Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә оппозиция урам чарасына чыгасы кешеләр санын киметкән


Мәскәүдә Немцов маршында, 2020 елның 29 феврале

"Гражданское общество" хәрәкәте 25 мең кешелек митинг урынына 4,5 мең кешелек чара уздырырга җыена. 

Михаил Светов җитәкчелегендәге "Гражданское общество" хәрәкәте Путинның соңгы ике президентлык мөддәтен исәптән сызып ташлауга каршы митингка килер дип көтелгән кешеләр санын үзгәрткән. Путинга тагын 16 ел хакимлек итәргә мөмкинлек бирүче үзгәрешне Конституциягә кертүне Дума хуплаганнан соң, оппозиция вәкилләре Мәскәүдә 21 һәм 22 март көннәрендә урам чаралары уздыру турында гариза биргән иде. Алар чарада 25 мең кеше көтелә дип күрсәтте.

Ләкин 10 мартта Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавирус куркынычы сәбәпле шәһәрдә 5 меңнән дә артык кеше катнаша торган чараларны тыйды. Бу тыю 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Шушы карарга бәйле рәвештә Михаил Светов 21 һәм 22 мартта узачак протест чарасына 4,5 мең кеше киләчәк дип гаризасын үзгәрткән. Бу турыда ул твиттерда хәбәр итте.

Светов шулай ук коронавирус сәбәпле Конституциягә үзгәрешләр турында гомумхалык тавыш бирүен дә уздырмаска кирәк дигән фикер әйткән. Тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән.

Мәскәүдә тагын берничә оппозиция төркеме Конституциягә үзгәрешләргә каршы 21 мартта митинг уздыру турында хакимияткә хәбәр иткән иде. Алар арасында “Ачык Русия”, “Үзгәрешләр фиркасе”, Егор Жуков командасы да бар иде. Алар 50 меңгә кадәр катнашучы булачак дип белдерде. Собянинның боерыгы чыкканнан соң алар гаризаларын үзгәрткәнме – бу турыда билгеле түгел.

Рәсми мәгълүматка караганда, хәзер Мәскәүдә коронавирус 10 кешедә табылган.

10 гыйнвар киченнән башлап Путинның соңгы ике мөддәтен исәптән сызып ташлауга каршы ялгыз пикетлар уза. Пикетчылар кенәз Владимир һәйкәле янында “Юк” дигән язу тотып тора. Чарада катнашырга теләүчеләрдән озын чират тезелгән дип яза медиа. Конституциягә үзгәрешләргә каршы ялгыз пикетлар иртәгә Казанда да узачак.

XS
SM
MD
LG