Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның элекке прокуроры Кафил Әмиров вафат


Кафил Әмиров
Кафил Әмиров

Ул хастаханәдә үлгән. Аңа 70 яшь булган.

Казанда 23 февральнең иртәсендә МКДЦ хастаханәсендә Татарстанның элекке прокуроры Кафил Әмиров вафат булган. Моның турында Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Әмировка 70 яшь иде.

Элекке прокурор белән хушлашу иртәгә, 24 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтәчәк.

  • Кафил Әмиров 1949 елның 24 маенда Югары Ослан районының Нариман авылында туган.
  • 1972 елда Харьков юридик институтын тәмамлаган.
  • 1989 елда Казан прокурорының беренче урынбасары булган.
  • 1992 елдан Татарстан прокуроры – тикшерү идарәсе башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән.
  • 2000-2013 елларда Татарстан прокуроры вазифасын үтәгән.

2000 елда, Русия президенты вазифасына Владимир Путин керешкәннән соң, Кафил Әмиров Татарстан Конституциясен Русия Конституциясенә тәңгәлләштерү эшен актив алып барды. Нәтиҗәдә, 2002 елда Татарстанның төп канунының үзгәртелгән тексты кабул ителде, аннан мөһим маддәләр алып атылды.

Әмиров прокурор булып эшләгән вакытта 2007-2008 елларда Татарстанда уңышлы эшләп килгән татар-төрек лицейларында тикшерүләр барды. Төркиядән килгән укытучылар барысы да эштән алынды, бер өлеше депортацияләнде.

Вазифасыннан киткәннән соң ул "Связьинвестнефтехим" мөдирләр шурасы рәисе киңәшчесе итеп билгеләнде. Ул шулай ук фотолар ясау белән мавыга иде. Иске Казан күренешләреннән торган фотоальбомнары дөнья күрде.

Кафил Әмиров – фәлсәфә фәннәре кандидаты, доцент. 2 дәрәҗәле юстиция дәүләт киңәшчесе, Русиянең атказанган юристы.

Азатлык радиосы 2011 елда Кафил Әмиров белән ясаган әңгәмә:

XS
SM
MD
LG