Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда прокуратура милли активистларга кисәтүләр тапшыра


Заир Смедля әңгәмә бирә
Заир Смедля әңгәмә бирә

Кырымтатар активистларына "рөхсәтсез" чаралар уздырмаска кушып хатлар килә.

23, 26 февраль – кырымтатар халкы өчен истәлекле даталар. 2018 елның 23 февралендә кырымтатар сәясәтчесе, Кырым халык республикасы хөкүмәтенең беренче рәисе, Кырымтатар халкының беренче корылтаен җыючы, Кырым, Литва, Польша һәм Беларусның беренче мөфтие Номан Челебиджихан атып үтерелә. 26 февраль - Украинада "Кырымның Русия оккупациясенә каршы торуы көнен" билгеләп үтелә.

Кырымда кырымтатар активистларына хакимият рөхсәтеннән башка киңкүләм чаралар уздырмаска кушып дистәдән артык хат таратылган. Шундый хатларның берсен активист Заир Смедляга җибәргәннәр.

Хатта "23-26 февраль көннәрендә районда рөхсәтсез киңкүләм чаралар узачак дигән мәгълүмат бар, анда экстремист чакырулар, хакимияткә көч кулланып каршы тору ниятләнә" дип язылган, һәм андый чараларда катнашмаска кушылган. Бу турыда активист Крым.Реалиига сөйләгән.

Смедля сүзләренчә, 23 февраль көнне алар гадәттә җыелып митинглар уздырган, Кырымдагы вазгыять турында сөйләгән.

"Ә 26 февраль – кырымтатар халкының көрәш көне. Безне бу көннәрдә урамга чыкмаска мәҗбүр итәргә телиләр, аларның крымтатар халкының кәнәгатьсезлеген күрәсе килми. Шул сәбәпле кисәтүләр җибәрәләр" дип сөйләгән Смедля.

Аның сүзләренчә, Кырымда бернинди дә киңкүләм чаралар көтелмәгән, халык җыелып намаз кылырга гына теләгән.

20 февральдә шундый ук кисәтү Бакчасарай районы прокуратурасыннан кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилевнең сеңлесе Диляра Сеитвелиевага да тапшырылган. Җәмилев мондый кисәтүләрне аннексияләнгән Кырымдагы Русия хакимиятенең куркуы белән аңлатты.

"Алар тотрыклылыкны югалтудан курка. Анда барысы да тыныч дисәләр дә, баребер бераз куркалар" дигән Җәмилев.

26 февральдә Украинада "Кырымның Русия оккупациясенә каршы торуы көне" җәмәгатьчелек тарафыннан кертелде.

2014 елда бу көнне Кырым республикасы Югары Радасы каршында Украина җирләренең бөтенлеген яклап митинг узды. Ул вакытта митингта катнашучыларга Русия яклы активистлар, шул исәптән "Русское единство” фиркасе вәкилләре дә каршы торды.

Гыйнварда Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров 3 май көнне Кырымга йөреш үтәчәген игълан итте.

XS
SM
MD
LG