Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Дагир Хасавов 16 апрельгә кадәр сак астында калдырылды


Дагир Хасавов мәхкәмәсе
Дагир Хасавов мәхкәмәсе

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе моңа кадәр Басман мәхкәмәсенең Дагир Хасавовны 2020 елның 15 гыйнварына кадәр сак астында тоту карарын үз көчендә калдырды. Аппеляция канәгатьләндерелмәде.

11 марттагы мәхкәмә утырышы 10.30 сәгатькә билгеләнгән булса да, ул кичке 17.00 дә генә башланган. Мәхкәмәдә унлап кеше катнашкан – Хасавовның туганнары, җәмәгать эшлеклеләре һәм адвокатлар. Хасавовның хатыны һәм кызы да бар иде. Idel.Реалии хәбәрчесенә алар адвокат язган хатларында сәламәтлеге начараюы турында хәбәр итә дип сөйләгән.

"Аның сак астында утыруы – бик зур гаделсезлек. Күп кешеләргә ярдәм иткән кеше хәзер үзе ярдәмгә мохтаҗ. Үзен начар хис итә, ул бит Чернобыль казасын юк итүдә катнашты, кешеләрне эвакуацияләү эшен башкарды. 30 ел дәвамында Чернобыльдә алган радиациядән интегә. Кан басымы югары. Аның бүсере чыккан, табиблар шундый диагноз куйса да операциягә рөхсәт юк", дип сөйләгән ул.

Хасавовны яклаучы адвокат Гаянэ Теванян әйтүенчә, аларга җинаять эше белән тиешенчә танышыр өчен мөмкинлек бирелмәгән. Адвокатлар мәхкәмә чыгарган карар белән канәгать түгел. Тикшерүчеләр тарафыннан ясалган карарлар, басым ясау һәм куркыту очраклары янә тикшерүгә биреләчәк, Дагир Хасавовка чыгарылган хөкемне кире кагу юнәлешендә эш дәвам итәчәк дип белдерде адвокатлар.

Адвокат Дагир Хасавов 2019 елның 17 сентябрендә кулга алынды. Тумышы белән Чечнядан булган, башлыча нахакка гаепләнгән мөселманнарны яклау эше белән шөгыльләнүче адвокат Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе бинасында тоткарланды. Анда ул Дагыстан хакимиятенең элекке башлыгы Абдусамад Гамидов һәм аның урынбасары Раюдир Йосыповны якларга килгән иде. Мәхкәмә залында ук тоткарланып Тикшерү комитетына озатылган иде.

XS
SM
MD
LG