Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: президент итеп хатын-кызны күрергә теләүче русияләр саны кими


Төп карарлар кабул итүне күздә тоткан вазифаларны хатын-кызлар кулына тапшырырга курыкканга, русияләр хатын-кызны президент яки премьер вазифасында күрергә әзер түгел.

Хатын-кызларны югары дәүләт вазифаларында күрергә теләүче русияләр саны елдан ел кими. Моны Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) һәм һәм Сәяси конъюнктура үзәге тикшерүендә әйтелә.

2016 елда сораштыруда катнашучыларның 32 проценты ил президенты вазифасында хатын-кызны күрергә әзер булган. Быел бу күрсәткеч - 21 процент. Хатын-кыз премьер-министрга риза булучылар саны 55 проценттан 31 процентка калган.

Респондентларның 36 проценты сәясәттәге хатын-кызның акыл дәрәҗәсе, 29 проценты - намуслылыгы, 14 проценты - кыюлыгы югары булырга дип саный. Әлеге сыйфатларга бигрәк тә Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко һәм тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова ия дип белдерәләр.

Хисапта әйтелгәнчә, төп карарлар кабул итүне күздә тоткан вазифаларны хатын-кызлар кулына тапшырырга курыкканга, русияләр хатын-кызны президент яки премьер вазифасында күрергә әзер түгел.

Хатын-кызларның сәясәттә катнашуына 18-24 яшьлекләр һәм Мәскәү, Петербурда яшәүчеләр әзер.

Социологлар әлеге хәлне сәясәт кырында көчле хатын-кызларның булмавы, илдә консерватив кыйммәтләр популярлашуы, "каты кул" идарәсенә сорауның әлегәчә саклануы белән аңлаталар.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG