Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның элеккеге секретаре Хавьер Перес де Куэльяр вафат


Хавьер Перес дэ Куэльяр Перуда сайлау алды кампаниясе вакытында

Ике мөддәт дәвамында Берләшкән Милләтләр Оешмасын җитәкләгән Перу дипломанты 100 яшендә дөньядан киткән.

1982-1991 елларда Берләшкән Милләтләр Оешмасында баш секретарь вазифасын башкарган танылган Перу дипломанты Хавьер Перес де Куэльяр 100 яшендә вафат булган. Моны Перуның Andina агентлыгы дипломантның улы Франсиско Перес де Куэльярга сылтанып хәбәр итә.
Дипломантның үлеме сәбәбе әйтелми. Аны шимбә көнне, 7 мартта Лимадагы Presbítero Maestro зиратында җирләячәкләр.

Хавьер Перес де Куэльяр 1920 елның 19 гыйнварында Лимада туган. 1940 елдан Перуның Тышкы эшләр министрлыгында эшләгән, аннары Франция, Британия, Боливия, Бразилия, Швейцариядә Перу илчелекләрендә хезмәт куя. 1969-1971 елларда Перуның Советлар берлегендәге илчесе була. 1982 елда Берләшкән милләтләр оешмасының баш секретаре вазифасына керешә. Бу вазифада ул ике мөддәт дәвамында эшли.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG