында
Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Башкортстанда Татарстан көннәре ачылышында

14-15 май көннәрендә Татарстанда Башкортстан көннәре узачак. Башкортстанның рәсми делегациясе ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү чараларында катнашачак.

Татарстан май аенда Башкортстаннан рәсми кунаклар кабул итәчәк. 14-15 майда Казанда Башкортстан көннәре узачак. Башкортстан делегациясен республика башлыгы Радий Хәбиров җитәкләячәк, Татарстан ягыннан республика президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация катнашачак. Бу турыда Татар-информга Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин сөйләгән.

Ике республика вәкилләре уртак бизнес-форум уздырып, берничә килешүгә кул куячаклар. "Бүген Иннополис һәм Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать пулаты, Иннополис һәм Уфа нефть университеты белән хезмәттәшлекне ныгыту турында килешү бар", дигән Ранэль Зиннәтуллин.

2019 елның апрелендә Башкортстанда Татарстан республикасы көннәре узды. Татарстан президенты татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чара кысаларында Уфада Тукайга һәйкәл ачылды.

XS
SM
MD
LG