Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәдәният министрлыгына музейларда туйлар уздыруны тәртипкә салырга кушылды


Казанда Габдулла Тукай музее
Казанда Габдулла Тукай музее

Татарстан мәдәният министры Ирада Аюпова кызының туе канун бозулар белән узганлыгын прокуратура таныганнын соң, хөкүмәт җитәкчесе бу өлкәдә тәртип булдыруны таләп итә.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республиканың мәдәният оешмаларында туйлар уздыру кагыйдәләрен расларга йөкләмә бирде. Бу эш Татарстан мәдәният министрлыгы түрәләренә кушылды. Бу турыда Татарстан министрлар кабинеты боерыгында әйтелә.

Бәйрәмнәрне бер типта итеп уздыру күздә тотыла. Бу таләп шул исәптән тантаналы шартларда никахны теркәү чарасына да кагыла. Шул ук вакытта һәр мәдәният оешмасы туйлар уздыруда үзенең кагыйдәләрен расларга тиеш.

Февральдә Навальныйның Казандагы штабы Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованы үз кызының туен музейда уздыру өчен Казандагы Заманча сәнгать галереясын бер көнгә эшеннән туктатуда гаепләде. Туйда ясалган фотоларда музейның геотеглары куелган иде. Штаб соравы нигезендә прокуратура туй уздырганда канун бозылган булуы ихтималын тикшерде, һәм чыннан да музейны бер көнгә ябу канунга каршы килә дип тапты.

XS
SM
MD
LG