Кытайда хөкүмәттән җәбер күрүче уйгырлар язмышына дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итәргә чакырган петициягә 72 сәгать эчендә 600 меңнән артык кеше кул куйган.
Авторлар имзалар санын 1 миллионга җиткерергә тели. Алар белдергәнчә, Кытайда нәкъ шуның хәтле мөселман-уйгыр эзәрлекләнә. Имзалар җыелганнан соң, аларны Женевада узачак БМО утырышында чит илләрнең тышкы эшләр министрлыклары җитәкчеләренә тапшырырга ниятләнә.
“Кытайда 1 миллион уйгырны “баш миләрен юу өчен” лагерьларга яптылар. Хатын-кызларны көчлиләр, интектерәләр, ә балаларны ата-аналарыннан аералар. Бу шулкадәр коточкыч, моның 2020 ел чынбарлыгы булуына ышанасы да килми” диелгән петициядә.
Күпчелек хөкүмәтләрнең протест белдерергә кыюлыгы җитми ди авторлар. “Без глобаль ширкәтләргә басым ясап, алардан Кытайда бара торган мәдәни геноцидта катнашуларын туктатуны таләп итәчәкбез, уйгырлар ирек алганчы чигенмәячәкбез” диелгән мөрәҗәгатьтә.
Элегрәк Германия хөкүмәтендә дин иреген яклау мәсьәләләре өчен җаваплы түрә Маркус Грубел Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) Кытайда мөселманнарны репрессияләү очраклары хакында хәбәрләрнең дөреслеген ачыклау өчен бәйсез тикшерү уздырырга тиеш дип белдерде.
Соңгы елларда медиа язуынча, уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.\