АКШ конгрессының өч күренекле әгъзасы - Чак Шумер, Боб Менендес һәм Шеррод Браун Русиягә карата чикләүләр кертүне таләп итеп президент Дональд Трамп идарәсенә хат язган. Мондый таләпләр куюга АКШ күзләү хезмәтенең Русия быелгы сайлауларга тыкшынырга маташа дигән белдерүе сәбәп булган. Демократлар “Русия хөкүмәтенә һәм сайлауларга тыкшынуга кагылышы булган бөтен кешегә” карата чикләүләр кертүне сорый.
“Моннан кимрәк әһәмияткә ия булган теләсә-кайсы адымыгыз сезнең АКШны саклау һәм яклауда җаваплылыктан баш тартуыгызны аңлатачак”, диелгән АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео һәм финанс министры Стивен Мнучинга юлланган хатта.
Хат авторлары – сенатның абруйлы вәкилләре, Шумер – демократик азчылык җитәкчесе, Менендес һәм Браун – халыкара эшләр һәм финанс комитетларында әйдәп баручы демократлар булып тора.
21 февральдә Америка медиалары язганча, илнең күзләү хезмәте Русияне быелгы сайлауларга тыкшынырга маташуда шикләнә. Конгресменнар каршында Илкүләм күзләүдә сайлаулар иминлеге өчен җавап бирүче Шелби Пирсон хисап тоткан. Ул Русиянең Трампка сайлауларда ярдәм күрсәтергә омтылуы турында белдергән.
Трамп бу мәгълүматны “артык күпертелгән” дип атады, шул рәвешле демократлар аңа һәм Демократлар фиркасе җитәкчелеге белән килешми торган демократ Берни Сандерска зыян салырга тырыша диде.
Русия рәсмиләре илне АКШта сайлауларга тыкшынуда гаепләүләрне кире кага.
Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.