Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең өчтән икесе коронавирус йоктырудан курыкмый


Русиядә яңа вирус турында ишетмәгән кеше юк диярлек, ләкин халыкның күпчелеген бу авыру куркытмый.

Русия халкының 11 проценты коронавирустан курка, шуларның яртысы авыру йоктырмас өчен чаралар күрә. Бу Левада халык фикерен белешү үзәге сораштыруы нәтиҗәсендә ачыкланган.

Халкының күпчелек өлеше коронавирус йоктырудан курыкмавын белдергән. Респондентларның 33 проценты “бөтенләй курыкмыйм” дип җавап биргән, 35 проценты “курыкмыймдыр мөгаен” дип җаваплаган.
11 процент “куркам”, 19 процент “бераз куркам” дип җавап биргән.
Сораштыруда катнашучыларның бөтенесе дә диярлек коронавирус турында ишеткәнен белдергән. Аның турында берни дә белмәүчеләр өлеше бер проценттан да кимрәк.

Авыруны йоктырудан куркучыларның яртысыннан артыгы вирустан сакланыр өчен тән чисталыгын ныклап кайгыртуын әйткән. Кайберәүләр өйләреннән сирәгрәк чыга башлавын белдергән. 17 проценты авыруны эләктермәс өчен бернинди аерым чаралар да күрмәвен әйткән.

South China Morning Post китергән соңгы мәгълүматларга караганда, тәүлек эчендә Кытайда коронавирустан тагын 42 кеше үлгән. Илдә үлүчеләр саны 2912 гә җиткән. Кытайда вирус йоктыручылар саны 80 меңнән артык. 44,4 кеше дәваланып, терелгән.

Кытайдан тыш дөньяда вирус 9 мең кешедә табылган. Ул китереп чыгара торган үпкә ялкынсынуы чиреннән дөньяда барлыгы 3044 кеше үлгән.
Хәзер коронавирус 65 илдә теркәлгән. Авыручылар саны күп булган илләр: Көньяк Корея (4335 кеше авырый, 22 үлгән), Италия (1694 авырый, 34 үлгән) һәм Иран (978 авырый, 54 үлгән). Иранда коронавирустан югары вазифалы түрә - илнең җитәкчесе каршындагы Шура әгъзасы Сәет Мөхәммәд Мирмихамади үлгән дип хәбәр итә андагы медиа.

1 мартта МБХ медиа Мәскәүгә Италиядән кайткан кешедә коронавирус табылган дип хәбәр итте. Хәбәрдә әйтелгәнчә, Миланнан кайткан Давид Беров исемле кешене Мәскәүнең 1нче санлы йогышлы авырулар хастаханәсендә башкалар белән уртак палатада тотканнар, коронавирус раслангач кына аерым бүлмәгә күчергәннәр. Аның белән бергә булган авырулардан булган хәл турында мәгълүматны таратмау хакында вәгъдә алганнар. Тик соңыннан Беров үзе медиада бу хәбәрнең дөрес булмавын белдерде. Шул ук вакытта Telegram-каналларда Беровның анализларын өч катлы тикшерү уза, беренче икесе коронавирусны раслады, өченчесе Новоибирскидага “Вектор” оешмасы расларга тиеш дип хәбәр итте. Кайбер телеграм каналлар Беров яткан хастаханәдән видео урнаштырды. Ул роликларда хастаханә хезмәткәрләренең тулысынча ябык киемнәрдән эшләве күренә. Шундый киемнәр коронавируслы кешеләрне каршылаганда кулланыла.

2 мартта Русиянең коронавирус белән бәйле вәзгыятне контрольдә тоту штабы Мәскәүдә Италиядән кайткан кешенең коронавирус йоктырган булуын раслады. Бу кешенең авыруы җиңелчә уза дип белдерделәр. Штабта әйтелгәнчә, бу кеше 21 февральдә авырый башлаган, 23 февральдә Русиягә кайткан һәм табибларга мөрәҗәгать иткән. Анализлары коронавирус барлыгын күрсәткән.

“Тиз арада ул Италиягә бергә барган кешеләр, кайткач кемнәр белән аралашканы ачыкланды. Алар өйләрендә һәм хастаханәләрдә табиб күзәтүе астында. Анализлары тикшерелә” дигәннәр штабта.

Моңа кадәр ике кытай кешесе (Төмән өлкәсе һәм Байкал артында) коронавирустан терелгән иде. Тагын өч Русия ватандашында коронавирус ачыкланган, алар хәзер Казанда ике атналык карантинда.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG